16+

Ачлы-туклы балачактан соң Кукмарада үз урамы бар

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Рәниф Шәриповның туган ягы - Кукмара районында үз исеме белән аталган урам бар икән.

Ачлы-туклы балачактан соң Кукмарада үз урамы бар

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Рәниф Шәриповның туган ягы - Кукмара районында үз исеме белән аталган урам бар икән.

Ул моннан алты-җиде ел элек барлыкка килгән.

Язучы бу хакта күптән түгел генә белгән һәм туган ягына рәхмәтен шигырь юллары белән җиткергән.

«Бу вакыйганы без шауламый гына, тавыш-тынсыз гына үткәреп җибәрдек. Ничектер уңайсыз иде. Күптән түгел генә туганнарым белән Кукмарага кайтып килдек. Миңа үземнең урамны күрсәттеләр.

Кайткач, үзеннән-үзе шигырь язылды. Интернетка куяр алдыннан туганымнан: „Мактану кебек булмыймы бу?“ — дип сорадым. „Юк, юк, киресенчә, район җитәкчелегенә рәхмәт кебек булачак“, — диделәр.

субаш аты. фото автора

Билгеле, укучылар бу вакыйганы әле генә булган кебек кабул иттеләр. Котлаулар, рәхмәт сүзләре күп булды. Уйламаган идем.

РӘХМӘТ, КУКМАРА!

РӘХМӘТ, УКУЧЫЛАРЫМ!

РӘХМӘТ, ТУГАННАРЫМ!» — дип яза Рәниф абый социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Кеше исән чагында шундый олы хөрмәткә лаек булу - үзе зур бәхет. Бу хәбәрне ишеткәч, язучының күңелендә шигырь юллары туа:

Ачлы-туклы балачакны уздык,

Кукмарада хәзер урамым бар...

Сабый чакта ипи көтеп, озын,

Озак чиратта да торганым бар.

Еллар узды. Кырыс дөнья миңа

Йөзе белән борылды да куйды.

Көттермәде, оныттырды бик тиз,

Каян алыйк ипи дигән уйны.

Алтын куллы дуслар, затлы йортлар...

Барысында кунак булганым бар.

Йорт салырлык куәтем юк, ләкин,

Кукмарада минем урамым бар.

субаш аты. фото автора

Ятимлек ачысын татыган бала

Рәниф Шәрипов 1950 елда Кукмара районының Аман-Ошторма авылында дөньяга килә. Аның балачагы җиңелләрдән булмый.

«Без гаиләдә ике бала идек. Апамның әтисе сугышта вафат булган. Әни мине үзенә терәк булыр өчен тапкан. Ул көн-төн колхоз эшендә булса да, бай яшәмәдек. Авылга фельдшер булып килгән апа бездә фатирда торды. Ул мине укырга, язарга өйрәтте. Мәктәпкә кергәндә үк укый-яза белә идем. Беренче шигыремне алты яшемдә яздым.

субаш аты. фото автора

Мәктәптә дә яхшы укыдым. Белемгә омтылышымны күреп, булмаган акчасын бар итеп, әнием минем өчен газета-журналлар яздырды. Безнең авылдагы китапханәдә китаплар аз иде, шуңа күрә күрше авылга китап алырга җәяү йөрдем.

Авыр тормыш арбасын ялгызы тарткан әниемнең сәламәтлеге бик иртә какшады. Ул урыннан тора алмыйча авырый башлагач, ашарга үзем пешердем. 11 яшемдә әнисез калдым», - дип искә ала Рәниф Шәрипов.

субаш аты. фото автора

Фотода апасы Люция белән Рәниф Шәрипов

Ятим калган Рәнифне карау өчен әнисенең апасы улы белән аларның йортына күчә. Әмма нигәдер малайның авылдан китәсе килә.

«Кыерсытмадылар, кимсетмәделәр. Ниндидер көч мине авылдан китү теләге белән яшәтте. „Балалар йортына яки Суворов училищесына җибәрегез“, - дип ялындым. Язмышым шулай боергандыр, ул чактагы халәтемә бүгенгәчә җавап таба алмыйм», — дип сөйли ул.

субаш аты. фото автора

Кышның салкын декабрь көннәренең берсендә Рәнифне трактор чанасына утыртып, Тукайның туган ягына - Арча районына алып китәләр. Субаш-Аты авылына килеп кергәндә, салкын аның җелегенә үткән була.

Балалар йортына килгәндә ябык гәүдәле малай дүрт ел эчендә чаңгы буенча мәктәп чемпионына әверелә. Укуы да яхшы була.

«Балалар йортына килгәч, тамагым туйды. Бик яхшы ашаталар иде, тик кием генә начар булды», – дип искә ала ул.

Урта белем алгач, озак уйлап тормыйча, бер сабакташы белән Казан химия-технология институтына укырга керә. 1968 елның маенда армиягә алына.

Рәниф Шәриповның язмышы турында «Шәһри Казан» газетасында моңа кадәр дә язма басылган иде. Язучының гыйбрәтле тормыш юлы белән әлеге сылтама аша таныша аласыз.

субаш. фото автора
Тормыш иптәше Дамира ханым

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading