16+

Ватан сакчылары исемнәре мәңге саклансын

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 9 декабрь – Ватан Геройлары көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

Ватан сакчылары исемнәре мәңге саклансын

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 9 декабрь – Ватан Геройлары көне уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте.

“Без ватандашларыбызга, көчле һәм кыю кешеләргә – Советлар Союзы Геройларына, Россия Федерациясе Геройларына, Дан ордены кавалерларына хөрмәт белдерәбез. Аларның фидакарьлеге, сыгылмас рухы һәм характеры, авыр минутта Ватанны сакларга әзер торулары безнең өчен һәрвакыт батырлык һәм бурычка тугрылык үрнәге булды. Бүген геройлар исемлеге махсус хәрби операциядә Ватанның бәйсезлеген һәм дәүләтнең мөстәкыйльлеген яклап көрәшүчеләрнең яңа исемнәре белән тулылана бара”, – дигән сүзләр бар әлеге мөрәҗәгатьтә.

Тирән тамырлар

Россия империясендә 26 ноябрь (яңа стильдә – 9 декабрь) Георгий ордены кавалерларын хөрмәтләү көне булган. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2007 елның 28 февралендә “Ватан Геройлары көне” турындагы законга имза куйды.

– Ватан өчен гомерләрен дә кызганмаган төрле еллардагы сугышчылар, фидакарь тыл хезмәтчәннәре олы хөрмәткә лаек. Махсус хәрби операциягә бәйле рәвештә Ватан Геройлары көне тагын да зуррак әһәмияткә ия була бара. Татарстанлылар махсус хәрби операциядә сынатмыйлар, батырлыклар күрсәтәләр. Татарстан Лисичанск белән Рубежное шәһәрләренә, республикада оешкан “Алга”, “Тимер”, “Батыр” батальоннарына һәм башка хәрбиләргә булыша. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм ителә. Татарстанлылар саклану челтәрләре үрүдә, шәмнәр ясауда һәм гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Россия Федерациясенең Хезмәт Геройлары ике кеше хәзер Татарстанда. Болар – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм “КАМАЗ” җәмгыятенең генераль директоры Сергей Когогин. Бөгелмәдә туган космонавт Сергей Рыжиков галәмнән кайтты, безнең геройлар галәмне дә яулый. Ватанпәрвәрлек тәрбияләү бик җаваплы эш, – диде Татарстанның вице-премьеры Ләйлә Фазлыева Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Казан – данлы шәһәр

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдимендә республикада 2026 ел – Хәрби һәм хезмәт фидакарьлеге елы шигарендә узачак.

– Казан – хезмәт даны шәһәре. Яшел Үзән дә шушы исемне йөртә. Бөек Ватан сугышы елларында Кукмара, Алабуга, Бөгелмә, Чистай шәһәрләре фидакарь хезмәт иткән. Мактаулы исемне беренче чиратта Кукмарага һәм Чистайга алырга телибез. Кукмарага күп гражданнар эвакуацияләнгән, фронтка кием-салым җибәреп торганнар. Чистай хезмәттән тыш, илнең зыялылары эвакуацияләнгән урын да булган, – диде Ләйлә Фазлыева.

Татарстан – геройлар төбәге

Республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова:” Махсус хәрби операциядә батырлыклар күрсәтеп, Россия Герое исеменә лаек булган якташыбыз Рәсим Баксиков белән горурланабыз. Президент Владимир Путин 9 декабрьдә Геройларны тантаналы кабул итә, әлеге тантанада Рәсим Баксиков та катнаша. “Татарстан Геройлары” җәмәгать оешмасы бүген 17 геройны берләштерә, – диде.

Республикада “СВОй наставник”, “Батыр” патриотик проектлары гамәлгә ашырыла.

– Мәктәпләрдә, шулай ук җәйге айларда балаларның сәламәтләндерү лагерьларында махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар белән ватанпәрвәрлек рухындагы очрашулар үткәрелә. Студентларның “Кар десанты” (“Снежный десант”) отрядлары районнарга барып ветераннарга хуҗалык эшләрендә булыша. “Яшь армиячеләр” гуманитар ярдәм җыюда һәм патриотик чараларда катнаша. Казандагы Җиңү паркында Ватан Геройлары көненә багышлап митинг үткәрелде, Мәңгелек утка чәчәкләр салынды, – диде Татарстанның яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров.

Аяксыз спортчылар

– Махсус хәрби операция ветераннарының 77 проценты эшкә урнашты, калганнары әле дәвалану уза яки укуларын дәвам итә. Татарстан Рәисе Кубогына ярышларда катнашалар. Абилимпикс уеннарында Татарстаннан 16 ветеран чыгыш ясады, Мәскәүдән 4 алтын һәм 7 көмеш медаль яулап кайттылар. Махсус хәрби операциядә ике аягы да өзелгән ветераннарга федераль бюджет хисабына автомобиль бүләк ителә. Ике аяксыз яки кулсыз ветераннарның хоккей, футбол, теннис уйнауларын күрү бик тетрәндергеч күренеш. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм ветераннарының рухи ныклыгы, Ватанны һәм тормышны яратулары безнең өчен үрнәк, – диде “Ватан сакчылары” дәүләт фондының Татарстан төбәк филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading