Үз гомерендә 7-8 хатынга әни дип эндәшкән шагыйрь тагын кайсы миләттә бар?
Габдулланы ыгы-зыгылы Казан каршы ала. Биредә аңа үзгә дөнья күзен ача.
Рәхәт тормыш мизгел кебек.
Казанның Яңа бистәсендә яшәүче Мөхәммәдвәли абзый – һөнәрче, аяк киемнәре тегеп сату белән көн күргән булырга тиеш. Габдулла Тукай аның сабыйлыгы белән үзе төгәл хәтерләми, «Исемдә калганнар» әсәрендә «...талчукта сату итә идеме, әллә тирече идеме шунда – анысын яхшы белмим», ди. Мөхәммәдгали абзыйның хатыны Газизә ханым да тегү теккән, төгәлрәге сәүдәгәрләр, бай хатыннарының заказы буенча калфаклар, түбәтәйләр чиккән. Бу һөнәрчеләрнең гаиләсендә Габдулла, әлбәттә, бик бәхетле, рәхәт яши. Аларның үз балалары булмый, шуңа да Габулланы алар Аллаһыдан сорап алган, бердән-бер балалары күреп, бик яратып үстерәләр.
Янәдән әти-әни назын татыган баланың өсте бөтен, тамагы тук елларның рәхәтенә каланың ямьле күренешләре дә өстәлә. Моңарчы гел хәерчелектән күзен алмаган Габдулла Казан шәһәрендәге тормышның матурлыгына шакката. Газизә әнисе аны гел үзе белән ияртеп йөри башлый. Берсендә бай хатыннарына чиккән калфакларны илтергә дә икәү баралар. Истәлекләрендә язганча, байлар йортына килеп кергәч, исе китә аның – ишегалдында тәвә кошлары йөри, өйләрендә түшәмнән алып идәнгә кадәр зур көзгеләр урнаштырылган, чиркәү кыңгыраулары шикелле суга торган зур сәгатьләр... Байлар җәннәттә яшиләр икән, җәннәт дигәннәре менә шушы икән, дип уйлый ул.
Газизә әнисе Ташаяк ярминкәсендәә дә сәүдә итә әле. Габдулланы анда да тагып бара. Шат балаларның карусельләрдә әйләнүләрен, тау-тау булып өелешеп торган уенчыкларны күреп ул да кызыга, ләкин әнисеннән сорарга курка, никтер кыюлыгы җитми. Әнисе үзе дә инде баламны куандырыйм әле дип уйлый белми. Һөнәрче дигәч тә, аларның да бер тиенне ике итәрдәй булып яшәгән көннәре булмаган түгел, булгандыр. Габдулла инде егет булып, Казанга әйләнеп кайткач, күңеленә бер әрнү булып кереп калган балачак хыялын чынга ашыра – «Мин бүген көне буе туйганчы карусельдә әйләндем, үчне алдым, балачак хыялымны чынга ашырдым», – дип сөйли дусларына.
Ләкин ике елдан соң Мөхәммәдвәли абзый белән Газизә ханым икесе дә бер вакытта авырып китәләр. Шул кадәр каты авырыйбыз, без мөгаен үләрбез, ә без үлгәч, бу бала кая барыр соң, әйдә үзенекеләр янында булсын әле, дип аны кабатттан Өчилегә – бабасы Зиннәтулла йортына озатырга ният итәләр. Шул ук Гыйлфан атлы ямщикны эзләп табалар да, утыртып җибәрәләр. Баладан арынуларының сәбәбе бер авырулары гына да түгел әлбәттә, чыганаклар тагын бер нәрсәгә ишарәли. Алар мәрхүм Мөхәммәдгарифның авылда эчкече энесе барлыгын ишетәләр. Без үстерербез дә, үсеп җиткәч, баланы шул агасы килеп алса, без нәрсә белән калырбыз, дигән уй да куркыта. Мондый нәтиҗәгә килеп ялгышуларымы, әллә ашыгуларыдырмы, язмыш дигәне үзенчә хәл итә, Габдулла ярлы Өчиле туфрагына кайтып баса.
Икенче күрешүләре
Бу гаиләгә сабый янә әйләнеп кайта әле. Дөрес, бер генә тәүлеккә. 1894 елның көзендә Габдулланы Уральск шәһәренә алып китәр алдыннан ямщик Бәдри Хисаметдинов аны Казанга алып килә. Язмыш эше дими ни дисең, сәүдә мәйданына туктаган атлы арбасындагы малайның Габдулла икәнлеген танып, үз күзләренә үзе ышанмыйча Мөхәммәдвәли абзый кулларын җәеп аңа таба килә. «Бу бала исәнмени әле?!» – ди. Сез дә сау гынамы, ди аңа Габдулла. Үз өйләренә кунак итәргә алып кайтып китә сабыйны Мөхәммәдвәли абзый. Газизә әнисе дә баланы күргәч бик сөенә, кунак итәләр, икенче көнне 8 яшьлек баланы әнисе ләгәнгә бастырып юындыра, җылы чалбар киертә, яңа түбәтәй бүләк итә, әле яңа тәсбих тә бүләк итәсе килә аңа.
Ләкин Габдулла алмый, мин бит Уральск шәһәренә байлар йортына барам, анда миңа бернәрсә дә кирәк булмаячак, ди. Шушы күрешүләрен Мөхәммәдвәли абзый белән Газизә апа бәлки Габдулла белән бәхилләшүләредер дип тә юраганнардыр. Ә күрешәләр әле, күрешәләр!
Соңгысы... Бәхилләшүдер мөгаен
Тукай Казанга 1907 елның октябрендә әйләнеп кайта. Кичектергесез мөһим эшләре белән беррәттән, үзен тәрбия кылган Казандагы гаиләсен дә эзләргә керешә ул. Һәм таба да! 1980 елның 3 гыйнвары көнне әнисе янына бара. Ул үзе бу хакта Уральск шәһәрендә яшәүче әтисе ягыннан бертуган апасы – Газизәгә язган хатында бәян итә. Шул хатның бер өлешен үз кулы белән язганча тәкъдим итү урынды булыр.
«Сөекле гаммәм Газизә апай!
Каз вә кортлы майларыгызны алгач, Сезгә бер хат язган идем, алгансыздыр. Шул вакыттан бирле Сездән бер дә хат-хәбәр алганым юк. Әллә адресымны белмисезме? Белмәсәгез, менә язам:
В гор. Казань, книгоиздательство «Китаб»,
Абдулла Тукаеву
Вәссәлам. Мин Казаннан, әүвәл язганча, бик разый. Тагын әйтәм, дус-иш күп. Күңелле, укыган кызлар берлә дә танышырга туры килде. Гәзитәләр күп. Китаплар һәр көн яңадан-яңа чыгып тора. Укыймыз, үземез дә язамыз. Әле бу арада тагы бер зур гына шигырь китабы яздым. Монысы, һәртөрле матур буяулы сурәтләр илә зиннәтләнеп, балаларга бүләк өчен язылды. Тиздән басылып чыгачак. Чыккач та, Сезгә җибәрермен. Моннан элек басылган ике төрле китабымның бер төрлесен Сезгә җибәргән идем. Бер төрлесен тагы бу хат белән җибәрәм.
Миннән 10 тәңкә акча сорагансыз икән. Аны мин Сезгә яки бүләк итеп, яки акчалата җибәрсәм кирәк.
Казанга килгәч, ике китап язып, 50 шәр тәңкәдән 100 тәңкә акча алган идем. Ләкин расхуд күп. Укырга кирәк, һәртөрле китаплар алырга, номерга, керләргә, ашарга, киемгә — һәммәсенә акча кирәк.
Бәлки, Сез Казаннан тапкан әнкәем хакында сорашырсыз. Яңа бистәдә җимерек кенә, җир астындагы бер өйдә бер карчык бар икән. Көннәрдә бер көн мин ничектер шул өйгә чакырылдым. Анда мине әнкәем көтеп торачак иде. Вакыт төн иде. Мин, әллә нинди баскычлардан төшеп, караңгыда шул өйгә барып кердем. Кергәч тә, түрдә яше 40лардан узмаган диярлек, кара кашлы, кара күзле, тулы гәүдәле бер хатын күренде.
Моның әни икәнлеген танып: «Исәнме, әни», — дип күрештем. Ул кулын бирде дә: «Син дә сәламәтмени соң әле?» — дип егълап җибәрде. Минем дә күңелем йомшарды да ничек тә үземне тота алдым. Соңыннан сорашып белдем ки, бу карчык минем әнинең анасы икән. Әнинең мин барындагы ире үлгәч, әни Баһави ишәк* мөритләреннән берсенә барган икән. Ул мөрит, мине намәхрәм дип былчылдап, мине әни берлә күрештермәскә карар биргән икән.
Шул сәбәпле әни, төнлә берлә генә, үзенең мөритеннән яшеренеп, аналарына килеп, мине чакырткан икән. Әбинең, мин барганда, самавыры кайнаган иде. Без әни белән кара-каршы утырып чәй эчә идек. Шул заманда әни мине: «Угылым, саклан, тәүфикъле бул, Казан бик бозык, сиңа мин әйтмичә кем әйтер», — дип үгетли иде. Мин дә: «Ярар, ярар», — дип баш ия идем. Әби бер яктан, калтыравыклы тавыш белән: «Кызым, җитәр инде. Зинһар, тизрәк кайт. Кияү бик тар холыклы кеше, монда килеп, әллә ниләр куптарыр», — дип, минем илә сөйләшеп торган әнине ашыктыра иде.
Әни һаман, аның сүзенә илтифат итмичә, миңа: «Әмма әүвәлге әтиең исән булса иде!» — дип, бу иреннән риза түгеллеген сөйли иде. Мин дә шундый уңмаган мөриткә эчемнән дошманлык саклый идем. Ахыры әни китәргә җыенды. Миңа: «Мин хәзер кайтып чәй әзерлим, син барырсың», — диде. Мин: «Соң синең белән бергә утырырбызмы?» — дидем. Ул: «Юк, ирем белән бергә утырырсыз, мин күренмәм», — дигәч, мин, ул мөритне күрәсем килмәгәнлектән, бармыйм, дидем. Бу эш Корбан бәйрәменең 3 нче көннәрендә иде.
Мин гарәфә көнне әнигә кеше аркылы бүләкләр җибәргән идем, шунда әтигә дә күлмәклек, ыштанлык җибәргән идем. Шуның өчен ул мөрит минем аның өенә баруыма риза булган. Менә шуннан бирле без беребезне беребез күргәнебез юк. Бу тугърыда язу җитәр».
Тукайның хатында Баһави ишәк дип телгә алынган кеше – вәисиләрнең дини һәм иҗтимагый-сәяси хәрәкәтен башлап җибәргән Баһаветдин Вәисев. 81 яшенә кадәр гомер иткән бу зат белән Тукай дуслашмаган, чөнки бу диннең үзгә юлдан атлавы сәбәпле сөекле шагыйребез теләктәшлек белдермәгән.
Комментарийлар