16+

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен мәҗбүри лицензияләү таләп ителә

Сабурская социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшенең мониторингын алып барырга кушты.

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен мәҗбүри лицензияләү таләп ителә

Сабурская социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшенең мониторингын алып барырга кушты.

Җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская җирле үзидарә органнарына социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләр эшчәнлегенең мониторингын алып барырга кушты.

- Килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрне караганда, иҗтимагый резонанс алган Щербаково бистәсенең шәхси социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә өлкән гражданнарның хокукларын бозуның моңарчы күрелмәгән очрагын күрдек. Узган ел социаль хезмәт күрсәтү буенча алты шәхси учреждение эшчәнлеге белән таныштык. Очрашу нәтиҗәләре, безнең искәрмәләр һәм тәкъдимнәр турында Эксперт советы утырышында, шулай ук ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында фикер алышынды. Шуңа бәйле рәвештә, җирле үзидарә органнарына инвалидларга, өлкән яшьтәге кешеләргә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, наркомания, алкоголизм белән интегүче гражданнар өчен тернәкләндерү үзәкләре эшчәнлегенә мониторинг ясарга, әлеге учреждениеләрдә булган гражданнарның хокукларын бозуны үз вакытында ачыкларга һәм бетерергә тәкъдим итәбез, - диде ул.

Шулай ук әлеге проблема буенча Россия Федерациясе сенаторы А.В. Терентьев адресына социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен мәҗбүри лицензияләү турында федераль законны тизрәк кабул итүдә ярдәм күрсәтелүен сорап мөрәҗәгать итүләрен әйтте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading