Баланың үлемен “теләсәң”, мотоцикл бүләк ит.
Татарстанда “Иминлекне алга кую” (“Продвижение безопасности”) Бөтенроссия кампаниясенең республика этабына старт бирелде. Әлеге чараның максаты: урам чатларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәү зарурлыгын пропагандалау.
Күзләрдәге хәсрәт
– Республикада быелның 7 июленә 1448 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 151 кешенең гомере өзелде, 1747 кеше төрле авырлыкта имгәнүләр алды. Урам чатларында килеп чыккан 368 авария 14 кешенең үлеме һәм 468 кешенең имгәнүе белән тәмамланды. Транспорт чараларын идарә итүчеләрнең светофор таләбен үтәмәүнең 18 мең очрагы теркәлде. Юллар аша теләсә-кайдан чыгарга ярамый. Урам чатында светофорның яшел уты кабынганда да ашыгырга кирәкми, транспорт чаралары туктап беткәч кенә юл аша чыга башлау мәслихәт. Юл аша телефоннан сөйләшеп чыгу, колакларның микрофон белән томаланган булы – хәвеф чыганагы. Юл аша чыкканда бик тә сак булу сорала. “Иминлекне алга кую” Бөтенроссия кампаниясе әһәмиятле башлангыч, – диде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Ел башыннан республикада 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 206 авария теркәлгән, аларда 6 баланың гомере өзелгән, 221е төрле авырлыкта имгәнүләргә дучар булган.
– Юл авариясендә балалары үлгән ата-аналарның күзләрендәге тирән хәсрәтне күргәнем бар. Андый хәсрәтне кичерергә язмасын. Мондый хәлләрне булдырмас өчен өлкәннәрнең, ата-аналарның юл кагыйдәләрен төгәл үтәп, балаларга дөрес үрнәк күрсәтүләре мөһим. Ата-аналар балаларына кечкенә мотоцикллар бүләк итмәсеннәр иде. Балалар автомобиль юлларына да килеп чыгалар, үлем белән тәмамланган мисаллардан гыйбәрәт алсак иде, – дип киңәш бирде Рөстәм Гарипов.
Илкүләм проект файдасы
Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проектының зур ярдәме турында искәртте. Республика шәһәрләрендә акыллы светофорлар урнаштыру дәвам итә. Районнарда быел урам чатларына 12 гадәти светофор куелачак. Юлларның урам чатларына якынлашкан участокларына ясалма тигезсезлекләр ясау, сырлы таш плитәләр түшәү эшләре башкарыла.
– Юллардагы хәвефле участоклар ачыкланыла, аларны үзгәртеп төзү үткәрелә, – диде Ранис Фәйзуллин.
Балкысын балалар!
– Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында юл хәрәкәте кагыйдәләре өйрәтелә. Кызганыч, җәйге каникул чорында балалар катнашындагы аварияләр саны кискен артып китә. Беренчеләргә 1 сентябрьдә яктылык кайтара торган элементлар бүләк ителә. Ата-аналарда балаларының киемнәренә яктылык кайтара торган элементлар беркетүгә җаваплы мөнәсәбәт җитми. Киеменә яктылык кайтара торган элемент беркеткән кеше, баламы ул, өлкәнме, ерактан ук күренә бит. Күп мәктәпләрдә “Юл хәрәкәте яшь инспекторлары” түгәрәкләре эшли. Алар катнашында республика конкурслары үткәрелә, Россия күләмендәге конкурсларда да безнекеләр җиңүләр яулап кайта. Ата-аналар балаларына юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими искәртеп торсыннар иде, – диде Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина.
Депутат Зарипов фикере
– Казанда, Татарстанда юллар яхшы, юл-транспорт чишелешләре бар. Ләкин, юл хәрәкәтендәге иминлеккә ирешү өчен кагыйдәләрне төгәл үтәү, транспорт чарасын идарә иткәндә игътибарны юлдан читләштермәү кирәк. Хоккейда да игътибарыңны хәрәкәткә туплыйсың, юлда да игътибарны читкә юнәлтергә ярамый. Хәрәкәттә үзара һәм бигрәк тә җәяүлеләргә игътибарлы булсак иде, – диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Россия хоккейчысы Данис Зарипов.
Юл чатының “зәхмәте”
– Россиядә узган ел урам чатларында 40 054 авария теркәлгән, аларда 2 485 кеше үлгән, 51 548 кеше төрле авырлыкта имгәнүләр алган. Быелның гыйнвар – май айларында да урам чатларындагы автоһәлакәтләрдә 623 россияленең гомере өзелде инде. Татарстанда балаларны һәм өлкәннәрне җәлеп итеп, урам чатларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мөһимлеге турында пропаганда башлыйбыз. Мәктәпләрдәге эшчәнлеккә 1 сентябрьдән керешәчәкбез. Лекцияләрдән тыш, укучылар арасында конкурслар да оештырылачак. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә битараф булырга ярамый, – диде “Иминлекне алга кую” Бөтенроссия социаль кампаниясенең Татарстан буенча җитәкчесе Дарья Закаличная.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар