Халык ияләнгән мессенджерларында шалтыратуларының тыелуын ничек кичергән.
Россиялеләр Телеграм һәм Ватсап* аша видео һәм аудиошалтыратулар мөмкинлеге чикләнгәннән соң кәрәзле челтәр аша ешрак аралаша башлаган. Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, мондый шалтыратулар хәзер элеккегә караганда 20-30 процентка күбрәк тәшкил итә. Бу челтәрләргә йөкләнеш артуга һәм өзеклекләргә китергән.
Мессенджерлар аша шалтыратуларның уңайлылыгына күпләр инде ияләшеп беткән иде. Моннан 10-15 ел элек мессенджерда аудиоаралашулар шәһәрара роуминг булганда яки чит илгә шалтыратканда гына кулланылса, соңгы берничә елда һәр икенче кеше шушы ысулга күчте. Бигрәк тә телефоннан озаклап сөйләшергә яратучылар мондый мөмкинлекне үз итте. Күпләр бит хәзер аена бер тапкыр хезмәтләр җыелмасы өчен абонент түләве түләп куя да, шуннан башкасына чыгымланмый. Әмма интернет-трафик, шалтыратулар өчен минутлар, смс-хәбәрләр саны кеше сайлаган тарифка карап, чикләнгән күләмдә бирелә. Көн дә диярлек яртышар сәгать хәл-әхвәл белешеп, хәбәрләр уртаклашырга яратучы «тел бистәләре»нә 300-500 минут җитәме соң? Менә шушы очракта Ватсап* йә Телеграм бик тә ярап куя иде. Бетте бу рәхәтлек хәзер. Кешеләр теләр-теләмәс кенә гади шалтыратуларга күчәргә, аралашуларын чикләргә мәҗбүр булды. «Минутлар» беткәннән соң, сөйләшкән өчен акчаңны үз кесәңнән өстәмә чыгарып саласы бит.
Мессенджерлар видеоэлемтә урнаштыру ягыннан да уңайлы иде. Кайберәүләр көн дә озаклап ватсап аша сөйләшергә гадәтләнмәсә дә, алар өчен мессенджерлар атнасына бер яки берничә тапкыр ерактаны туганнары яки дуслары белән күзгә-күз «күрешү» мөмкинлегенә әверелде. Монысыннан да мәхрүм калдык хәзер.
Росстат мәгълүматлары буенча, моңа кадәр Россиядә кәрәзле элемтәнең уртача бәясе озак кына вакыт бер дәрәҗәдә диярлек – 680 сум тирәсендә торган. Ә мессенджерлар аша шалтыратып булмау сәбәпле, ел ахырына абонентларның элемтәгә чыгымнары уртача 7 процентка кадәр артырга мөмкин. Сүзгә бай кешеләрнеке күбрәккә дә артуы ихтимал, билгеле. Азсүзлеләрнеке шул ук дәрәҗәдә калыр, бәлки. Арткан керемнәрен операторлар элемтә үсешенә юнәлтергә, шул исәптән шәһәрләрдән еракта урнашкан салаларны элемтәле итүгә юнәлдерергә тиеш, дип саный белгечләр. Чөнки шушы үзгәрешләрдән соң булган челтәрләр арткан йөкләнешне күтәрер хәлдә булмавы ачыкланган.
Халык үз итеп өлгергән мессенджерларында видео, аудио шалтыратуларының тыелуын ничек кичергән? Аларга алмашка аралашуның башка җаен тапканмы? Шул хакта сораштык.
Халидә Гафурова, 70 яшь, Әлки районы, Югары Әлки авылы

- Авыл җирендә хәзер тирә-күрше белән дә телефон аша гына аралашулар гадәткә кереп китте. Кызым һәм оныкларым белән көн дә, башка туганнарым белән шулай ук даими элемтәдә торабыз. Гадәттә, бер сөйли башласаң, сүз бетми. Элек җайлы иде, барысында да Ватсап* бар – теләсәң язып җибәр, теләсәң аудио-видео аша шалтыратып сөйләш. Хәзер алай иркенләп аралашып та булмый бит, телефондагы минутлар хәзер бетә дә китә. Узган кайтканда кызым телефонга Макс кушымтасын урнаштырып бирде, үзенә һәм оныкларга да куйган. Алар белән аудиодан да, видеодан да сөйләшеп карадык. Болай яхшы кебек. Әмма өлкән кешегә яңага җайлашуы кыенрак шул. Бармаклар һаман гадәтләнгән Ватсапка* баса. Макс аннары бик сирәк кешедә генә бар бит, шуңа әле җаена төшенеп бетмәдем.
Рәшид Кашапов, 35 яшь, Казан

- Элек мин хатыным белән Ватсап* аша еш кына аудио һәм видео шалтыратулар ярдәмендә аралаша идем. Ә Телеграммны эш мәсьәләләрендә кулландым, шул исәптән ниндидер мәсьәләләрне тиз хәл итәргә кирәк булганда, мессенджер аша шалтырулар ясарга да туры килә иде. Хәзер инде бу бик уңайлы түгел. Икенче яктан караганда, төрле сервисларга чикләүләр кертелү бөтен дөнья буенча бара, бу медиа-киңлек һәм элемтә фрагментлашуы, дигән сүз. Кайбер илләр бу юнәлештә бездән алда баралар, кайберләре артта калалар, әмма гомумән алганда, бу хәрәкәт итү. Минем уйлавымча, бу – объектив процесс, һәм без аңа җайлашырга тиеш. Хәзергә мин ниндидер актив гамәлләр кылмыйм. Вакыт буенча артка кайттым дисәм дә була, гади шалтыратуларга күчтем. Әлегә көтәм: бәлки Maкс сервисын яхшыртырлар һәм ул уңайлы булыр, яисә яңа мессенджер барлыкка килер. Эштә исә без Гугл мит дигән кушымтадан файдалана башладык, аннан аудио, видеошалтыратулар ясарга да була.
Юрис Шәкүров, 64 яшь, Мамадыш

- Мессенджерларны шалтыратулар өчен бик кулланган юк, күбрәк язышып аралашам. Шуңа күрә нәрсәдер тыелганын белми дә калдым, моның бернинди йогынтысын сизмәдем. Язышып, видеолар җибәреп була икән, миңа шунысы җитә. Мин бит сүзгә караганда, эшне өстен куям. Махсус хәрби зонага үз кулларым белән мунчалар ясап җибәрәм – 45нчесен тәмамлап киләм менә.
Ирина Бравкова, 34 яшь, Казан

- Ватсапптагы* видеоэлемтәне мин ешрак туганнарым белән аралашу, сирәгрәк эш буенча шалтыратулар өчен кулландым. Хезмәттәшләрем белән хәзер телекүпергә күчтек, туганнар белән әлегә гади шалтыратулардан гына файдаланабыз. Макс дигән кушымта барлыкка килгәнен беләм, әмма аннан кулланмыйм. Аның хакта төрле сүзләр йөри: дөресме-юкмы белмим. Әмма халыкка һәрвакыт уңайлылык зонасыннан чыгу һәм гадәткә кергәнне үзгәртү авыр.
Сәрбиназ Фәттахова, 27 яшь, Чаллы

- Тыюларга кадәр аудио һәм видео аша күбесенчә Ватсап*, сирәк очракта, Телеграм ярдәмендә шалтырата идем (гомумән алганда, мин язып аралашуны якынрак күрәм). Алардан колак каккач, гади шалтыратулардан файдаланып тордык. Әмма, ирем әйтмешли, кеше – иң яраклашучан җан иясе, шуңа алмаш та тиз табылды. Хәзер әти-әни белән ВКонтакте видеошалтыратулары аша сөйләшәбез. Әти үзе социаль челтәрләрдә теркәлмәгән, шуңа аңа, аерым аралашу өчен, Maкс яки ВКонтакте кушымтасын урнаштырырга булыр, мөгаен. Әни мәктәптә эшли, шуңа ул август аеннан ук Maкс мессенджерын йөкләп куйды. Сөйләшүләр хәзер дә сирәк кенә – гади шалтыратулар, ешрак Интернет ярдәмендә баргач, һәм күп очракта язышып аралашкач, чыгымнар да сизелерлек үзгәрмәде.
Эльнара Сәйфиева, 18 яшь, Казан

– Ватсап*та сөйләшүләр тыелу, Телеграммда да бу мөмкинлекләр чикләнүнең тәэсире күпләр өчен шактый сизелерлек булды. Мин, әйтик, бу вакытта өйдән меңнәрчә километр ераклыкта идем. Шуңа кемгә дә булса шалтырату бик проблемалы булды. Кәрәзле телефонга гади шалтыратуларның минем өчен шактый чыгымлы булуын шунда ук тойдым. Бары тик «Вконтакте» мессенджеры гына коткарды, ул, безнең өчен гадәти булмаган интерфейска ия булса да, яхшы гына эшли булып чыкты. Яңа Макс кушымтасына килгәндә, аралашу өчен тагын бер альтернатив платформада аккаунт булдыруның мәгънәсен әлегә күрмим. Бигрәк тә аның «яшь» һәм әле ахыргача сыналмаган булуы шикләндерә. Хәзер күпләр төрле социаль челтәрләрдә текстлы язышуны өстен күрә. Чөнки алар күп вакыт алмый һәм, шул ук телефон сөйләшүләреннән аермалы буларак, аларга «махсус момент» бүлеп бирергә кирәкми. Гомумән алганда, шалтыратулар функциясе минем тарафтан ашыгыч элемтә өчен генә кулланыла. Үз тирәлегемне мессенджерлардан оператив файдалануга өйрәтәм.
Комментарийлар