Россиядә гражданнарның күпчелегенә бер генә пенсия билгеләнә.
Әмма законда кайбер категория кешеләр өчен ике төрле пенсияне бер үк вакытта алу мөмкинлеге каралган. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Дарья Лантратова хәбәр иткән.
Ике пенсия алу хокукына түбәндәге категорияләр ия:
-
Хәрби пенсионерлар. Кимендә 15 ел гражданлык стажы һәм 30 пенсия коэффициенты булган очракта, алар ведомство пенсиясе белән бергә иминият пенсиясе дә ала ала. Хәрби хезмәт еллары гражданлык стажына кабат исәпләнми.
-
Хәрби җәрәхәтләр аркасында инвалидлык алганнар. Бу хокук махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм иреклеләргә дә кагыла. Алар инвалидлык буенча пенсияне картлык буенча иминият пенсиясе белән бергә ала ала.
-
Бөек Ватан сугышы инвалидлары, шулай ук блокададагы Ленинград, Севастополь һәм Сталинградта яшәгән кайбер гражданнар.
-
Һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең якыннары. Аларның хезмәткә яраксыз әти-әниләре, балалары һәм яңа никахка кермәгән тол хатыннары туендыручысын югалту буенча пенсияне картлык яки инвалидлык пенсиясе белән бергә алырга мөмкин.
-
Космонавтлар һәм очучы-сынаучылар. Законда каралган шартларны үтәгән очракта, аларга да ике төрле пенсия түләнә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: ике пенсия алу хокукы автомат рәвештә бирелми. Аның өчен законда күрсәтелгән шартларга туры килү һәм тиешле документларны рәсмиләштерү кирәк.
.jpg)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар