16+

Кытай, әзерлән: кунаклар күп киләчәк

15 сентябрьдән Кытай Россия кешеләре өчен визасыз режим кертте.

Кытай, әзерлән: кунаклар күп киләчәк

15 сентябрьдән Кытай Россия кешеләре өчен визасыз режим кертте.

Сынау режимы 2026 елның 14 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Бу атна башыннан россиялеләргә эш буенча яки һәм туристик максатларда, шулай ук туганнар яки дуслар янына барып кайту өчен яки ике ил арасында сәфәрләр алмашу кысаларында Кытайга бару өчен виза кирәк булмаячак. Әмма илдә 30 көннән күбрәк тормаган очракта. Шул ук вакытта кунакханәләрдә яшәмәсә, алар полициядә 24 сәгать эчендә теркәлергә тиеш. Бер елда илгә килүләр саны буенча бернинди чикләүләр юк. Кытайның бөтен территориясе буйлап йөрү рөхсәт ителә, әмма хәрәкәт билгеле бер зоналарда, мәсәлән, Тибет Автоном районы кебек зоналарда чикләнергә мөмкин.

Белгечләр Кытайга барырга теләүче туристларның саны артырга мөмкин дигән фикердә. Ни өчен дигәндә, анда ел әйләнәсе, бигрәк тә кышын барып була. Ә ул сезонда бару өчен алай ук сайлау иреге зур түгел. 

Татарстан туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтахов сүзләренчә, “әлеге яңалык кая барырга икән дип уйланган кешегә билгеле бер карарга килергә ярдәм итәчәк, дөресрәге, аларны виза кирәк дигән таләп туктатып калмаячак. Бу – бик зур плюс. Миңа калса, Кытайга барырга теләүче туристлар саны күбәячәк. Әмма бу очракта Кытайга туры рейслар санының да артуы кирәк була”. 

Визасыз режим дипломатик һәм хезмәт паспортларына карата кулланылмый. Әгәр сәфәр максаты визасыз режим таләпләренә туры килми икән, чик сакчылары илгә керүне тыярга мөмкин. Шул сәбәпле Россиянең Кытайдагы илчелеге үзең белән кунакханә броне, авиабилетлар, туганлык турындагы документлар, шулай ук сәфәрнең максатын раслый торган башка аргументлар алырга киңәш итә.

Быелның беренче сигез аенда Хайнаньда Россиядән 301 мең турист ял иткән. Ел нәтиҗәләре буенча бу сан якынча 500 мең тәшкил итәр дип көтелә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading