Татарстанда хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү системасы елдан-ел нәтиҗәлерәк эшли. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.
Очрашуда полиция вәкилләре һәм «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отряды координаторлары хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү, балигъ булмаганнарны табу үзенчәлекләре һәм волонтерлар белән хезмәттәшлек турында сөйләде.
Матбугат конференциясендә журналистларның сорауларына Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең эчке эшләр органнары эшчәнлеген координацияләү бүлеге башлыгы Рамил Гарипов, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы Евгения Боброва һәм «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отрядының Татарстандагы координаторы Артем Латышев җавап бирде.
Хәбәрсез югалучылар саны ике тапкырга диярлек кимегән
Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, соңгы елларда Татарстанда хәбәрсез югалган кешеләр турында гаризалар саны тотрыклы рәвештә кими.
– Әгәр 2020 елда мондый 4088 мөрәҗәгать теркәлсә, 2021 елда – 3694, 2022 елда – 2896, 2023 елда – 2623, 2024 елда – 1314 булган. 2025 елда бу сан 751гә кадәр төшкән. Быелның беренче яртыеллыгында исә нибары 282 гариза кабул ителгән. Бу – узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда ике тапкырга диярлек азрак, – ди Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең эчке эшләр органнары эшчәнлеген координацияләү бүлеге башлыгы Рамил Гарипов.
2026 елның алты ае нәтиҗәләре буенча эзләүдә булган 138 кешенең 116сы табылган. Шул ук вакытта узган еллардан калган очракларны да исәпкә алып, бүген эзләүдә 520 хәбәрсез югалган кеше кала. Аларның 201 очрагы буенча җинаять эше кузгатылган.
Рамил Гарипов ассызыклаганча, хәбәрсез югалган кешеләрне эзләү республика полициясе эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып кала һәм министрлык җитәкчелеге тарафыннан шәхси контрольдә тотыла.
Ни өчен кешеләр югала?
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәләр эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы Евгения Боброва әйтүенчә, һәр югалу очрагында җинаять эзе булмый. Кешеләрнең югалуына еш кына көнкүреш һәм социаль факторлар сәбәпче була.
Иң киң таралган сәбәпләр арасында спиртлы эчемлекләр куллану, психик авырулар, өлкән яшьтә хәтер начараю, гаиләдәге конфликтлар, башка төбәкләргә эшкә китеп элемтәне өзү очраклары бар. Кайбер кешеләр бәхетсезлек нәтиҗәсендә югала: урманда адаша, суга бата, кышын салкында һәлак була.
Моннан тыш, полициягә дистәләрчә ел элемтәгә чыкмаган туганнарын эзләүне сорап та мөрәҗәгать итәләр. Әмма тикшерү вакытында кешенең исән-сау яшәве, исем-фамилиясен алыштыруы яки башка төбәктә гомер итүе ачыкланса, мондый очрак хәбәрсез югалу дип саналмый.
Кайчан җинаять эше кузгатыла?
Әгәр кешенең югалуы шикле шартларда булган дип фаразларга нигез бар икән, материаллар Россия Тикшерү комитетына җибәрелә.
Мондый билгеләргә өйдә документларның һәм шәхси әйберләрнең калуы, югалыр алдыннан конфликтлар булуы, янаулар алу, зур күләмдә акча яки кыйммәтле әйберләр белән чыгып китү, хезмәт хакы яки пенсияне озак вакыт алмау, шулай ук йортта кинәт ремонт башлану кебек факторлар керә.
Балигъ булмаган баланың хәбәрсез югалуы исә һәрчак аерым контрольгә алына. Евгения Боброва искәрткәнчә, кеше югалганнан соң 24 сәгать көтәргә кирәк дигән кагыйдә юк. Гаризаны теләсә кайсы вакытта, тәүлекнең теләсә кайсы сәгатендә һәм теләсә кайсы полиция бүлегендә бирергә мөмкин.
Балалар ни өчен өйдән китә?
– Быелның алты аенда Татарстан полициясенә 57 баланы эзләү турында гариза килгән. Аларның 34е – кызлар, 23е – малайлар. 42 бала өйдән чыгып киткән, ә 15е дәүләт учреждениеләреннән – приютлардан, балалар йортларыннан, хастаханәләрдән һәм белем бирү оешмаларыннан югалган, – Евгения Боброва. – Сигез бала берничә тапкыр эзләүгә игълан ителгән. Полиция мәгълүматларына караганда, күпчелек очракта балалар бер-ике тәүлек эчендә табыла яки үзләре өйләренә әйләнеп кайта.
Евгения Боброва фикеренчә, яшүсмерләрнең өйдән китүенең төп сәбәпләре – ата-аналар белән аңлашылмаучанлык, гаиләдәге конфликтлар, начар уку, теләгән әйберне сатып алмау, мөстәкыйль булырга омтылу һәм үз-үзләрен расларга тырышу.
Ә дәүләт учреждениеләрендә тәрбияләнүче балалар еш кына дуслары яки туганнары янына китә. Бу һәрвакыт учреждениедәге шартлар белән бәйле түгел, ә психологик һәм социаль үзенчәлекләрдән чыгып аңлатыла.
Шушы сәбәпле полиция, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләр, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм социаль яклау учреждениеләре белән берлектә профилактика эшен даими алып бара.
«ЛизаАлерт» һәм башка волонтерлар ничек ярдәм итә?
Хәзерге вакытта Татарстанда полиция белән даими хезмәттәшлек итүче алты волонтерлык эзләү оешмасы эшли. Алар арасында иң билгелесе – «ЛизаАлерт». Моннан тыш, «Василиса», «След», «Надежда», «Эзләү үзәге» һәм югалган балаларга ярдәм күрсәтүче башка ирекле оешмалар да эзләү эшләрендә катнаша.
Евгения Боброва хәбәр иткәнчә, һәр территориаль полиция бүлегендә волонтерлар белән хезмәттәшлек өчен җаваплы хезмәткәрләр билгеләнгән. Югалу турында гариза керү белән, туганнарга теләгән очракта волонтерларны җәлеп итү мөмкинлеге дә аңлатыла.
Эзләүгә кушылган иреклеләр башта махсус инструктаж үтә, эзләү районы, ориентировкалар, фотосурәтләр һәм кирәкле мәгълүмат белән тәэмин ителә. Аларның бөтен гамәлләре полиция белән килештереп алып барыла.
Шулай ук волонтерлар социаль челтәрләрдә мәгълүмат тарата, югалган кешенең элемтәләрен өйрәнә, кирәкле мәгълүмат җыюда ярдәм итә.
Иң мөһиме – вакытны сузмаска
– Якын кешегез белән элемтә өзелгән очракта вакытны әрәм итәргә ярамый. «Бәлки үзе кайтыр» дип көтү эзләү мөмкинлеген киметергә мөмкин. Гаризаны теләсә кайсы полиция бүлегендә кабул итәргә тиешләр. Моның өчен кеше кайчан югалуына яки кайсы шәһәрдә яшәвенә карап чикләүләр юк. Гариза кабул ителгәннән соң ук эзләү чаралары башлана, – ди «ЛизаАлерт» эзләү-коткару отрядының Татарстандагы координаторы Артем Латышев.
Статистика күрсәткәнчә, полиция, Тикшерү комитеты һәм волонтерларның уртак эше нәтиҗәсендә хәбәрсез югалган кешеләрнең күпчелеге кыска вакыт эчендә табыла. Әмма белгечләр һәр очракның үзенчәлекле булуын искәртә: кеше никадәр иртәрәк эзләүгә игълан ителә, аны исән-сау табу мөмкинлеге дә шулкадәр югарырак.

төп фото нейрочелтәр ярдәмендә әзерләнде
Комментарийлар