16+

Хәрби белем кайда башлана?

Бу үзәктәге дәресләр лидерлык сыйфатларын үстерә, чын ир-егет, шәхес тәрбияләргә булыша.

Хәрби белем кайда башлана?

Бу үзәктәге дәресләр лидерлык сыйфатларын үстерә, чын ир-егет, шәхес тәрбияләргә булыша.

Өч ел элек Россия Президенты указы нигезендә илебезнең 12 төбәгендә яшьләргә хәрби-спорт һәм патриотик тәрбия бирүче “ВОИН” үзәкләре ачылды. Татарстандагы филиал, пилот проекты буларак, үз эшен 2023 елның маенда башлап җибәрә. Әлеге үзәкнең эшчәнлеге турында Татарстандагы  “ВОИН” үзәге филиалының директоры Алексей Бламыков белән сөйләштек.

- Хәрби-патриотик тәрбия бирүче “ВОИН” үзәге ачылганга быел ике ел. Үзәк белән тныштырып китегез әле.
- Бу үзәктә яшьләрне батырлык, Ватанга һәм халыкка тугърылык идеясе берләштерә. “ВОИН” сүзе “Верен Отечеству и Народу” дигәннең кыскартылмасы. Ягъни биредә ихтыяр көченә ия булган кыю, батыр, аек акыллы, үз гаиләсе, үз адымы өчен җаваплы патриотлар тәрбияләнә. Без хәзер әлеге “хәрәкәт”нең идеологиясе өстендә эшлибез. Ул ил язмышына битараф булмаган һәр кешене тупларга ярдәм итәчәк. Бездә Россиянең махсус көчләр (спецназ) университетында, “Машук” күпфункцияле яшьләр үзәгендә һәм Мәскәүнең психология-педагогика университетында белем алган, сынау үткән тәҗрибәле инструкторлар эшли. Күбесе хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, дәүләт бүләкләренә ия. Алар һәр укучыны үз үрнәкләрендә тәрбиялиләр. 

- Сез нинди юнәлешләр буенча эшлисез?
- Безнең үзәк берничә юнәлештә хәрби әзерлек эшләре алып бара: ату, тактик һәм инженерлык әзерлеге нигезләре, пилотсыз очкыч (БПЛА) белән идарә итү, элемтә, тактик медицина нигезләре, милли куркынычсызлык. 
 «ВОИН» үзәге Яшьләр эшләре министрлыгы, “Яшь Гвардия”, “Патриот”, “Алдынгылар хәрәкәте”, “Ценим жизнь” дип аталган оешмалар белән хезмәттәшлек итә. 

- Бүгенге көндә нинди проектларыгыз бар?
- “Время юных героев” (“Яшь геройлар чоры”) – иң актив проектыбыз. Ул балаларны сәламәтләндерү лагерьларында тормышка ашырыла. Биредә балалар хәрби күнекмәләргә генә өйрәнеп калмыйлар, патриотик юнәлештәге төрле чараларда катнашалар, туган илебезнең тарихын өйрәнәләр, Россия Геройлары, хәрби хәрәкәттә катнашучылар белән, танылган җәмгыять эшлеклеләре, спортчылар, артистлар белән очрашалар. 
Шулай ук “ВОИН” үзәге мәктәпләрдә кертелгән яңа фән “ОБЗР” (“Основы безопасности и защита Родины”) укытучылары өчен белемнәрен күтәрү курслары да үткәрә. 
Болардан тыш, “ВОИН”нар әле хәйрия эше белән дә шөгыльләнәләр: инструкторлар белән берлектә курсантлар хәрби хәрәкәттәгеләр өчен маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре ясыйлар, көндәлек кирәк-ярак әйберләре җыялар, солдатларга хатлар язалар...

Шундый зур, кирәкле, җаваплы хезмәт башкара бүгенге көндә әлеге үзәк хезмәткәрләре. Ватанны саклаучылар елында аларга зур уңышлар телисе килә. Алар биргән белемнәрне укучыларына тыныч тормышта гына кулланырга туры килсен иде!

Нияз Сафин, пилотсыз очкыч (БПЛА) белән идарә юнәлешенең җитәкчесе:
- Безнең үзәктә FPV дроны белән симуляторда идарә итәргә өйрәтәбез. Дәресләр пилотсыз очкычны хәрби максатларда куллануны гына өйрәтеп калмый. Безнең максат - курсантларны яңа технологияләр белән таныштыру, аларга әлеге очкычны кулланырга мөмкин булган башка өлкәләрдә үзләрен сынап карау мөмкинлеге тудыру. Бу юнәлештә безнең төрле уку-укыту программалары бар: әле яңа гына БПЛА белән таныша башлаган яшьләрдән алып тәҗрибәле пилотлар, операторлар, техниклар өчен төрле дәрәҗәдәге программаларыбыз бар. 

Радик Гарипов, “тактик әзерлек” юнәлешендә эшләүче инструктор:
- Безнең дәресләр лидерлык сыйфатларын үстерә, тиз һәм дөрес карар кабул итү, команда белән идарә итү күнекмәләре бирә. Без башта курсантлар белән берәмләп эшлибез, аннары алар дәрестә хәрби парлары белән шөгыльләнәләр, соңрак өчәрләп, ахырдан исә төркемләп эшлибез. Тактик хәрәкәтләрне ныгыту максатыннан, “Лазертаг” уены уңышлы кулланыла. 

Артём Бондаренко, “ату әзерлеге нигезләре”:
- Биредә курсантлар ату коралларын дөрес кулланырга өйрәнәләр. Дәресләребез кагыйдәләрне, аларның төзелешен өйрәнүдән башлана. Аннары инде төрле автомат, пистолет, винтовкаларны ничек кулланырга икәне; ятып, тезләнеп, басып дөрес ату күнекмәләре практикада ныгытыла.

Александр Артемьев, “тактик медицина” юнәлеше җитәкчесе:
- Безнең дәресләребез мәктәп укучылары һәм студентлар өчен генә түгел. Хәзерге хәрби хәрәкәтләр барган чорда, теләге булган 35 яшькә кадәр һәр кеше бездә укый ала. Медицина нигезләрен белү берәүгә дә комачауламый. Без аларны теоретик яктан өйрәнәбез; кызыл, сары, яшел зоналар белән таныштырабыз. Аннары өйрәнгәннәрне практикада сынап карыйбыз. Кан киткәндә ничек туктатырга - әлеге тема практик дәресләребезнең иң күп өлешен алып тора, чөнки бу мөһим әйберләрнең берсе. Безнең дәресләрдә алган белем-күнекмәләр автоматлаштырылган дәрәҗәгә җитәргә тиеш: кан киткәнен күрә икән кеше, аның куллары үзләреннән-үзләре жгут яки турникет салырлык булсын.

Илүзә Шәрифуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading