16+

Рөстәм Миңнеханов: «Җиңүчеләр буыны безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр»

Бүген М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Рөстәм Миңнеханов: «Җиңүчеләр буыны безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр»

Бүген М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Театр каршындагы мәйданда ветераннарны һәм кунакларны музыкаль номерлар һәм сугыш еллары җырлары белән каршы алдылар.

Ата-бабаларыбызның бөек батырлыгы турындагы истәлекне архив документлары, гаилә архивлары, кинофильмнар һәм сугыш вакытындагы җырлар саклый. Ә иң мөһиме, ул безнең күңелләребездә саклана. Гимнастерка кигән бабайларыбызның фотосурәтләре ата-анадан балага тапшырыла, аларның өчпочмаклы хатларын кат-кат укып, фронтовиклар турындагы истәлекләр белән бүлешеп, без яшьлекләре ут эчендә узганнар турында хатирәләрне яңартабыз.

Тантаналы кичә башында сәхнәгә Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт флаглары, Җиңү байрагы чыгарылды. Россия һәм Татарстан дәүләт гимннары яңгырады.

Зал тутырып җыелган кунакларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

– Чын күңелемнән барыгызны да Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы белән тәбрик итәм. Бу көн – барчабыз өчен дә изге бәйрәм, батырлык, горурлык һәм мәңгелек дан бәйрәме. Сугыш елларының иң авыр шартларында безнең халык какшамас ихтыяр көче һәм ныклык күрсәтте. Җиңү өчен бөтен ил көрәште. Төрле милләт һәм дин вәкилләре Ватанны саклау өчен ил сагына бергә бастылар. Татарстаннан гына да фронтка 700 мең кеше китте, аларның яртысыннан күбрәге өйләренә әйләнеп кайта алмады. Безнең рәхмәтле йөрәкләребездә җиңүчеләр буыны мәңге яшәр. Алар сугыш кырларындагы батырлыклары һәм тылдагы фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайттылар. Ватанны саклаганда һәлак булган барлык геройлар алдында баш иябез, - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Яу кырыннан әйләнеп кайта алмаганнарны зал бер минутлык тынлык белән искә алды.

Татарстан Рәисе искәртеп узганча, Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан тыл үзәгенә әверелде. Республикада эвакуацияләнгән 70тән артык предприятие урнаштырылды. Авыл хезмәтчәннәре армияне һәм халыкны азык-төлек белән тәэмин итүдә геройларча эшләде. 

Бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар бабаларының эшен лаеклы дәвам итә. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнарына һәм якыннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде, дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов.  

– Чын күңелдән хөрмәтле ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм озын гомер телим. Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч һәм имин көннәр юлдаш булсын. Җиңү бәйрәме белән! – дип тәмамлады ул үз чыгышын һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды. 

Тантаналы кичә сугыш мизгелләрен чагылдырган номерлар һәм артистлар чыгышы белән дәвам итте.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading