«Гаилә ипотека»сы буенча кредит лимитын арттырырга мөмкиннәр.
Туучылар саны кимү шартларында торак сәясәте төзелеш базарына ярдәм чарасы буларак кына түгел, ә гаилә сәясәте коралы сыйфатында да эшләргә тиеш.
“Гаилә ипотекасы”н яңадан формалаштыруны дәвам итү мөһим дип саныйбыз. Хөкүмәт Рәисе гаилә ипотекасы буенча ставканы балалар саныннан чыгып дифференциацияләү мөмкинлеген карау турында йөкләмә бирде. Моннан тыш, ипотека буенча лимитларны арттыру үтенечләре белән 22 төбәк мөрәҗәгать итте”, – дип белдерде Россия Дәүләт Советының «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше комиссиясенең һәм Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең уртак утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат үзәге хәбәр итә.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген күп кенә төбәкләрдә торак бәяләре башкала бәяләре белән тигезләнде, ә лимит элеккечә калды – 6 миллион сум. Мондый шартларда гаиләләр катнаш ипотекадан файдаланырга мәҗбүрләр, ягъни кредитның бер өлеше ташламалы ставка буенча түләнә, бер өлеше – базар ставкасы буенча. Әйтик, Казанда ике бүлмәле фатирны 16 миллион сумга сатып алганда айлык түләү 160 мең сум тәшкил итәчәк. Гаилә ипотекасының агымдагы 6 миллион сумлык лимиты кредитның 37 процентын гына каплый.
Шул ук вакытта Мәскәү өлкәсендә шундый ук фатир сатып алганда гаилә 68 мең сум түли, ә Ленинград өлкәсендә – 58 мең, чөнки монда гаилә ипотекасының 12 миллион сумлык лимиты тулысынча диярлек кредитны каплый. Комбинацияләнгән һәм базар ипотекасы буенча түләүләрнең төп ставкасы тигезләнгән диярлек булып чыга. Ә төп ставканы киметкәндә, икенчел базардагы фатирны сатып алу отышлырак булачак һәм халык беренчел базардан икенчел торакка китәчәк. Бу исә икенчел базарда бәяләр артуга китерәчәк, шулай ук торак төзелеше темпларын киметергә мөмкин.
"Без төгәл күрәбез, кредитлар лимитын кайбер төбәкләр буенча күтәрергә кирәк. Аны тулаем ил буенча 6 миллионнан 8 миллионга кадәр арттыру варианты карала", – дип китерә “Российская газета” вице-премьер Марат Хөснуллинның сүзләрен. Аның сүзләренчә, балалар саны артуны исәпкә алып, күп кенә шәһәрләрдә 6 миллионга өч бүлмәле фатир сатып алу кыен. Икенчесе – "Гаилә ипотекасы" буенча дифференциацияләнгән ставкалар кертү. Балалар күбрәк туган саен, ставка түбәнрәк була.
Премьер-министр Михаил Мишустин кушуы буенча, хөкүмәт 1 июльгә тәкъдимнәрен кертергә тиеш.
Күчемсез милек буенча эксперт Айрат Гыйззәтуллин:
– “Гаилә ипотекасы” программасы буенча төгәл мәгълүмат юк, әлегә бары тик комментарийлар һәм вазифаи затлардан фикерләр генә бар. Әлеге программага карата таләпләр катгыйлану һәм төп ставканың түбәнәюе нәтиҗәсендә халык икенчел торак белән күбрәк кызыксына башлады. Яхшы локациядәге икенчел торак тиз китеп бара. Супер кыйммәтле вариантлар түгел, уртача базар бәясендәге фатирлар әйбәт сатыла. Шул ук вакытта, ихтыяҗ булгач, икенчел торакка бәяләр дә арта.
Казанның топ агенты Ләйлә Яркаева:
– Кредит лимитын 8 миллион сумга кадәр арттыру турында фикерләр бар. Әмма мин моны бик аз дип саныйм, ул 12 миллион булырга тиеш, һичьюгы – 10 миллион. Беренчел взноска халыкның уртача 2,5 миллион сум гына бар. Ә ул күбрәк булган саен, айлык түләү дә кимрәк булачак. Лимитларны арттырган очракта ул торак шартларын яхшыртырга теләгән балалы гаиләләр өчен чынлап та ярдәм булыр иде.
Билгеле булганча, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар