16+

Җырчы Аиша: «Әтиемә бернинди үпкәм юк»

Җырчы Аиша күп еллар әтисе белән аралашмаса да, соңгы арада әтисе белән араларны якынайтырга карар кылган.

Җырчы Аиша: «Әтиемә бернинди үпкәм юк»

Җырчы Аиша күп еллар әтисе белән аралашмаса да, соңгы арада әтисе белән араларны якынайтырга карар кылган.

– Аиша, әтиең сезгә кунакка килә икән. Күптән аралашасызмы? 

– Иң башыннан сөйлим әле. Миңа биш яшь булганда, әти белән әни аерылышканнар. Әти салгалаганга, әнинең башка түзәр хәле калмаган. Шулай итеп, әни биш баласын ияртеп, без яшәгән йорттан чыгып киткән. Әни бишебезне дә үзе генә үстерде. Әти матди яктан да ярдәм итмәде. 

аиша. фото с архива

– Әтиегезне, гомумән, күрми үстегезме?

– Өч-дүрт тапкыр гына күргәнбездер. Шулай да әнигә инсульт булгач, әти хастаханәгә килгәләп йөрде, Рәфинәдә дә өч-дүрт көн яшәп алды. Ул вакытта без бераз аралашкан идек. Ә быел әтинең туган ягы Мамадышка Питрау бәйрәменә кайттык. Әти шунда безнең белән аралашырга теләвен әйтте, без каршы килмәдек. Август урталарында ул миңа өч көнгә кунакка килде һәм канатланып кайтып китте. Октябрьдә кабат киләм, диде һәм сүзендә торды.

– Димәк, синең дә аның белән аралашасың килә?

– Яшь барган саен тормыш тәҗрибәсе арта, тормыш кыйммәтләре дә үзгәрә бит. Кеше бүген бар, иртәгә булмаска да мөмкин. Әти белән әнинең дә яшьләре бара. Аларга тагын күпме гомер бирелгәнен бер Аллаһ кына белә. Минемчә, киләчәктә «Ярый әле әти белән очрашудан баш тартмаганмын», — дип әйтер көнем дә килер. Шулай итеп, октябрьдә дүрт көн дәвамында үз әтиемнең нинди кеше булуын тагын да яхшырак аңладым, аның белән яңадан танышкандай булдым.

– Әниең каршы килмиме?

– Мин әни белән киңәшләштем, ул бер дә каршы булмавын әйтте. Исән чакта аралашырга, күрешеп торырга кирәк. Хаталардан беребез дә хали түгел. Әти үзе дә безнең белән бик теләп аралаша, оныкларын ярата. Ул безгә буш кул белән килми. Бер килүендә миңа да, кызыма да, әнигә дә киемнәр алып биргән иде. Минем үземнең дә әтигә бернинди үпкәм юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading