Хат ташучы хезмәте бик җаваплы, әмма кадере тиешле дәрәҗәдә түгел. Хезмәт хакы да аз. Усал сүзләрне дә мулдан ишетәләр.
Була шундый көннәре дә, эт тә йөрмәс кышкы бураннарда, көзге елак яңгырларда да урам гизеп, авыл халкына хезмәт күрсәтәләр. Әле байтагының бикле капкасын шакып, чыгып ачканнарын сабыр гына көтәләр. Яңгыр астында юешьләнеп, салкыны үзәкләренә үткән көннәр аз түгел. Әмма түзәләр. Яраткан хезмәтләре хакына гына түгел әлбәттә, авылда яшәүче өлкәннәрнең сынык өмете аларга көч бирә. Ул да бу хезмәттән баш тартса, артыннан ук керәм дигән кешесе юк. Авыл халкын ятим итәсе килмәгәнгә генә, түзәргә туры килә үзләренә.
Буа районы Яңа Чәчкап авылының бүгенге көненә Нурсинә ханым Сәмигуллина терәк. 5 урамлы уртача зурлыктагы авылның карап торган бердән-бер хат ташучысы ул. Һәр йортта күптән үз кеше, 24 елдан бирле бу хезмәттә. Күпме йөкләр үткән ябык җилкәсеннән, ә бит аның фидакарьлеге белән күпме хәбәр үз вакытында килеп ирешкән!
- Төрле чаклар була. Җиңел көннәр тиз үтә, ә менә авыры инде истә кала. Урамда эшләгәч туңдыра да, нишлисең, һәр хезмәтнең үз авырлыгы. Лаеклы ялга чыгарга тагын 7 ел вакытым бар, дип йөрим. Ә хезмәтемне яратып эшлим анысы, зарланырлык сүзем юк. Авылда төрле холыклы кеше бар, күптән өйрәнеп беттем, усалын кайчакларда бер төксе сүзем җайлап җибәрә. Ә йомшак телле, ягымлы кешегә начар сүз әйтеп буламы? – ди Нурсинә ханым.
Холкы белән тыныч, сабыр кеше ул. Үзен кыерсытсалар да эндәшмәс, үпкәләтсәләр дә сиздермәс. Әрләшә дә белми, юл куючан. Андый кешене халык яратмыймени? Әмма хезмәтенә бик таләпчән. Яшерен-батырын түгел, кирәк чагында газетага язылырга да кыстый, сүзен дә үтемле итеп әйтә белә, куелган планны да кыенсынмыйча үти. Кайбер хат ташучылар бер айга 10 мең сумлык товар сата алмаганда, ул әнә авыл өстендә 32шәр мең сумлык сәүдә итә. Ә бит хезмәт хакы 11 меңләп кенә.
– Әти-әнием эшләп яшәргә өйрәтте. Әти тимер-томыр складында мөдир иде, әни хисапчы. Мәктәптән соң мин дә Лаеш техникумын тәмамладым, белемем буенча финансист. Буага кайтып, авыл хуҗалыгы идәрәсендә эшли башлагач, Рашатка кияүгә чыктым да, авылга әйләнеп кайттым. Ике бала үстердек. Азат улыбыз белән Алсу кызыбызны да тормышлы иттек, инде оныклар сөябез, – ди Нурсинә апа.
Үзеннән 8 яшькә олырак егеткә кияүгә чыга ул. Рашат абый югары белемле икътисадчы. Күмәк хуҗалыклар таралганчы авылда эшли, аннан Буага чыгып китә. Әмма һөнәренә тугъры кала.
– Рашат абыегыз бик белемле, акыллы кеше, тормышымнан уңдым. Матур яшәдек, бүгенге көнебез дә шөкер генә. Гадилектән узмадык, малга кызыгу гадәте юк бездә. Иң мөһиме, җан тынычлыгы, – ди Нурсинә апа.
Менә шул гадилеге, кече күңелле була белүе хакына, әйтсәм әйтим, усал холыклы Яңа Чәчкап авылы халкы белән килешеп эшли дә ул. Акыл белән сабырлык алдында кирелек тә тез чүгә. Авыл халкының ышанычын, хөрмәтен казануы да һәр өйдә көтелгән кунак итә.
Без дә бик ихтирам итәбез. “Шәһри Казан”ыбызның 26 укучы белән нәкъ менә ул күрештерә.
– Газеталарны олыгаеп килгән буын яратып укый. 80 яшьлек бабайлар 6 шар газетага язылуларына сөенәм. Кайберсен әбекәе битәрләп тә карый. “Шыпырт, күз күргәндә укырга кирәк!” – диләр. Өйдә ир сүзе сүз бит, кирегә күндерә алмыйлар. Кайбер йортта әбекәй теләгенә бабай каршы төшмәкче була. “Син сайрап кара әле”, – дип әбинең күз кысуы җитә, тәмле телемне кызганмыйм. Олы кешегә яхшы сүз – җан азыгы, ризалашалар инде, – ди хат ташучы.
Хәйләсез – дөнья файдасыз, дигән борынгылар да. Дөнья дилбегәсен хәйлә белән дә тартмый булмый. Иң мөһиме, аңлашып, килешеп яшик.
Комментарийлар