16+

Төзелеш отрядларында чит ил студентлары да катнашачак

17 февраля 2025, 11:22
368
0
1
Уку өчен 3 минут

Укыйлар, җәйләрдә җиң сызганып, эшләп тә алалар.

Төзелеш отрядларында чит ил студентлары да катнашачак

Укыйлар, җәйләрдә җиң сызганып, эшләп тә алалар.

Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә, 17 февраль – Бөтенроссия студентларның төзелеш отрядлары көне буларак билгеләп үтелә.
Татарстанның яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков студентларның төзелеш отрядлары илебезнең икътисады үсешенә лаеклы өлеш кертүләрен искәртте “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә. 

– Яшьләр БАМ тимер юлы, “КамАЗ” автомобиль заводы, Ямал газ үткәргече төзелешләрендә эшләгән. Егетләр белән кызлар Казанда – Универсиада, ә Сочида Олимпия спорт корылмаларын сафка бастыруда активлык күрсәтте. Җәйге каникул вакытында төрле эшләргә үсмерләр дә җәлеп ителә, – диде Ринат Садыйков.

“Кар десанты” отряды составында студентлар республика авылларына барып, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә хуҗалык эшләрендә дә булышып кайталар. Ринат Садыйков мондый хәйрия чараларын оештырудагы ярдәмнәре өчен муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләренә рәхмәт әйтте.

Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисенең беренче урынбасары Артур Николаев сөйләгәнчә, хәзер республиканың 70 эре предприятиесе студентларның төзелеш отрядларын төрле эшләргә җәлеп итә. “Татарстанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” учреждениесе директоры Тимур Муллин әйткәнчә, республикада яшьләр арасында эш урынсызлар күрсәткече түбән.  Студентларга мәшгульлек үзәкләре аша эшче һөнәрләргә курслар узу мөмкинлеге дә бар.
Узган ел республикада 13 228 студент төзелеш отрядларында эшләгән. Аларга 889 миллион сум хезмәт хакы түләнелгән. 

– Студентлар төзелеш отрядларының үзләренең КВН командасы, хоры һәм театры гамәлдә. Татарстанда белем алучы БРИКС илләре яшьләрен дә төзелеш отрядларында катнаштыру шартлары әзерләнә, – диде “Студентлар төзелеш отрядлары республика үзәге” учреждениесе директоры Василий Ислаев.
Бөтенроссия “КАМАЗ” хезмәт проекты комиссары Софья Морозова әйткәнчә, узган ел 510 студент автозаводта эшләп алган.

– Шактый яшьләр укуларын тәмамлагач, “КАМАЗ” җәмгыятенә даими эшкә урнаша. “Кар десанты” отрядлары составында хәйрия чараларында да теләп катнашабыз, – диде Софья Морозова.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading