16+

Махсус хәрби операция ветераннарына – эшкуарлык курслары

17 марта 2025, 13:18
119
0
1
Уку өчен 2 минут

Татарстанда махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен эшкуарлык буенча курслар эшли.

Махсус хәрби операция ветераннарына – эшкуарлык курслары

Татарстанда махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен эшкуарлык буенча курслар эшли.

Әлеге чара “Нәтиҗәле һәм көндәшлекле икътисад” илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Курсларны Татарстанның Икътисад министрлыгы, “Ватан сакчылары” дәүләт фондының республика филиалы һәм “Минем бизнес” (“Мой бизнес”) үзәге үткәрә. Программа 2024 елда старт алды, быелгы курсларга 50 кеше язылган. Ике көнлек укулар квартал саен оештырыла. Казанлылар лекцияләрне “Ватан сакчылары” дәүләт фондының республика филиалында (Ямашев проспекты,1) тыңлый, ә республика буенча интернет аша катнашасың.

Республиканың эшкуарлыкка теләктәшлек фондының генераль директоры Айдар Салихов әйтүенчә, курсларның монысында эшкуарлар  “укытучы” ролендә. Алар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаша.

– Икътисад министрлыгы үз эшләрен башлаучыларга, эшкуарларның товарларын сатуда, бизнес-планнар төзүдә ярдәм күрсәтә. Дәүләт гарантиясендә еллык ставканың 1 проценты күләмнәрендә 5 миллион сумга кадәр ташламалы микрозаймнар бирелә. Министрлык сайтындагы мәгълүматлар белән танышып тору файдалы, – диде Татарстанның икътисад министрының беренче урынбасары – эшкуарлыкны үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова.

– Батыр ир-егетләребезгә инде тыныч тормышка җайлашырга, үз эшләрен башларга, югары уку йортларына керергә булышабыз. Махсус хәрби операциядә катнашкан 70 кеше эшкуарлык белән шөгыльләнә инде, – диде “Ватан сакчылары” дәүләт фондының Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading