16+

Апаста яшәүче егет 16 яшендә мини-ферма төзегән: 100дән артык хайваны, сирәк кошлары бар

Апаста яшәүче Исфан Кәбиров әле яшь кенә булса да, бик күп хыялларын тормышка ашырган инде.

Апаста яшәүче егет 16 яшендә мини-ферма төзегән: 100дән артык хайваны, сирәк кошлары бар

Апаста яшәүче Исфан Кәбиров әле яшь кенә булса да, бик күп хыялларын тормышка ашырган инде.

Ул кош-кортлар, хайваннар ярата, кул эшләренә оста. Янында исә бар теләген үтәп, улына көч, ышаныч биреп торучы әнисе Гөлнара бар.  
Барысы да Исфанның кошлар, хайваннар дөньясы белән кызыксынуыннан башлана. Күктә уйнаклап очкан күгәрченнәрне карарга ярата ул.

Тәэсирләрен әнисе белән дә уртаклаша. Гөлнара исә шунда ук моны күңеленә салып куя. Күгәрченнәрнең зәңгәр киңлекләрне иңләгәннәрен күргән саен, әлеге тынычлык кошларын өйдә булдыру теләге арта бара. 

2024 елда гади генә кызыксыну зур мавыгуга әверелә. Бер көнне әнисе улына бүләк ясарга теләвен әйтә. Озак та үтми, өйләренә ике ап-ак күгәрчен кайта. Аларны Апаста яшәүче тәҗрибәле кош асраучылар - Тәлгать абый Заһидуллин һәм Рафыйк абый Гайнетдинов белән киңәшләшеп алалар. 

Ике коштан башланган кызыксыну бүген инде кечкенә генә кошлар хуҗалыгына әверелгән. Кәбировларда бүген 50ләп күгәрчен, 30лап тутый кош, 10лап кенәри яши. Хуҗалыкларында шулай ук 50 баш куян, сарык-кәҗә дә бар. Ташбакалары да күптән хуҗаларын үз иткән.  

– Хәзер миндә төрле токымлы күгәрченнәр бар. Ап-аклар, кара муенлылар, күкләр, зәңгәрләр. Арада челтәр, купшы койрыклылар, читекле, итеклеләр һәм тагын әллә ниндиләр. Аларның күктә очып, әйләнеп төшүләрен күзәтү үзе бер рәхәт, – ди Исфан.

Кошларны карау зур игътибар һәм җаваплылык таләп итә. Исфан аларны бодай, кукуруз, борчак белән тукландыра, җәй көне сусыл үләннәр җыеп бирә.

Исфан Апас урта мәктәбенең 10 классында укый. Укудан бушаган арада кошлар турында өйрәнә. Үзе кебек кош үрчетүчеләр белән дә аралаша. Бу шөгыльне үз иткән өлкәннәр аңа киңәшләрен бирә, күгәрченнәре белән алмаша. Егет әнисе белән берлектә Казан, Ульян, Мәскәү ярминкәләренә йөри. Арада Краснодардан, Сочидан кайтарткан, Мәскәүдән үк күтәреп кайткан күгәрченнәр дә бар. 

Исфанның һәр иртәсе күгәрченнәрне иреккә очырудан башлана. Инде кошчыкларның холыкларын да белеп бетергән. Кайсы беренче оча, кайсы нинди биеклеккә күтәрелә. 

– Ояларын ачып чыгарам да, озак кына сокланып карап торам. Алар да минем яратканны белә. Төрле кыяфәтләргә кереп очалар, – ди ул. 
Канатлы дуслар өчен махсус шартлар тудырылган: күгәрченнәргә аерым бүлмә әзерләнгән, вакытында дезинфекция үткәрелә, кирәкле прививкалар да ясала. Попугайларга да аерым өй төзелгән.

Тутый кошлар да үрчи бара. Сары, зәңгәр, ак төстәгеләре бар. Нәни кошчыклар чыгарып та сөендерәләр. Бала үстерүләрен кызыксынып күзәтәләр. Корелла, нэнси токымлы кошлар арта бара. 

Кул эшләренә дә оста егет. Эретеп-ябыштыру серләрен дә өйрәнә, тактадан кош оялары, сыерчык оялары, җимлекләр ясый. Кулына коралларын алып төзәтеп тә куя, яңасын эшләү дә әллә ни тырышлык сорамый аның өчен. 

– Кыш көне кошларга бик авыр. Кар күп булганда ризык табуы кыенлаша. Шуңа күрә, без аларны тары, бодай, ипи валчыклары белән сыйлыйбыз. Әнием: «Кошларны ашату саваплы эш, сәдака бирүгә тиң», дип гел искә төшереп тора. Йортыбыз янына берничә җимлек куелган. Мин әниемә бик рәхмәтле. Ул безне хезмәт сөяргә, табигатьне сакларга, туганлыкның һәм дуслыкның кадерен белергә өйрәтә. Иң мөһиме - хыялларыбызны тормышка ашырырга ярдәм итә, - ди егет. 

Кәбировлар гаиләсе кошлар белән генә чикләнми. Йортта куяннар, сарыклар, кәҗәләр дә асрыйлар. Аларның һәрберсен иркәләп, исемләп дәшәләр. Хуҗалыкта бургундия, ризен, фландер, калифорния токымлы куяннары бар. Җәй көннәре алар 100гә җитә.

– Үзем үстергән йомшак куяннарны сәламәтлеге чикле балаларга да бүләк итәм. Сабыйларны сөендерү – үзе зур куаныч, – ди Исфан.

Хуҗабикә Гөлнара – оста пешекче. Ни генә пешерми ул – өчпочмак, тортлар – барысы да тел йотарлык була. Соңгы вакытта гаиләдә тагын бер кызыклы шөгыль барлыкка килгән.

– Без хәзер “Дубай шоколадлары” да ясый башладык. Бик тәмле килеп чыга. Моннан тыш, иттән колбасалар ясыйбыз, кәҗә сөтеннән сыр, творог, каймак әзерлибез, катык аертабыз, корт та ясыйбыз. Әни янында ашарга пешерергә дә яратам. Кайвакытларда аның күңелен күрер өчен, эштән кайтуына тәмле ризыклар әзерләп куям, – ди Исфан.



Ләйлә Шиһабиева 

Билгеле булганча, Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading