16+

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда урман хуҗалыгына аерым игътибар бирелә

Татарстанның 17 проценттан артык мәйданын урманнар били. Урман тармагында 2,3 меңнән артык кеше эшли.

Рөстәм Миңнеханов: Татарстанда урман хуҗалыгына аерым игътибар бирелә

Татарстанның 17 проценттан артык мәйданын урманнар били. Урман тармагында 2,3 меңнән артык кеше эшли.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Евгений Марков һәм Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Советников белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта Татарстан лидерының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Федераль ведомстволар җитәкчеләре Казанга урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча Бөтенроссия киңәшмәсенә килгән. Миңнеханов белән очрашуда алар урман хуҗалыгында хезмәттәшлек һәм уртак проектларны үстерү турында фикер алышты.

Татарстан Рәисе ассызыклаганча, республикада урман хуҗалыгына аерым игътибар бирелә. Татарстанның 17 проценттан артык мәйданын урманнар били. Урман тармагында 2,3 меңнән артык кеше эшли.

«Аларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә бездә ел саен меңнәрчә гектар урман үсентеләре булдырыла, урманнарны янгыннардан һәм законсыз кисүләрдән саклау тәэмин ителә», – диде Миңнеханов.

Чыганак: Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading