16+

Яңа ел каникулларында россиялеләр акчаны кая туздыра?

Яңа елдан соң гыйнварны күпләр озын ял, тәм-том, бүләкләр һәм бераз гына бушаган янчык белән күз алдына китерә.

Яңа елдан соң гыйнварны күпләр озын ял, тәм-том, бүләкләр һәм бераз гына бушаган янчык белән күз алдына китерә.

Ә менә икътисад өчен бу ай чыннан да «зыянлы» микән? Янәсе, ил ун көнгә якын ял итә, завод-фабрикалар туктап тора, эш көннәре кими, димәк, керем дә азая. Финанс консультанты Александр Патешман исә бу фикер белән килешми. Аның сүзләренчә, акча югалмый, бары тик башка юнәлештә йөри.

Берәүләр ял итә, икенчеләр эшли

Эксперт аңлатуынча, Яңа ел каникулларында Россия икътисады туктап калмый. Нефть-газ чыгару тармагы, өзлексез эшләүче заводлар, хастаханәләр һәм башка мөһим хезмәтләр гадәти режимда эшләвен дәвам итә. Озын ял, нигездә, офис хезмәткәрләренә кагыла.

Шуңа күрә календарьдагы эш көннәре кимүен ил өчен турыдан-туры югалту дип санау дөрес түгел, ди белгеч.

Гыйнварда кемнәрнең кесәсе калыная?

Бәйрәм көннәрендә халыкның акчасы башка якка агыла. Кемдер гаиләсе белән сәяхәткә чыга, кемдер кунакханәдә ял итә, ә кемдер ресторанда бәйрәм табыны артында утыра. Нәтиҗәдә, туризм, кунакханә бизнесы, кафе һәм рестораннар өчен гыйнвар — табышлы чор.

Александр Патешман сүзләренчә, популяр туристик шәһәрләрдә кунакханәләрнең тулуы 100 процентка якынлаша. Ягъни берәүләр өчен каникул — ял вакыты булса, икенчеләр өчен ул кызу эш һәм керем чорына әверелә.

Әлбәттә, чит илгә ял итәргә китүчеләрнең чыгымнарының бер өлеше чит ил икътисадына эләгә. Ә Россия буйлап сәяхәт итүчеләр исә үзебезнең туристлык бизнесына ярдәм итә.

елка. фото ти

Гыйнвар ялларын майга күчерсәк, нәрсә үзгәрә?

Яңа ел каникулларын кыскартып, ял көннәренең бер өлешен майга күчерү тәкъдиме дә белгечтә хуплау тапмый. Аның фикеренчә, моннан икътисадка әллә ни файда булмаячак. Россиялеләр барыбер ял итәчәк, сәяхәт итәчәк һәм акча тотачак — чыгымнарның вакыты гына үзгәрәчәк.

Моннан тыш, кышкы ялның үзенә күрә әһәмияте бар. Салкын һәм озын кыштан соң көч җыю, гаилә белән вакыт үткәрү мөмкинлеге дә кирәк бит. Җәй көне ял итү юллары болай да җитәрлек.

Кыскасы, гыйнвар икътисад өчен «кара тишек» түгел икән. Акча югалмый, ә сәяхәтләргә, кунакханәләргә, кафе-рестораннарга юл тота. Димәк, озын каникуллар кемгәдер чыгым булса, икенчеләр өчен — менә дигән табыш чыганагы.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading