Чит акчаларга кызыкма, җаның тыныч һәм ирегең иркен булыр.
БМО Генераль Ассамблеясы карары нигезендә, 9 декабрь – Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне, ул 2004 елдан башлап билгеләп үтелә.
– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә матбугат конференцияләре сериясен башлап җибәрәбез. Министрлыклар һәм ведомстволар ришвәтчелеккә каршы алып барган эшчәнлекләре белән таныштырачак. Коррупция – яман күренеш, ул икътисадка, социаль һәм дәүләт идарәсе өлкәләренә тискәре йогынты ясый, – диде Татарстан Рәисенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең бүлек җитәкчесе Равия Шрша “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә.
Быелның 9 аенда “Халык контроле” системасына 6 меңгә якын хәбәр кергән. Равия Шрша әйтүенчә, мөрәҗәгатьләрнең 2 228е хәл ителгән. 1614 мөрәҗәгать эшкә алынган. Хәбәрләрнең күпчелеге территорияләрне һәм юлларны төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга кагылышлы.
– Татарстан – торак сафка бастыруда Идел буе федераль округында әйдаман. Безнең һәркайсыбызның яшәгән йортыбызның сыйфатлы һәм имин итеп төзелгән булуын, социаль биналарны төзүгә күчерелгән акчаларның дөрес тотылуын, төзекләндерүгә бирелгән чыганакларның аңлаешсыз акча әйләнешенә әверелмәвен тели. Капиталь төзекләндерүләрнең кайберләрендә, көнкүреш калдыкларын чыгаруларда бәяләрне арттыру очраклары күзәтелә, – диде Равия Шрша.
Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин сөйләгәнчә, төзелеш тармагы республиканың эчке тулаем продуктының 7 процент өлешен тәшкил итә. Төзелеш тармагында 86 мең кеше эшли, уртача хезмәт хакы 74 мең сум.
– Цифрлы технологияләрне эшчәнлегебезгә актив рәвештә кертәбез. Документ әйләнеше электрон рәвештә башкарыла, бу коррупцияне чикли. Коррупция мисаллары турында министрлыкның “Кайнар элемтә” телефоны аша да хәбәр итәргә мөмкин, – диде Дамир Шәйдуллин.
Дәүләт торак инспекциясенә татарстанлылардан 18 мең мөрәҗәгать кергән.
– Зарланулы хәбәрләр Түбән Кама шәһәреннән күп керә. Лениногорск шәһәреннән шикаятьләр саны кискен артты. 800 мөрәҗәгать җылылык бирүгә кагылышлы. Фатир бүлмәләрендәге батареяләрнең һәркайсы да бердәй җылылыкта булырга тиеш. Залда – җылы, аш-су бүлмәсендә салкынча булырга тиеш түгел. Бүлмәдә 18-22 градус җылылык норма санала. Күп фатирлы йортларның барысының да “капиталь ремонт” хисабына акча күчереп барулары сорала. Акча күчермәсәләр лифтны яңага нинди хисапка алмаштырырлар? Казанда һәм Әлмәттә кайбер кешеләрнең газ җиһазларын үз белдекләрендә урнаштырулары ачыкланды, мондый гамәлләр катгый тыела, газ бик хәвефле. Тикшерү ачыклаганнан соң, идарәче компанияләр өстәмә түләттергән 25 миллион сум акчаны халыкка кайтарды, – диде Татарстанның дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Александр Тыгин.
Татарстанның дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илфарт Сафиуллин таныштырганча, инспекция төзелеш проектларының төгәл үтәлешен даими тикшереп тора. Инспекциягә ришвәтчелеккә каршы көрәштә җәмәгать советы да булыша, “Ышаныч” телефоны эшли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар