16+

Ник үз юлыгыздан йөрмисез, сезнең юлыгыз менә бит...

Үзебез балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәткән булабыз, ә үзебез үк алар каршысында шул кагыйдәләрне бозып, начар үрнәк күрсәтәбез.

Ник үз юлыгыздан йөрмисез, сезнең юлыгыз менә бит...

Үзебез балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәткән булабыз, ә үзебез үк алар каршысында шул кагыйдәләрне бозып, начар үрнәк күрсәтәбез.

Без Казанның таулы урамнарының берсендә яшибез. Шуңа да безнең тирәдәге тротуарлар үрле урыннарда баскыч белән һәм коляскалар йөрер өчен көйләнгән. Коляска, самокат, велосипед белән үтәр өчен каршы яктан килүчеләрнең киткәнен көтеп торырга кирәк. Бер көнне бала белән кайтып барабыз, без самокат белән төшкәнне бер ханым ике баласы белән көтеп торды. Арттан килүче җәяүлеләр дә, безнең артка бастырып диярлек шул тигез юлдан төшә. Аста көтеп торган бала түзмәде, ник үз юлыгыздан йөрмисез, сезнең юлыгыз менә бит, дип баскычка төртеп күрсәтте. 

Шушы өч-дүрт яшьлек сабыйның әйткән сүзләре уйларымнан айнытып җибәрде. Кечкенә бала булып ул белә ничек йөрисен, ә без, өлкәннәр, кагыйдәләрне бозып, ничек телибез, шулай атлыйбыз түгелме? Аннан алдарак, светофор көтеп торганда бер баланың әнисенә әйткән сүзләренә игътибар иткән идем. “Әни, әби белән кичә кызыл төскә чыктык, кайбер вакытта кызыл янганда да юлдан чыгарга ярый, диде әби”, - дип әнисенә сөйләде. Шул вакыт әнисе: “Әни, дөресме бу хәлләр, ник балага начар үрнәк күрсәтәсең?” - диде. Әби дә аптырап калмады: “Әниеңә мине әләклисең булса, сораган әйберләреңне алып бирмәмен”, - дип куйды. “Әни, синең бу гамәлеңне берничек тә аклап булмый. Кызыл төскә чыгып кая ашыгасың, өстәвенә бала белән?” – диде кызы. Ана дәшми генә балалары белән рәттән яшел уттан чыкты.

Кая ашыгабыз? Ник без үзебез балаларга яхшы үрнәк күрсәтәсе урынга тәртип бозып йөрибез. Аннан юл, урын  бирә белмиләр, дип яшьләрне сүгәбез. Алар безне күреп, үзләренә начарлыкны сеңдереп, бу гамәлләрне гайре-табигый хәл дип аңлап үсәсен уйламыйбыз да.   

Игътибар иткәнегез бармы, тротуардан барганда уң да юк, сул да. Кем ничек тели, шулай атлый. Ә бит җәяүлеләр дә кагыйдә нигезендә уңнан-сулдан йөрергә тиеш. Бер-беребезгә бәрелеп китсәк китәбез, үзебез теләгәнчә атлыйбыз, чөнки без моңа гадәтләнгән.  

Соңгы вакытларда Казан ишегалларын тәртипкә китерделәр, балалар мәйданчыклары аша үтә торган тротуарлар барлыкка килде. Менә шуннан ыҗгыртып самокатлар, скутерлар, велосипедлар йөри башлады. Карап кына өлгер, каршыларына чыга күрмәсеннәр дип, уенга алданган балаларны күздән ычкындырырга да куркыныч. 

Һәркемнең үз юлы, үз кагыйдәсе, ярыймы, ярамыймы, башкаларда эшебез юк, ыжгыртабыз гына.  

Автор фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading