Мин бик күпләргә караганда шактый озын тормыш юлы уздым. Аның сикәлтәле, чокыр-чакыр вә тигез урыннарын тәнем-җаным белән тойдым.
Яшермим, күп эшләдем. Чөнки яшәү өчен кирәк булган нәрсәләрне бары тик кул хезмәтем белән таптым. Әмма мин илдәге эшчеләр, фәлән-төгән кешеләр арасында ветеран була алмадым. Мин хәтта тәнемнең моторы – йөрәк өянәген таба алмыйча, ышанырсызмы икән, тигез җирдә егылып, аяк-кулларымны сындыра, имгәнә алмадым. Ягъни мин “группалы” инвалид түгел. Башымның әз-мәз эшләп торган көне, хәтерем дә әйбәт, дураклыкка справкам юк. Күпме эзләсәләр дә, канымда шикәр, кан тамырларында холестерин, бөер-бавырларымда таш ятмалары табылмады.
Шәһәрдәге ярты гасырдан артык яшәү дәверендә берсеннән-берсе олы дүрт фатир алмаштырдым. Дүртесе дә кулларым эшләп тапкан акчага алынды. Быел гомеремдәге бишенче агач бакчасын утырттым. Болары да минем кул хезмәте. Шулай итеп, үзебезнең илдә бернинди ташлама, өстәмә түләүләр алмыйча яши торган бер мәхлук, булмач кеше. Минем шикеллеләрне яши белмәүче дип атыйлар. Мондый кешеләрнең ни урта, ни югары эшелон хакимиятендә дуслары булмый. Халык: “Татарның акылы төштән соң”, – ди. Менә шушы юлларны яздым, һәм миңа әллә күкнең үзеннәнме шунда, хәбәр килде: “Син бу җирнең бик бәхетле кешесе, Габдулла. Син кеше хакы ашамадың, күп вакытта үз өлешеңне кешеләргә бирдең. Бер кызны да сөям дип алдамадың, юк читтә ятим балаларың. Хатыныңны яратып, хөрмәт итеп яшәдең, көнләшеп вә тиктомалдан җәберләмәдең. Тормыш арбасын икегез бергә тарттыгыз. Кулларың чиста, аларда юк кеше каны, иманың пакь.
Менә, укучыларым, күрәсез ич, мин шактый сәер кеше. Көн аралаш, үзем, кешеләр, табигать күренешләре, тормыш турында берәр хикәя язам. Әмма мин язучы түгел. Минем күңелем җырлый – ләкин мин җырчы түгел. Мин хатыннарны яратам, шулай булса да мин “бабник” түгел. Мин тәмле ашарга яратам, әмма мин аз ашаулы. Кыскачалатып әйтсәк, гади генә бер татар малае. Мин берлек, төркем, фиркә, оешма вә шайкаларда әгъза түгел. Исемем дә ни Илбарыс, яисә Юлбарыс, һәм Арыслан, Минтимер вә Миңлебай түгел, ә Габдулла! Шуңа күрә, мин атаклы түгел. Ник шуда дөньялары кырылып китми, мин барыбер – түгел! Ни өчендер, бәлкем, сәерлегем сәбәпледер, түрәләр, һәйкәлләр янында һәм хәтта мәҗлесләрдә кулыма рюмка тотып төшкән сурәтем дә юк. Ә үзем атаклы кешеләрне бар дөнья буйлап эзлим, табам, беләм. Сезне дә шуларның берсе белән таныштырырга телим. Ул кешенең бик күп әйткән сүзләре шушы хикәям эчлегенә якын, эчтәлеген баерак итү өчен уңай.
Ул кеше – Бразилиянең Сан-Паулу университеты профессоры, галим, журналист, язучы, врач-онколог Антониу Варелла Драузиу (1943). Интернетта аның әйткән сүзләре дөнья гизә. Күп вакытта аны Альфред Бернхард Нобель премиясе лауреаты дип таныштыралар. Әмма ул бу премияне алган кеше түгел. Дөрес, ул күп премияләр лауреаты. Шушы галимнең бер фикерен интернет битләрендә утыручылар бик яратты. Ул әйтте: “Бүген дөньяда ирләрнең гайрәтен арттыру, хатын-кызларның сөт бизләрен зурайту өчен тотылган силикон чыгымнары “Альцгеймер” авыруын дәвалау өчен тотылганыннан биш тапкырга артык. Эшләр болай барганда, берничә елдан гайрәтле картлар һәм олы күкрәкле карчыклар белән җир өсте тулар. Әмма алар югарыда әйтелгән нәрсәләренең үзләренә ни өчен кирәклеген хәтерләмәс!”
Антанио Варелла әфәнде үз илләреннән тыш чит илләрдә, шул исәптән Токио университетында лекцияләр укый. Бушка, үз хисабына Бразилиянең иң атаклы төрмәсе – Карандируда СПИД авыруыннан җәфаланучыларны дәвалый. Ихтимал, сезнең атаклы “Карандиру” дип аталган фильмны караганыгыз бардыр. Каты режимлы, тоткыннар өчен бик начар шартлары белән бар дөньяга исеме таралган урын. Галим әнә шундый шартларда эшләп, бик күп михнәт, авыру һәм авыручылар, кешеләрнең кыргыйлыкларын үз күзләре белән күргән. Менә шуңа күрә дә мин аңа, аның әйткән фикерләренә чын күңелемнән ышанам. Өстәмәсенә, аның фикерләре минем уйларым белән дә тәңгәл килә. Кайсыбер нәрсәләрне сезгә дә укытасым, ишеттерәсем килә.
Шушы галим: “Кеше тормышының беренче өлеше ул – туу. Икенче өлеше ул – үсү һәм ныгып аякка басу. Өченче өлеше 60 яшьтә башлана һәм 80 дә төгәлләнә”, – дип әйтә. Әйе, бу сүзләр нәкъ минем өчен әйтелгәннәрдер кебек. Миңа хәзер – 75. Мин эшлим, тормышта актив. Битемдә җыерчыклар юк, чәчләрем коелмаган һәм алар агармаганнар да. Дөрес, араларында аклары бар, һәм алар аз-азлап кына булса да арта. Бер кеше дә мине карт дип атамый, минем үземнең дә мескенгә сабышырга, шыңшырга, дару эчәргә теләгем юк. Минем әти шундый иде. Мин бары тик аның тормышын дәвам итүче. Аның эшләп бетерә алмаганнарын тормышка ашыручы төпчек малае.
Антанио әфәнде икенче пункт итеп “тормышның дүртенче өлеше 80 дә башланып, 90 яшьләрдә тәмам була” ди. Әле миңа туксанга чаклы тагын 15 ел яшисе бар. Шуңа күрә, өздереп кенә аның нәрсә икәнлеген, ничек булуы турында җавап бирә алмыйм. Ә менә әтием 90 яшен тутырды һәм чын ир булып кала белде. Минем дә атама – Ибраһим улы Исмәгыйльгә охшыйсым килә.
Чираттагы пункт – озак яшәү 90 яшьтә башлана һәм кешенең соңгы сулышына кадәр дәвам итә. Ачлык еллары, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышында катнашу әтинең гомерен шактый кыскарткан, ул 91 нче яшьтә бу дөнья белән мәңгелеккә саубуллашырга мәҗбүр булды. Мин шушы яшьне үзем өчен гомерем чиге буларак кабул итәм. Дөрес, мактанасым килгән чакларымда: “Йөзгә чаклы яшим”, – дип тә ычкындырам.
Галимнең әйтүе буенча, 50 яшьтән соң бер кеше дә сәламәт булмый. Өлкән яшькә йөз тотучыларның һәрберсендә бер яки берничә авыру була. Шунлыктан, химия, артык майлы ризыклар ашаудан, аеруча аның нормасын арттырудан тыелырга кирәк. Әмма яхшы дуслар арасындагы ашап-эчү кешегә зыян салмый. Күп чакларда мине белмәүчеләр мактана дип уйлаулары бар. Ул алай түгел. Мин дә тимер түгел. Вакыты җиткәч, тимер дә туза, сына. Минем дә авырткан җирләрем бар. Әмма мин, алар турында сөйләп, булмаганнарын – бар, булганнарын – бик көчле дип, мактанып йөрмим. Күп вакытта тормыш иптәшемә дә белгертмәскә тырышам. Аллаһның рәхмәте, ачык йөз күрсәтмәгәч, бушка дару ашатмагач, авыру әллә үпкәләп, әллә башка җирдән җим эзләпме, миннән китеп бара. Хөрмәтле укучым, син беркайчан да авыруга сабышма.
Үзеңне һәм якыннарыңны да сакла. Чөнки тормыш ул – бер, һәм икенче тапкыр бирелә торган кануннар җирдә әлегә юк. Онытмагыз: авыруга сабышу, кеше сүзенә ышанып дәвалану, булмаган чирләрне эзләп табу, иң ахыргы чиктә, шул сез эзләгән чирләрнең табылуы белән тәмамлана. Ягъни кеше үз-үзенә программа урнаштыра. Нәкъ тәгъбирдәге сымак: “Юрала, кызым, юрала, юлда булыр киявең!”
Өлкән яшькә якынлаша барган саен, үз яшеңә туры килә торган макияж, кием-салым, дуслар белән аралашу онытылырга тиеш түгел. Үземә килгәндә, мин бик төгәл. Яз җитү белән кышкы киемнәр чистартылып, искеләре, кирәкмәсләре чүплеккә ыргытылып, берәр кием кирәк булса, җәй айларында сатып алына. Мин узган яз хәстәрләп куелган киемнәремне киям. Көннәр тагы да җылына төшкәч, болары да чистартылып, шкафка эленә. Мин җәй киемнәренә төренәм. Җәйнекеләр барысы да аксыл, аяк киемнәре дә шундый төстә. Балалардан калган кием-салым кешене ямьсез, ясалма итеп күрсәтә. Кара төсләр дә яшьләре беленә башлаган кешеләрне картайтып, йөзләренә шыксызлык өсти. Мин әйткәнчә киенү өчен акча күп кирәк түгел. Кирәген аласың, кирәкмәсен ташлыйсың, һәм бу эш ел буена шулай дәвам итә. Ягъни сине кайчан гына күрмәсеннәр, син кунакка бару өчен киенгән кешегә охшап торасың. Шушылай итеп яшәгәндә, күңел күтәрелә, кешеләр белән очрашканда, йөз кызармый. Үземнән: “Кеше үз-үзенә хөрмәт күрсәтә белергә, яратырга тиеш!” – дип кенә өстим.
Югарыдагы юллар язылдылар. Әмма олыгаю, картлык көннәренә якынлашу – ифрат дәрәҗәдә катлаулы һәм бәхәсле хәл.
Сез укучыларым, сәер кешенең сәер язмасын укыйсыз. Хәзер инглиз драматургы, шагыйрь вә актёр Уильям Шекспир (1564-1616) әйткән сүзләрне генә кабатлыйм да, бу язмамны тәмам итәм. Ә ул әйтә: “Үзегезне һәрвакытта бәхетле итеп сизегез. Мин үзем кешедән бернәрсә дә көтмим. Көтү бик ялыктыра һәм ул акланмаска да мөмкин. Әгәр берәр күңелсезлек килсә, уздырып җибәрегез. Алар мәңгелек түгел һәм алардан котылу юллары бар. Шуны белегез, бу дөньяда бары тик үлемнән генә дәва юк. Сүз әйткәнче – алдан уйлагыз. Берәрсеннән гаеп эзләргә теләсәгез – иң башта үзегезгә карагыз. Әле үлгәнчегә кадәр матур итеп яшәп калыгыз. Үлгәч, бик соң була. Бәхетле буласыгыз килсә, иң башта кемне булса да бәхетле итегез. Ә бәхетле булу өчен үзегезне дустанә, акыллы һәм кызыклы кешеләр белән чорнап, үзегез дә шуларның берсе булыгыз. Инде иң соңгы чиктә, күзләрегез яшь белән капланган булса да: “Бар да әйбәт, бар да Ходай кулында да!” – дип әйтергә көч табыгыз...
Сәеррәк язма булды. Ә бит чынлап торып карасаң, безнең һәрберебез үзенчә сәер. Кемдер сыра шешәсе, кемнәрдер открытка, ә кайсыберәүләр тиенле акча җыя. Ихтимал, минем сәерлек ул сәерлекнең үзе түгел, бәлкем, мине башкалардан аерып торучы үзенчәлегемдер? Ә сез, сез үзегез ничек соң?..
Габдулла Исмәгыйлев
Комментарийлар