16+

“Син әле белгеч түгел!”

Студентларның күбесе зур шәһәргә укырга күченеп килгәч, иң беренче итеп эш эзләргә тотына. Әйе, әти-әнидән акча сорау уңайсыз бит.

“Син әле белгеч түгел!”

Студентларның күбесе зур шәһәргә укырга күченеп килгәч, иң беренче итеп эш эзләргә тотына. Әйе, әти-әнидән акча сорау уңайсыз бит.

Шуңа күрә, яхшы тормыш эзләп, студент акча эшләү кәсебенә керешергә мәҗбүр. Ә монда инде аны "сюрпризлар" сагалап тора. Ярый, эш таптың да ди, эшеңне дә ошатасың, укуың белән бәйле ди. Ләкин умарта кортлары кебек гөжелдәп торучы коллективка яшь матур кыз килеп керсә, син бер аяныч хәлне сизә башлыйсың. Ул да булса – көнчелек. Әйе, бу галәмәт бөтен җирдә ахрысы!

Баштарак барысы да сине ярата сыман. Ә аннан инде ал күзлекләр томалап торган тормышның реаль яклары күренә башлый: эшләнгән эштән кыек яклар эзләү, бөтен гөнаһларны синең өскә салу, яшьлегеңнән һәм тиз эшләвеңнән көнләшү. Һәм, иң саллысы: "Син әле белгеч түгел!" дип әйтүләр. Соңгысы бөтенләй үземнең исем кебек ишетелә башлады инде. 

Әйе, беркөнне эшкә ике сәгатькә соңга калып килергә туры килде. Хезмәттәшләрем эшкә иртәнге сигездә килеп утырганда, мин, әйтерсең лә, курорттан кайтып, самолеттан гына иртәнге унга эш урыныма килгәнмен. Курорт дигәнем, университетта укуда булуым. Хезмәттәшләремнең ризасызлыгы йөзләренә чыккан, ә мин исә юри “Сезгә дә хәерле көн!” дип елмаеп әйтеп куйдым.

Соңга калып та әллә ни югалтмаганмын ла, чөнки 10да эш көненең "иртәнге чәй сәгате" генә җиткән икән. “Ворд”ны ачып отчет тутырырганда көн кадагындагы яңалыклар белән дә танышырга өлгердем. Кем кемгә өйләнгән? Кем кемгә хыянәт иткән? Кем яңа фатир, машина алган? Барысын да белеп өлгердем. Менә нәрсә беләләр икән ул “Син әле белгеч түгел” дияргә яраткан "дипломлы" белгечләр! Миңа аларга кадәр ерак әле шул.

Отчетымны тәмамлар вакыт җиткәндә, алар әле табынны җыештырып кына маташалар иде. "30 минуттан барыбер төшке ашыгыз җитә, өстәлегез шул килеш калса да берни булмас иде", – димәкче идем, тыелып кына калдым. Ә миңа нәрсә – уку алдыннан иртәнге аш ашалган, төшке ашны эштән соң да ашап була. Иң мөһиме – бирелгән эшне вакытында тапшыру, үзеңне күрсәтү.

Ярты сәгатем бар әле, сайт өчен материал эзләп табып куйыйм, дип эшкә керештем. Карасам, дипломлылар вакытны юкка уздырмый шул: "Вайлдберриз"га кереп яңа чәйнек эзләргә тотынганнар. Белемлеләрнең башы эшли шул...

Төшке аш узды. Үземә кушылган эшләремне күптән тәмамладым. Сәгатькә карап, Хатико сыман, сәгать телләре 16:30 га җиткәнне көтәм. Минем эшсез утырганымны күреп, тегеләрнең ачулары чыга. Ә миңа нәрсә? Эшем эшләнгән ич!

Төшке аштан соң хезмәттәшләремнең икенче сулышы ачылды гына. Йокымсыраган халыкның ниһаять шап-шып атлап бер кабинеттан икенче кабинетка йөрүләре ишетелә башлады. Әйе, ниһаять, эш көне башланды! Төшке аштан соң башланса да, иң мөһиме – башланган бит!

Әмма монда иң кызык һәм бик үк мантыйкка сыймаган мизгел җитә: компьютерда, "ворд"та, "иксель"дә сай “йөзгән” дипломлы белгечләребез кемгә мөрәҗәгать итә дип уйлыйсыз? Әйе, дөрес, "Син әле белгеч түгел" дип борын чөергән кешегә, ягъни, миңа.

Кызык бит, әйеме?! Яшьләргә, бармак төртеп: “Син белгеч түгел әле” диләр, аннары үзләре шул ук "надан"нардан ярдәм сорыйлар…

Ләйсән Билалова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading