16+

Өч ел көтәргә туры киләчәк

Татарстанда һәлак булган хәрбиләр исемнәрен оешмаларга бирү тәртибе билгеләнә.

Өч ел көтәргә туры киләчәк

Татарстанда һәлак булган хәрбиләр исемнәрен оешмаларга бирү тәртибе билгеләнә.

Татарстанда Ватанны саклаганда һәлак булганнарның исемнәрен республика карамагындагы оешмаларга бирү тәртибе әзерләнгән. Яңа кагыйдәләргә ярашлы, оешмага һәлак булган кешенең исемен ул Татарстанда туган, яшәгән яки җирләнгән очракта бирергә мөмкин булачак.

Тиешле карар проекты хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза.

Документ нигезендә, исем бирү турында гаризаны кеше һәлак булганнан соң өч ел узгач кына тапшырырга мөмкин булачак. Аерым очракларда бу вакыт аралыгын кыскарту каралган.

Инициатива белән республика хакимияте органнары, муниципалитетлар, иҗтимагый һәм дини берләшмәләр, башка оешмалар, шулай ук Татарстан хәрби комиссары чыга ала. Моның өчен алар күренекле шәхесләр һәм истәлекле вакыйгалар хәтерен мәңгеләштерү буенча ведомствоара комиссиягә мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Гаризага һәлак булган кеше турында тарихи яки биографик белешмә, аның үлемен раслаучы документлар, варисларының шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыгы һәм оешманың исемен үзгәртүгә кагылышлы кирәкле документлар теркәләчәк. Инициатор шулай ук оешманың яңа исемен тәкъдим итәргә тиеш булачак.

Комиссия тәкъдимне хупларга, истәлекне башка юл белән мәңгеләштерергә киңәш итәргә яки гаризаны кире кагарга мөмкин. Уңай карар кабул ителгән очракта, исем Татарстан Министрлар Кабинеты карары яки оешманы гамәлгә куючы вәкаләтле орган боерыгы белән биреләчәк.

Кагыйдәләр хәрби хәрәкәтләрдә, Ватанны саклау буенча хәрби һәм хезмәт бурычларын үтәгәндә, шулай ук чит илләрдә хәрби бурычларын башкарганда һәлак булганнарга кагыла. Илне саклаганда алган яралардан һәм авырулардан үлүчеләр, хәбәрсез югалганнар, шулай ук әсирлектә һәлак булганнар да бу исемлеккә керә. Әмма соңгы очракларда кешенең Ватанына хыянәт итмәве һәм намусын югалтмавы шарт.

сво. фото ти

Тәртип махсус хәрби операция барышында бурычларын үтәгәндә һәлак булганнарга да кагыла.

Исегезгә төшерәбез, 2026 елның июнендә Татарстанда Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү турында закон кабул ителгән иде. Ул дәүләт һәм муниципаль оешмаларга, урамнарга, мәйданнарга һәм башка географик объектларга һәлак булганнарның исемнәрен бирү мөмкинлеген күздә тота. Хәзер республика оешмаларга исем бирүнең төгәл тәртибен билгели.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading