16+

Синең тавыш — Россиянең куәте

Сайлауга бардым ни, бармадым ни?!. — бу чын гражданин сүзе түгел.

Синең тавыш — Россиянең куәте

Сайлауга бардым ни, бармадым ни?!. — бу чын гражданин сүзе түгел.

Быелның 18, 19 һәм 20 сентябрьләрендә Россия Дәүләт Думасына депутатлар, Татарстан Дәүләт Советына Биектау бермандатлы сайлау округы буенча өстәмә депутат сайлау була. Сайлау участоклары 8.00 — 20.00 сәгатьләрдә ачык.

Бердәмлек тау күчерә

Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта Татарстанда сайлауларга әзерлек һәм тавыш бирү көннәрендәге чаралар турында мәгълүмат бирелде.

— Зур һәм гаять тә җаваплы эш алдында торабыз. Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. Ил парламентына барлыгы 450 депутат сайлана, шулай ук 10 сәяси партия катнаша. Биектау бермандатлы округында республика парламентына өстәмә депутат сайлыйбыз, җирле сайлаулар да була. Сайлауларда катнашу — гражданнарның конституцион хокукы ул, бердәм булып һәм илебез киләчәге өчен җаваплылык тоеп, тавыш бирүдә катнашыйк! — диде Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Выборы. Фото: Бадриев

Саннар һәм фактлар

Татарстанда быел 2 миллион 923 мең 997 сайлаучы, шул исәптән Казанда 928 мең сайлаучы исәпләнә. Республика буенча 2 мең 742 сайлау участогы, ә Казанда 465 сайлау участогы оештырылган. Казанда 13 мең егет һәм кыз тәүге мәртәбә тавыш бирәчәк.

Әзерлек апрельдән башланды

— Сайлауларга әзерлеккә апрель аенда ук керештек, комиссияләр оештырылды, укулар үткәрелде, участоклар җиһазландырылды. Комиссияләр әгъзаларының 80 проценты хатын-кызлар, республикадагы сайлау участоклары комиссияләре әгъзалары — белемле, актив кешеләр. Очучысыз очу аппаратлары белән бәйле төстә кискен хәлләр килеп туса, тавыш бирү өчен резерв мәйданчыклар хәстәрләнде. Тавыш бирү өчен ике телдә 5 миллионнан артык бюллетень бастырылды, алар территориаль сайлау округларына җибәрелде. Тавыш бирүнең һәр көнендә бюллетеньнәр сейф-пакетка тутырылып, металл шкафка бикләнелә, сак һәм видеокүзәтү астына алына, — диде Андрей Кондратьев.

Выборы. Фото: Бадриев

Халыкка рәхмәт!

Сайлау участоклары комиссияләре әгъзалары йорттан-йортка, фатирдан-фатирга йөреп, сайлаулар турында хәбәр җиткергән.

— Йортларда яки фатирларда яшәүчеләрнең 87 проценты ишекләрен ачкан. Бу халыкның сайлау комиссияләренә ышанып каравын, җаваплылык хисен күрсәтә, — диде Андрей Кондратьев.

Өйгә чакырт

Физик мөмкинлекләре чикле яки авырып киткән кешеләр өйдә дә тавыш бирә ала. Моның өчен 18, 19 сентябрьләрдә һәм 20 сентябрьдә 14.00 сәгатькә кадәр сайлау участогына шалтыратырга, кеше аша язмача хәбәр җибәрергә кирәк. Андрей Кондратьев тәгаенләп әйткәнчә, «комиссия әгъзалары өйгә кешенең конституцион хокукын гамәлгә ашырырга киләчәк». Тавыш бирү медицина учреждениеләрендә, СИЗОда һәм вокзалларда да оештырыла. 

Халыкара күзәтүчеләр дә була

— Тавыш бирүләрне 14 мең күзәтүче карап торачак. Татарстанның Иҗтимагый палатасы үзе генә дә 2 мең 800 күзәтүче әзерләде. Эш барышын 87 массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре яктыртачак. БДБ илләреннән, шулай ук Екатеринбургтагы Яшьләр фестиваленнән халыкара күзәтүчеләр киләчәк. Килсеннәр, күрсеннәр, районнарга да барсыннар — без ябык түгел, без үзебез үк сайлауларның төгәл һәм дөрес узуы яклы, — диде Андрей Кондратьев.

Казанда 3 көн «бәйрәм»

— Сайлаулар — бәйрәм ул, — дип сүз башлады Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов. — Тавыш бирү башкарылган участокларның 174 участогында азык-төлек күчмә сәүдәсе оештырыла, продукция кибетләрдәгедән 20 процентка арзанрак булачак. 88 участокта гриппка каршы вакцина да кадатырга мөмкин. Бистәләрдә яшәүчеләр өчен сайлау участокларына барырга бушлай 31 автобус куела. Тавыш бирү браслеты 18, 19 һәм 20 сентябрь көннәрендә Казан метросында, автобусларында, трамвайларында һәм троллейбусларында бушлай йөрү хокукы бирә. 

Сайлау көннәрендә мәдәни программа да колачлы. «Казан» гаилә үзәге каршындагы мәйданда 18 сентябрьдә 15.00 сәгатьтән «Беренче курс студентлары көне» бәйрәме башлана. 20 сентябрьдә кичке якта шул ук мәйданда Татарстанның эстрада йолдызлары концерты була, Мәскәүдән дә артистлар катнаша. Мәйданга тавыш бирү браслетын күрсәтеп узасың. 

Тавыш бир, конкурста катнаш

Сайлаулар көннәрендә «Алга, Татарстан!» гаилә фотоконкурсы үткәрелә. Өч автомобиль һәм кәрәзле телефоннар уйнатыла. Азат Абзалов аңлатканча, сайлау участогы каршында тавыш бирү браслетларын кулга тагып яки тотып, гаилә белән фоторәсемгә төшәргә кирәк. Шул фоторәсемне «ВКонтакте» социаль челтәренә #ВсейСемьейНаВыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән урнаштырасың.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading