“Хайваннарның исәбен алудагы кимчелекләр аларны законлы нигездә аулаудан мәхрүм итә”.
2025 елда республика территориясендә тимгелле болан һәм маралларның, үр куяны һәм байбакларның саны арту күзәтелә. Аерым алганда мараллар 24 процентка, байбаклар 14 процентка үр куяны 10 процентка арткан. Ә тимгелле боланның популяциясе хәтта 85 процентка. Бүген безнең урманнарда 259 баш тимгелле болан исәпләнә. Татарстанның биологик ресурслар дәүләт комитеты коллегия утырышында ведомство рәисе Федор Батков шундый саннар китерде.
Әмма хайваннарны исәпкә алу бөтен җирдә дә сыйфатлы башкарылмый, дип тә билгеләп үтте ул. Берничә хуҗалыкта бурсык белән байбакны санауда хаталар җибәрелгән һәм алар дөрес түгел дип табылган. Көрән аю белән дә шул ук хәл. “Исәпкә алуларның 50 процентында җитешсезлекләр бар, – диде докладчы. – Аюлар күп яши торган Әгерҗе, Биектау, өлешчә Мамадыш аучылык хуҗалыклары исәптән тулысынча төшеп калалар. Хайваннарның исәбен алудагы кимчелекләр аларны законлы нигездә аулаудан мәхрүм итә”.
Аучылык төрләренең популяциясен хуҗалыкларда үрчетелә торган хайваннар да арттыра. Тимгелле һәм мараллар безнең шартларда, хәтерләсәгез, ун ел элек үрчетә башлаган иде.
– Бурыч үтәлде дип саныйбыз. Алар табигый шартларга җайлашты һәм үрчиләр. Әмма моның белән генә тукталмыйча, алга таба хәрәкәт итәргә һәм яңа төрләрне үзләштерергә кирәк. Бүген Әлки районының Хузангай аучылык хуҗалыгына бизон һәм зубр гибриды кайтарылды, ә бу – аучылык төре, – дип ассызыклап үтте Федор Батков.
Тиздән урманнарда төньяк боланы да барлыкка килмәгәе. Аучылык хуҗалыгында аны үрчетү белән дә шөгыльләнәләр. Докладчы сүзләренчә, әлегә бу төрләр туризм һәм Россиядә популярлык казанган вольер аучылыгы күзлегеннән кызыклы булырга тиеш.
Ә менә төлкеләрнең саны күпкә арткан һәм шуның белән ул куркыныч та тудыра, чөнки алар котыру чирен тарата. Бу хәлне белгечләр 2024 елда төлкеләр санын җайга салу тәртибенә үзгәреш керткән федераль канун белән дә бәйләп аңлата. Элек аучылар төлкеләрне аучылык хуҗалыклары территориясендә аларның күпме булуына карап аткан, ягъни күрсәткечтән артып китсә, аларга санын киметергә рөхсәт бирелгән булса, хәзер санын көйләп тору өчен хайваннарда котыру чире барлыкка килү яки таралу куркынычы булырга тиеш.
– Бу республикада төлкеләрнең баш санын киметү мөмкинлеген сизелерлек чикләде, – диде Батков. – 2025 елда аларны аулау 30 процентка кимеде – соңгы ун ел эчендә иң түбән күрсәткеч. Нәтиҗә буларак, бер еллда төлкеләрнең саны 13 процентка артты. Бары тик тугыз районда гына аларның саны норма чикләрендә санала. Әлкидә нормадан дүрт тапкырга артып киткән. Безнең инициатива белән бу мәсьәлә Федерация Советының профильле комитеты утырышына чыгарылды. Бүген әлеге мәсьәлә каралу стадиясендә тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар