Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районына эш сәфәре кылды, анда ул чәчү кампаниясенең барышы белән танышты.
Скопировать ссылку
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Яшел Үзән районына эш сәфәре кылды, анда ул чәчү кампаниясенең барышы белән танышты.
Татарстан Рәисен Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм район башлыгы Михаил Афанасьев озата йөрде.
Татар Әҗәлесе авылында «КВ Агро» АҖенең «Әҗәл» терлекчелек комплексы территориясендә республика Рәисе хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Район башлыгы хәбәр иткәнчә, 2025 ел уңышы өчен 9 мең 672 га көзге культура чәчелгән, шул исәптән - 9 мең 215 га көзге бодай.
Сабан культуралары 9 мең гектарга якын мәйданда чәчелгән, шул исәптән арпа - 2 мең 430 га, сабан бодае - 1 мең 785 га, ашлык кукурузы - 890 га, солы - 149 га, борчак - 319 га. Бөртекле культуралар чәчү төгәлләнгән. Чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 26 мең 309 га тәшкил итә. Бүгенге көндә терлек азыгы культуралары чәчелә. Моннан тыш, 1 га чәчүлек мәйданына 61,6 кг күләмендә минераль ашлама кертелгән.
Районда мөгезле эре терлекләр саны 12 мең 418 баш тәшкил итә, шул исәптән 4 мең 681 сыер. Хуҗалыкларда шулай ук 1 млн 320,7 мең кош исәпләнә. Бу елның 4 аенда 10 мең 537 тонна сөт һәм 11 мең 626 тонна ит җитештерелгән.
Комментарийлар
0
0
"Әҗәл" бик матур һәм переспективалы исем.. Әйе1
0
0