16+

Шүрәле генә димә син... Яңа Кырлайда Тукай һәм Урманче серләре

Арча районы Яңа Кырлай авылы Габдулла Тукай исемен мәңгеләштерү өчен юкка гына мемориаль үзәк итеп алынмаган.

Шүрәле генә димә син... Яңа Кырлайда Тукай һәм Урманче серләре

Арча районы Яңа Кырлай авылы Габдулла Тукай исемен мәңгеләштерү өчен юкка гына мемориаль үзәк итеп алынмаган.

Сөекле шагыйребез монда 6 яшеннән алып 9 яшенә кадәр шушы авылда тәрбияләнә. Үзенең “Шүрәле” поэмасын да ул нәкъ менә Яңа Кырлай авылының гүзәл табигатенә, аның тырыш халкына багышлый. Белгәнебезчә, Г.Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы да биредә, Бакый ага Урманче проекты нигезендә 1979 елда эшләнә. 

Шүрәле – иҗатны, чорларны тоташтыра
Ә ни өчен нәкъ менә Бакый ага Тукай исемен мәңгеләштерү эшенә тотынган соң? Беренчедән, Г.Тукайны исән чагында үк күреп калган замандашы. Дөрес, ул чагында Тукай янына барып, сүз катырга аңа кыюлык җитенкерәми. Авылдан “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә китерелгән яшүсмер, шигырьләр сызгалап караса да, кая инде язганнарын, үзеннән 11 яшькә олырак Тукайга күрсәтү! Ә менә бөек шагыйрь вафат булган төндә, Тукайның баш очында төне буе Коръән укып чыгалар.

“Тукай үлгәч, аны Клячкин шифаханәсе палатасыннан салкын бүлмәгә чыгарып куйдылар. Безнең сыйныфны – “Мөхәммәдия” шәкертләрен Тукай үлгән төнне Коръән чыгарга чакырдылар. Без иртә белән Тукайны алып чыкканчы шунда булдык. Тукайның йөзе япма белән генә ябылган килеш иде. Без аны рәхәтләнеп карадык”, – дип сөйли Бакый исән чагында биргән интервьюларының берсендә.

Икенчедән, Тукайны күреп калган кеше буларак, аның гипстан эшләнгән битлеге, Казахстан далаларын урап, 1958 елларда Казанга кайтартылгач та, Садри Ахун белән икесе экспертлар составында нәкъ менә аныкы икәнлеген тәгаенлиләр. Өченчедән, татар иленнән сөрелгән Бакый ага, озак эзәрлекләнүләрдән соң, ягъни 1927 елның маенда бер төркем татар зыялыларының Иосиф Сталинга татар язуының латин графикасына күчерүгә каршы 82 татар зыялылары тарафыннан әзерләнеп җибәрелгән хатка үз имзасын кую сәбәпле, шактый еллар лагерьларда интеккәч, 1958 елда Казанына кайтырга рөхсәт алуга күңелендәге бер уйга нык тотына – беренче эше итеп Тукай исемен рәсмиләштерәчәк!

Уен чынга ашыру ниятендә башлап йөри дә. Ике катлы мәһабәт музей бинасы – Бакый аганың күңелендә бөреләнгән хыял җимеше булып җир өслегендә калка. 

79 яше тулып килгән Бакый ага Урманче мари урманнарына үзе дә ияреп бара. Өлгергән агачларны үзе сайлап, кайсысын кисәргә кирәклеген дә бармак төртеп күрсәтеп йөрде дип сөйли урманчылар. Кәкре башлы таягына таянып та тормастан, урман буйлап җитез хәрәкәтләнүе, урманчыларның артыннан чак җитешүләре әле дә телдән-телгә күчеп бүгенгәчә яши бирә. Урманда йөргән чагында гаҗәеп серле тоелган өч агачка юлыга ул.

Озаклап карап тора да, коеп куйган Шүрәле түгелме соң болар дип, аларын да кисәргә куша. Музей ишегалдына искитмәле сыннар – атлап баручы Шүрәлеләр аллеясы ясап куя ул. Ә бит бу иҗат җимешенә дә 1923 елларда ук хыяллары канат куйган була – Бакый иң беренчеләрдән булып аерым әсәр булып басылып чыккан  “Шүрәле” китабы өчен иллюстрацияләр ясый. Авторы ул икәнлеге дә язылмый, әмма барыбер әйтеп бетергесез рәхәтлек татый, еллар үткәч кимчелекләрен күрсә дә, алар аңа бик примитив тоелсалар да, иң мөһиме, ул күргән, ул тудырган Шүрәлеләр бит ул! (Шүрәле сыннары фотосы куела)  

Тукай һәйкәле
Габдулла Тукай музееның яңа бинасы белән беррәттән каршында Бакый Идрис улы Урманче кулы белән ясалган тагын бер сәнгать һәйкәле калкып чыга.

Бакый ага башта Казандагы остаханәсендә йомшак балчыктан ике ярым метр биеклектә аның сынын ясый. 1976 ел бу. Нәкъ шул елда музейны төзү эшенә дә керешәләр. Аннан балчык сынны Чаллыга озата. КамАЗдагы яшь белгечләр исә Тукай образын цехта бетоннан коялар. Унике елдан соң ул кабат яңартыла, ягъни 1988 елда, көмешсыман силуминнан эшләп куялар. 

2006 елда һәйкәл янә үзгәрешләр кичерә. Шул ук форматта, шул күчермәдә инде бронзадан эшлиләр. Казанда әле ул чорда бронза яки чуеннан зур сәнгать әсәрләрен коеп караганнары да юк, тәҗрибә булмау сиздерә – бик авырлык белән эшлиләр, шул исәптән кыйммәткә төшүе дә сер түгел. 

Ә искеләре кая киткән соң? Аларының берсе Түбән Кама шәһәренә ә икенчесе Зстерханга  сатыла. (Тукай һәйкәле фотосы куела) 
Шүрәле генә димә син…



Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading