16+

Төшке аштан соң 20 минут йоклап алу файдалы

Невролог Миләүшә Мамадалиева төшке аштан соң эш урынында 20–30 минут ял итеп алуны киңәш итә.

Невролог Миләүшә Мамадалиева төшке аштан соң эш урынында 20–30 минут ял итеп алуны киңәш итә.

Белгеч сүзләренчә, кыска йокы игътибарны, хәтерне һәм реакция тизлеген яхшырта, стрессны киметә. Моның өчен иң кулай вакыт – 13:00–15:00 аралыгы. Әмма 40 минуттан озаграк йокларга киңәш ителми: бу хәлсезлек һәм баш авыртуына китерергә мөмкин. Хроник йокысызлык һәм кайбер авырулары булган кешеләргә мондый ял саклык белән кулланылырга тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading