16+

«Кызыл бәя – алдау түгелме?»: төсләр ярдәмендә безне ничек сатып алырга мәҗбүр итәләр

Төсләр белән манипуляцияләү: сары һәм кызыл бәяләр, зәңгәр акцияләр безгә ничек тәэсир итә?

«Кызыл бәя – алдау түгелме?»: төсләр ярдәмендә безне ничек сатып алырга мәҗбүр итәләр

Төсләр белән манипуляцияләү: сары һәм кызыл бәяләр, зәңгәр акцияләр безгә ничек тәэсир итә?

Төс – сатып алучыга йогынты ясаучы куәтле инструментларның берсе. Баш мие төс сигналларын без нәрсә күрүебезне аңларга өлгергәнче үк эшкәртә. Маркетологлар безнең игътибарны юнәлтү һәм карарларга этәрү өчен әлеге үзенчәлекне күптән кулланырга өйрәнделәр. Бу механизмнарны аңлау – акчаны импульсив түгел, ә аңлы рәвештә сарыф итүгә беренче адым.

Төсләр психологиясе.Компанияләрнең бәя һәм логотип төсләре очраклы түгел. Алар нәрсә аңлата соң? 
Кызыл – ашыгырга кирәк! Кызыл төс психикага дулкынландыргыч тәэсир итә. Ул йөрәк тибешен арттыра, ашыгу хисен тудыра һәм: «Узып китмә!» дип күзгә бәреп тора. Нәкъ менә шуңа күрә кызыл - ул сату һәм акцияләр төсе. Кызыл бәяне күргәч, баш мие автомат рәвештә, ташлама минималь булса да, бәя кимегән дип саный. Кызыл төс игътибарны җәлеп итә һәм импульсив сатып алуларга этәрә.

Әгәр дә сез ачык кызыл бәя күрәсез икән, пауза ясагыз. Тикшерегез, бәя чыннан да отышлымы, әллә сезне ашыктыралармы? Башка сатучыларның бәясен шундый ук товарлар белән чагыштырыгыз.

Зәңгәр: ышаныч һәм тотрыклылык. Зәңгәр төс тынычландыра, куркынычсызлык атмосферасын тудыра һәм ышаныч уята. Бу төсне банклар, иминият компанияләре һәм IT-гигантлар очраклы гына сайламаган. Зәңгәр төс логотип яки интерфейсны күргәч, баш мие «монда ышанычлы» дигән сигнал ала. Зәңгәр төс профессионализм, компетентлык һәм рациональлек белән ассоциацияләнә. Шуңа да медицина учреждениеләре еш кына аны сайлый.

Зәңгәр интерфейс яки логотип - компаниянең ышанычлылыгы гарантиясе түгел. Сайт җитди күренсә дә, килешү шартларын һәм реаль клиентларның бәяләмәләрен тикшерегез.
Сары: игътибарлылык һәм оптимизм. Төсләр спектрында иң күренеклесе. Ул шундук күз карашын җәлеп итә һәм кояш, шатлык, оптимизм белән ассоциацияләнә. Ләкин сары төс белән сак булырга кирәк: аның артык булуы ачу һәм хәтта борчылу хисләре дә тудыра.
Маркетингта сарыны мөһим элементларга игътибар җәлеп итү өчен кулланалар. Сары төс «отышлы тәкъдим» иллюзиясен тудыра. Яктылыкны табыш белән бутамагыз.

Кызгылт-сары: эшкә чакыру. Бу төс үзендә кызылның энергиясен һәм сарының шатлыгын берләштерә. Ул җылы, дустанә һәм ачык итеп кабул ителә. Шул ук вакытта кызгылт сары төс «хәрәкәт итәргә вакыт!» дип өнди. Маркетологлар уңайлылык һәм күтәренке күңел хисен тудырырга теләгәндә шул төсне кулланалар.

Яшел төс табигать, сафлык һәм сәламәтлек белән ассоциацияләр уята. Нәкъ менә шуңа күрә аны җитештерүчеләр табигый продуктларда, спорт товарларында еш куллана. Ләкин икенче ягы да бар: яшел байлык һәм акча белән ассоциацияләнә. Бу аны финанс өлкәсендә һәм отышлы тәкъдимнәр контекстында популяр итә. Кайвакыт бу төс ялган тойгы тудыра. Бу бигрәк тә «табигый» продуктлар өчен актуаль. Төргәкнең төсенә генә ышанмагыз - составны һәм сертификатларны тикшерегез.

Кара һәм ак: премиум. Маркетингта кара – элитар, статус һәм хакимлек символы. Аны эксклюзивлыкны һәм югары сыйфатны ассызыклау өчен премиаль брендлар сайлыйлар. Ак төс исә чисталык, гадилек һәм инновацияләр белән ассоциацияләнә. Кара һәм ак төсләрнең ярашуы еш кына технологик брендларда һәм люкс сегментларда кулланыла.

Аклы-каралы бизәлештә еш кына югары бәяне озата бара. Сезне бәянең «статуслылык» белән аклануына ышандырырга мөмкиннәр. Товарны төрү төсе буенча түгел, ә аның реаль характеристикалары буенча бәяләгез.
Ничек кенә булмасын, манипуляцияләргә бирешмәгез…

Лилия Яфизова әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading