Безнең заманнарда һәрбер йортта гаилә альбомнары була иде. Анда балачактан алып, җай яисә сәбәп чыккан саен төшкән фотокарточкалар сакланды.
Гаилә альбомнарында сакланган балачак һәм яшьлек хатирәләре
Берәр кунак килсә, чәй өстәле әзер булганчы, шул фотоларны карап, уртак танышларны табып, хәзерге көннәрдә кем булган, кайдә яшәгәнен, тегесен-монысын искә алып, фәлән-төгән диебрәк төрләндереп караштыра торгач, алар шактый таушалдылар. СПТУ, ПТУ, институт тирәсендә укыганнар, хәтта балалар бакчасы, мәктәп тәмамлаганда, тәрбияче, мөгаллимнәре, сабакташларының фотосурәтләре сакланган альбомнар да булды.
Хәзерге заманның телефон, компьютер, телевизор экраннарыннан караган истәлекләр тәмсез. Чып-чын, кәгазьдә сакланган сурәтләрне тотып, арттагы язуларын укып, хәтта аз гына булса да шул чакларның исләрен тоеп, тузаннарын иснәп сокланырга мөмкин.
«Сынмыйча, сыгылмыйча, эссе вә салкынына түзгән» әни куллары
Кайчакларда кешеләр үзләренең яшь чакларын, табигать күренеше, ата-аналарының сурәтләрен җәмәгатьчелек алдына куя. Аннан син белмәгән, моңарчы бер тапкыр да күрмәгән урман-басу, чит илдәге диңгез буйлары һәм кешеләр карап тора. Син дә аларга карыйсың. Күз карашлары очраша. Андый чакларда ниндидер бер сагыш, аз гына үкенеч йөрәк өстеннән уза. Күренеп тора: фото герое зур тормыш юлы узган. Өсте-башы да әллә ни түгел. Әмма пөхтәлек, чисталык күзгә ташлана.
Киемнәре инде бер генә түгел, кырыкмаса кырык тапкыр юылып үтүкләнгән. Күп вакытта ялгыз хатыннар, ирләр һәм парлылар утыра. Алар бик тыныч. Утыргычлары гади: бизәксез, бәрхет яки күн белән тышланмаган. Күпчелеге бик сирәк очракта гына яланбаш. Хатыннарның ак яулык очлары ияк астында төенләнгән. Күлмәкләренә чәчәк рәсемнәре төшкән, итәкләре тездән түбән. Карашлары тын күл, җилсез көндәге елганы хәтерләтә. Алар каядыр еракка, синең гәүдәң аша, аңлашылмаслык, акыл ирешмәслек тирәнлек, тормыш диңгезенең төбенә карый.
Икшермә басуларында эшләгән әниләр һәм балачакның онытылмас тәме
Кырыслыктан битәр, алар мөлаем, ниндидер бер самимилек рухы белән өртелгән. Күзләре, күптән үк яхшы хәбәргә өметләнеп, аның килгәнен көтеп торучыга тартым. Ни ирен, ни каш, күз тирәләре буялмаган. Әмма шулай булсалар да, дөньядагы бизәнгән барлык хатыннардан да сөйкемлеләр. Бу затлар, бу күзләр синең, минем әниемнеке. Аларда ханбикәләр кырыслыгы, акыл, үз дәрәҗәләрен үзләре белгән һәм аз гына мутлану хисе оя корган.
Әнә шулай тыныч кына, еллар аша рәсемдәге вакытның туктап калган мизгелендә сиңа, кешеләргә карап торалар. Ул күзләр уңып төссезләнгән, күз яшьләрен чит-ятлардан яшереп үз эченә йоткан. Керфек күләгәсе артына качкан оялчан күзләрендә ерак дәверләрдән килгән яшәү учагының очкыннары сүнәр-сүнмәс. Кулларына урын таба алмаган, кая куярга белмәгән кешедәй утыралар.

«Әнине күз алдыма китерергә тырышам»: онытылмас ана образы
Аларның эшсез торуларыннан тартынган кебек, күпләр аны тез башларына куя. Сынмыйча, сыгылмыйча, эссе вә салкынына түзгән, кабарган җирләре тишелгән, мең михнәтләрне күргән биш бармаклы куллар иң зур хөрмәткә лаек.
- Хатын-кыз, әниләр кулы! Ихтимал, Ходабыз аны ана баласын йөрәге өстенә салып имезә алсын өчен биргәндер. Ә башкача ничек булсын? Сөякле булсалар да, аналарның кулы кош мамыгыдай йомшак, җиңел, пакь һәм назлы. Арт ягыңа берне сукса да, ул куллар һич авырттырмый. Алар иркәли, дәвалый, сәлам бирә һәм күрешә.
Каршымда ачык альбом. Гүя минем каршымда ачып куелган язмыш китабы. Бик күп күзләр миңа карый. Күпләре бакыйлыкта, истәлеккә сурәтләре калган. Теләсәм-теләмәсәм дә, күз карашым тез өсләрендә яткан кулларына төшә. Ул кулларның миңа тиенле акча, бер конфет яисә печенье, кунактан кайткан чагы булса бәлеш, паштет кисәге, өрек яки кара җимеш төше бирүе хәтеремдә.
Кулдагы бармак эзләре – ата-бабалардан калган серле хатмы?
Кәгазь акчаларны учына кысып, сөенеченнән биеп йөргән чакларын хәтерләмим. Ул кулларның җәйме, әллә кышмы, Дөли чишмәсенең агач улагында кер чайкавын, каз-үрдәк, терлекләрнең эчәгеләрен юган чаклары исемдә. Алар кып-кызыл, кура җиләгедәй кызарып чыга. Ничек чыдадылар икән? Әнә шулай язмыш китабын укыйсың. Елыйсы килә, үкенечле хисләр күңелне били. Авыр! Я Хода, я Аллам, итче шулай: һәрбер биттә кояш балкып, бәхетле балачак, кая карама гөлләр, кая карама саф сулы чишмәләр агып, кешеләр рәхәттә яшәсеннәр иде. Юк шул, эшче кулларны, ул кая гына бармасын, эш көтә.
- Икшермәдәге ашлык басулары 5600 гектар иде. Колхоз елларында урак белән әниләр урган кырлар. Кайсы авырлы, кайсылары сабыйларын бала арбасында тартып килгән. Тамак ача. Тиз генә башак уып, орлыкларны берәрсенең алъяпкыч өстендә җилгәреп, бала астындагы калай кисәгенең өстенә таратып, салам янган учакта кыздыралар. Әз генә төтен исе сеңгән, кайсылары янган, кайсыберсе чиле-пешле – әнә шул орлыктан да тәмле ризык җирдә бармы икән?..
Әнә шул еллар артта. Әмма ул истәлекләр каршымдагы сурәтнең күзләрендә тирән сагыш, куларындагы авырлык булып йомарланган. Беләсезме, мин сезгә иң дөрес сүзләрне әйтәм: әти-әниләрнең куллары аларның йөзләренә караганда да күбрәкне сөйли. Ул куллар дөньядагы барлык учакларның җылысын үзенә җыйган. Яшь олыгая барган саен, тормыш китабы калыная.
Шулай итеп, 70 яшеңә җитсәң, галимнәр әйтә: син 50 тонна ризык ашап, 60,5 мең литр сыеклык эчкәнсең. Барысы да әниләр кулы аша узган. Суны гаиләң, мунча керү, кер, савыт-саба, идән юу, мал-туар өчен чиләк-көянтә белән ташылганын әйтсәң, галим-голаманың башына килмәгән цифрлар чыга. Яшәү дәверендә кеше 400 мең чакрым юл уза. Бил, җилкә, муен тамыры, аяк буыннары сызлаган өлкән яшьтәгеләр: “Яшьлек елларындагы эшләгәннәр чыга,” – дип, кем ничек булдыра ала, шулай дәва кыла.
Әйтегез әле, әниегезнең йөзен хәтерлисезме? Ә бит еллар, тормыш җилләре берәүне дә аямый. Хәтер начарлана, кул калтырый, тез капкачының күгәннәре шыгырдый, бил бөгелми. Инде, Аллаһның рәхмәте, бөгелә калса, турая алмыйча, сорау билгесе сымак чәй эчәргә утырасың. Кызыксынучылар өчен язам – картлык әнә шул сурәттә килә. Ул начар кунак кебек, бер килсә, һич чыгарып җибәрермен димә.
Хиромантия һәм кулдагы бизәкләрнең сере
Әнине күз алдыма китерергә тырышам. Ничә тапкыр истәлек тәрәзәсенә башымны тыксам да, әни һаман шул бер кыяфәттә. Кара, берән-сәрән аклары да булган чәчләрен ак яулыгы астына кыстырган. Күзләре миңа карый. Алар сынаучан, якты, алар нидер уйлый. Сез, укучыларым, үз ата-аналарыгызны оныткан булсагыз, үзегезнең кулларыгызга карагыз.
Хәтерлисезме, куларыгыздан җитәкләп әниләрегез сезне тормыш сукмагы буйлап алып киткән. Аларның кул җылысы сезгә яшәү көче биргән, арыган чакларда, төшенкелеккә бирелгәндә, тотына алырлык таяныч булган. Кешенең кемлеген паспорты күрсәтә. Анда фотосурәт ябыштырылган, туган елы, исем-фамилиясе язылган. Ә генетик паспорт – кулдагы бармакларга төшерелгән папилляр бизәк. Синең йөзең, эчке әгъзаларың, үз-үзеңне тотышың, уйлау сәләтең ата-анаңныкына охшаган булуы мөмкин.

«Мин үзем дә алар өчен бу дөньяда җәннәт бакчалары утырта алмадым»
Ә менә бармактагы бизәк беркайчан да бер кешенеке икенчесенекенә охшамаган. Әмма син шул бизәкләргә кара: анда синең атаң-анаң калдырган хәбәр һәм хәтта борынгы бабаңнардан килеп җиткән хат бар. Булдыра алсаң укы. Мин үземә тапшырылган хатны укыйм. Бизәкле кулларым эш, ярату, бәлки, шушы кабыргаларымны яза алсын өчен бирелгәндер. Кызганыч, язма безнең телдә түгел. Уч төбендәге, бармак очындагы бизәкләрне борынгы заман галимнәре: Гиппократ, Аристотель, Әбугалисина, Парацельс, Ньютоннар укырга тырышып караган.
Кулдагы бизәкләр аша кешенең киләчәген әйтүче хиромантлар да ул билгеләрне тикшерә. Иң атаклыларыннан Адольф Дебарроль ХIХ гасырда “Куллардагы сер” (1860) китабын язган. Икенчесе – Уильям Джон Уорнер билгеле шәхесләр: О.Уайльд, М.Твен, король Георг IV, Айседора Дунканга язмышларын әйткән. Талантлы биюченең буылудан үләсен, хәтта елын да төгәл күрсәткән. Беләсездер, 50 яшьлек Айседораның муенындагы шарфы, машина тәгәрмәченә чорналып, ул буылып үлә.

Соңга калып килгән үкенечләр һәм әниләр өлешенә тигән сагыш
Хәзерге заманда шушы темага багышланган йөзләрчә кандидантлык, доктарлык диссертацияләре язылган. Генетика өлкәсендәге белгечләр дә читтә калмый. Мин үзем дә сезгә өздереп кенә бизәкләрнең ни өчен кирәклеген әйтә алмыйм. Әйе, аларның кытыршы булулары тоткан әйберне төшереп җибәрмәс өчен уңай.
- Белергә теләгәндә, җавап эзләп, Табигать галиҗәнапларына мөрәҗәгать итәм. Ихтимал, бу очракта кешене Җир шарына китереп утыртучы, аңа тормыш бирүче Автор, уч төбенә, бармакларга Үзенең мөһерен салгандыр. Бүген әле ул тамга файдасыз, әмма чит галәмнәрдән килүчеләр белән очрашканда, үзара куллар бирешеп, кем икәнлекләрен, кайсы йолдызлыктан чыкканнарын аңларлар.
Аналарның тез өсләрендә яткан кулларын күргәндә, аларның күз карашлары белән очрашканда, аларның бу җирдә үз өлешләренә тигән бәхетне алып бетермәгәнлекләрен аңлыйм. Мин үзем дә алар өчен бу дөньяда җәннәт бакчалары утырта алмадым. Бурычым, бирәчәгем калды. Читен, йөрәк чәнчи. Үкенечләр, миннән калмыйча, кая барсам, шунда ияреп бара. Әниләр өлешенә тигән кайгы-хәсрәт, авырлыклар бугаздан, хәтта артыклары ташып, күз яшьләре булып аккан.

«Син – иң бәхетле кеше»: ата-анаң исән чакта аларның кадерен бел
Шул елгаларның буй-буй юллары аларның битләрендә. Ерганаклар, кипкән үзәннәр – барысында да зәгъфран төсе. Тормыш, гомерләр артта. Алда сары сагыш. Юллар тузаны һәм соңга калып килгән үкенечләр...
Укучым, бу юлларны укыйсың икән, димәк, син әле исән. Инде бәхетеңә каршы ата-анаңнар да исән-саулар икән, син – иң бәхетле кеше.
Габдулла Исмәгыйлев
Комментарийлар