16+

Рөстәм Миңнеханов: “Дөньялар тыныч, эшләребез уң булсын”

Казанда Сабан туе гөрләде. Гадәттәгечә, бәйрәм өч мәйданчыкта - Аккош күлендә, Дәрвишләр һәм Тынычлык бистәсендә узды.

Рөстәм Миңнеханов: “Дөньялар тыныч, эшләребез уң булсын”

Казанда Сабан туе гөрләде. Гадәттәгечә, бәйрәм өч мәйданчыкта - Аккош күлендә, Дәрвишләр һәм Тынычлык бистәсендә узды.

Тынычлык бистәсендәге Сабантуйда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Россия Герое, «Беренчеләр хәрәкәте» идарәсе рәисе Артур Орлов та кунак булды.

- Сабантуйлар бездә һәр авылда, һәр районда, һәр шәһәрдә уза. Аларны йомгаклап, бүген башкалабызда зур бәйрәм үткәрәбез. Чын күңелдән һәркемне бәйрәм белән котлыйм. Дөньялар тыныч, эшләребез уң булсын. Республикабыз чәчәк атсын. БРИКС уздырдык, АСЕАН саммитын үткәрдек. Әлбәттә, без үзебезнең нәтиҗәләребез белән горурланабыз һәм аларга шатланабыз. Казан мэриясе командасына аерым рәхмәтемне җиткерәм, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Тынычлык бистәсендә республиканың 11 районы үзенең мәйданчыгын тәкъдим итте. Сүз уңаеннан, Сабан туеның кунаклары рәтендә АСЕАН саммиты катнашучылары да бар иде.

- Кунаклар шәһәребезне истә калдырсын өчен барысын да эшләдек. Бөтен дөньядан 10 меңгә якын кунак килде һәм беренче тапкыр безнең күпмилләтле Россияне, Татарстаныбызны һәм Казаныбызны карады, – дип белдерде Илсур Метшин.

Бәйрәмдә Халыкара “Алдынгылар хәрәкәте”нең лагере катнашучылары да кунак булды. Сабан туен 20 илдән яшьләрдә күзәтте.

- Яшь буынның шушы бәйрәмнең шаһиты булуына шатланам. Республика җитәкчелегенә мондый мөмкинлек өчен зур рәхмәт. Безнең киләчәк - яшьләр кулында, - диде Артур Орлов.

Барлык мәйданнарда узган Сабантуй бәйрәмнәре «Лето в Татарстане» проекты кысаларында оештырылды. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading