16+

Мәдәни мирас: борынгы биналар кунакханә һәм рестораннарга әйләнә

Борынгы мәчетләр, чиркәүләр, сәүдәгәр йортлары, мәдрәсәләр, завод биналары – болар барысы да үткәннең шаһиты гына түгел.

Мәдәни мирас: борынгы биналар кунакханә һәм рестораннарга әйләнә

Борынгы мәчетләр, чиркәүләр, сәүдәгәр йортлары, мәдрәсәләр, завод биналары – болар барысы да үткәннең шаһиты гына түгел.

Ә республикабызның йөзе, милли хәтере. Әмма вакыт бернәрсәне дә аямый. Шуңа күрә тарихи биналарны саклау дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлеше булып тора.

Татарстанда бу эшкә елдан-ел җитдирәк карыйлар. Татарстанның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин китергән саннарга күз салыйк. Бүген республикада дәүләт тарафыннан саклана торган 2041 мәдәни мирас объекты исәпләнә. Алар арасында федераль, республика һәм муниципаль әһәмияткә ия биналар, археология һәйкәлләре, тарихи урыннар бар. Быел гына да дәүләт реестрына тагын 18 объект кертелгән. 

– Ел саен йөзләгән тарихи-мәдәни экспертиза үткәрелә. Бу эш туктамый, чөнки безнең бурыч – мөмкин кадәр күбрәк мәдәни кыйммәткә ия объектны дәүләт яклавына алу, – дип билгеләп үтте комитет рәисе.

Тарихи биналарга – яңа тормыш
Тарихи йортларны саклау һәм торгызу дәүләт финанславы кысаларында гына башкарылып чыгардай эш түгел. Хәзер бу максатларга актив рәвештә шәхси инвесторларны җәлеп итәргә тырышалар. 2023 елдан башлап, 20 тарихи объект шәхси кулларга тапшырылган. Быел исә республика алдына тагын да җитдирәк – 41 мәдәни мирас объектына шәхси инвесторлар табу бурычы куелган.

Инвесторлар көче белән исә ташландык хәлдә торган тарихи биналар музейга, кунакханәгә, ресторанга, мәдәни үзәккә, офиска яки туристлар өчен кызыклы урынга әйләнә. Дәүләтнең чыгымнары кими, ә шәһәрләрнең тарихи йөзе сакланып кала. Тарихи биналарны торгызырга теләүчеләр өчен ташламалы кредитлар каралган. Аларның процент ставкасы гадәти коммерция кредитларына караганда күпкә түбән. Алар өчен бюрократик киртәләрне киметү юнәлешендә дә эш бара.

Иван Гущин сүзләренчә, комитетның максаты бинаны инвесторга сатып җибәрү генә түгел.
– Без инвестор белән башыннан ахырына кадәр эшлибез. Документлар рәсмиләштерүдә дә, инженер челтәрләренә тоташтыруда да ярдәм итәбез. Иң мөһиме – проект ярты юлда туктап калмасын, – диде ул.

Өч миллиард сумлык яңарыш
Быел Татарстандагы тарихи объектларны проектлауга һәм реставрацияләүгә 3 миллиард сум юнәлтелгән. Берничә зур проект инде тәмамланган да. Әйтик, Биектау районының Айбаш авылындагы агач мәчет озак елларга сузылган реставрациядән соң кабат ишекләрен ачкан.

Зәй районы Югары Баграж авылындагы Троица чиркәве дә яңадан торгызылган. Совет чорында клубка, аннары ашлык амбарына әверелгән бинаның тарихи йөзе тулысынча кайтарылган.

Казандагы Александров балалар приюты бинасы да бүген яңа сулыш алган. Хәзер анда «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды урнашкан. Реставраторлар тарихи интерьерларны мөмкин кадәр саклап калган, шул ук вакытта бинаны заманча хезмәт күрсәтү үзәгенә әйләндергән.

Август аенда исә Казан халкын тагын бер сөенеч көтә. Островский урамындагы атаклы Көнчыгыш клубы бинасы яңарып ачылачак. Күпләр аны Яшь тамашачы театры бинасы буларак белә. Төзекләндерү эшләре тәмамланып килә, тарихи эчке бизәлеш тә мөмкин кадәр сакланган.

Кремль диварлары даими игътибар сорый

Казан Кремле – Татарстанның визит карточкасы гына түгел, ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегендәге объект та. Шуңа күрә биредәге эшләр беркайчан да туктамый.

– Мондый зур комплекс даими күзәтү сорый. Кремльдә кырыктан артык тарихи объект урнашкан, шуңа күрә ремонт һәм реставрация ел саен алып барыла, – дип аңлатты Иван Гущин.

Быел Кремль диварларының дүрт участогында нигезләрне ныгыту, таш диварларны тәртипкә китерү эшләре бара. Кремльнең иң танылган символларының берсе – Сөембикә манарасында да зур эшләр башкарыла. Биредә кирпеч диварлар ныгытыла, тәрәзәләре яңартыла, конструкцияләрнең ныклыгы тикшерелә. Бу эшләргә 100 миллион сумнан артык акча каралган.

Игътибар Болгар дәүләт музей-тыюлыгына да юнәлтелгән. Кара пулат, Никольский чиркәве, монастырь биналары – барысында да фасадларны яңарту, диварларны ныгыту кебек эшләр башкарыла.

Районнар да читтә калмый
Реставрация программасы кычаларында республика районнарында да тарихи биналар яңара.
Буада элекке земство идарәсе бинасында зур эшләр бара. Мамадыштагы сәүдәгәр йорты, Апастагы Латыйпов йорты, Балтач районы Карадуван авылындагы Мортаза бай тарихи кунакханәсе, Кукмарадагы Комаровлар фабрикасы конторасы да яңарыш кичерә. Кукмарадагы фабрика бинасында тиздән өр-яңа музей ачарга җыеналар. Ул районның данлыклы итекчелек тарихын сөйләячәк.

Тарихка битарафлар
Әмма Мәдәни мирасны саклау комитетына кайчакта иң кырыс чараларга да мөрәҗәгать итәргә туры килә. Мәсәлән, Кама Тамагы районындагы тарихи бинаны хуҗасы ун елдан артык карамаган. Нәтиҗәдә суд аны шәхси милектән тартып алу турында карар чыгарган. Алга таба объект ачык сату аша аны торгызырга әзер булган яңа хуҗага тапшырылачак.

Шундый ук вазгыять Казанның Иске Татар бистәсендәге Крестовниковлар бинасының бер өлеше белән дә килеп чыккан. Бер хуҗа бинаны торгызуга миллионнарча сум акча салганда, икенчесе закон таләпләрен үтәми. Хәзер бәхәс судта хәл ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading