Россиядә мелиоидозның читтән кертелгән очрагы теркәлде.
Роспотребнадзор хәбәр итүенчә, Таиландтан туристик сәфәрдән кайткан хатын-кызда әлеге авыру ачыкланган. Ул төрле экскурсияләрдә, шул исәптән филләр фермасында да булган. Хәзерге вакытта пациент авыр хәлдә хастаханәдә дәвалана. Белгечләр бу очракны аеруча игътибарга лаек дип саный, чөнки мелиоидоз тропик илләрдә генә таралган кебек тоелса да, сәяхәтләр аша башка төбәкләргә дә керә ала.
Мелиоидоз нәрсә ул?
Мелиоидоз – аеруча куркыныч йогышлы авыру, кузгатучысы – бурхолдериа феудомаллей бактериясе. Авыруның төп үзенчәлеге – ул туфракта һәм суда яши, пычранган мохит аша тарала, кеше организмына төрле юллар белән керә ала Инфекция яңгырлар һәм давыллардан соң аеруча активлаша, чөнки бактерияләр туфрак өслегенә күтәрелә.
Инфекция ничек йога?
Мелиоидоз пычранган туфрак белән туры контакт; су яки азык-төлек аша; һава аша (аэрозоль формада); зарарланган хайваннар белән контакт аша йогарга мөмкин. Авыру аеруча тропик һәм субтропик илләрдә очрый: Таиланд, Вьетнам, Һиндстан, Кытай, Индонезия, Австралия, шулай ук Африка һәм Америка төбәкләре.
Кемнәр куркыныч зонада?
Белгечләр аеруча куркыныч төркемнәрне билгели:
* 45 яшьтән өлкәнрәк кешеләр
* диабет белән авыручылар
* үпкә, бавыр һәм бөер авырулары булганнар
* иммунитеты какшаган кешеләр
Инкубация чоры 1 көннән 21 көнгә кадәр булырга мөмкин, кайбер очракларда хәтта еллар буе яшерен формада калуы ихтимал.
Авыру билгеләре
Мелиоидоз төрле органнарга зыян китерә ала. Төп билгеләре: югары температура, мускул һәм күкрәк авыртулары, эренле какырык белән йөткерү, кан йөткерү, эч китү, тәндә абсцесслар барлыкка килү.
Ничек сакланырга?
Роспотребнадзор эндемик илләргә сәяхәт иткәндә түбәндәге кагыйдәләрне: ябык аяк киеме кияргә, яланаяк йөрмәскә; туфрак белән контакттан качарга; яраларны һәм тырналган урыннарны каплап йөртергә; сыйфатлы су һәм азык кына кулланырга; хайваннар белән контактны чикләргә; шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә киңәш итә.
Сәяхәттән соң контроль мөһим
Чит илдән кайткач, сәламәтлек начарланса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү зарур. Табибка сәяхәт иткән илләр турында мәгълүмат бирү диагноз куюны җиңеләйтә.
Россиядә мелиоидозны ачыклау өчен тест-системалар кулланыла. Шулай ук чик буе пунктларында эпидемиологик куркынычларны мониторинглау өчен «Периметр» системасы эшли.
Роспотребнадзор вазгыятьне даими контрольдә тота һәм халыкка профилактик чараларны үтәргә киңәш итә.
Мелиоидоз – Россия өчен гадәти булмаган, әмма сәяхәт итүләр арту сәбәпле актуальләшә баручы куркыныч инфекция. Белгечләр фикеренчә, төп саклану чарасы шәхси гигиена һәм эндемик илләрдә саклык кагыйдәләрен төгәл үтәү.
Лилия Гайнуллина әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар