16+

Авыл имамнарына өстәмә акча түләнәчәк

Мөселман эшмәкәрләре Татарстанның авыл имамнарына финанс ярдәме күрсәтәләр һәм хәйриячелекнең борынгы традицияләрен торгызалар. Алар ислам һәм әхлак нигезләре буенча дәресләр үткәргән өчен имамнарга өстәмә акча түли. 

Авыл имамнарына өстәмә акча түләнәчәк

Мөселман эшмәкәрләре Татарстанның авыл имамнарына финанс ярдәме күрсәтәләр һәм хәйриячелекнең борынгы традицияләрен торгызалар. Алар ислам һәм әхлак нигезләре буенча дәресләр үткәргән өчен имамнарга өстәмә акча түли. 

Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе Татарстанда «Гаилә дәресләре» проектын башлап җибәрде. Һәр теләгән кеше ислам, әхлак, этикет нигезләре буенча белем ала, шулай ук гарәп теленә өйрәнә, намаз укырга һәм Коръән укырга өйрәнә ала. Оешманың хәйрия фонды укытучыларга үткәрелгән дәресләр өчен атнасына 2000 сум акча бүлеп бирә. Фонд җитәкчесе Рөстәм Вәлиев билгеләп үткәнчә, безнең хыял - Аллаһы Тәгаләдән канәгать булу, авыллардагы имамнарга ярдәм итү, алардан алган белемнәр тормышта кулланылырлык булсын иде. «Бу авыл һәм шәһәр халкына ислам һәм әхлак дәресләрен бирү, имамнарыбызга ярдәм итү ягыннан да мөһим. Без әлеге эшне йөрәк кушуы буенча башлап җибәрдек. Белем - ул без киләчәк буынга бирә алырлык иң зур әйбер. Элек мөселман эшмәкәрләре мәдрәсәсен дә, мәктәбен дә, шифаханәсен дә үз акчасына тоткан. Нәкь менә шуның аркасында милләтебез динен һәм гореф-гадәтләрен саклап калды", -  диде Рөстәм Вәлиев.

"Безнең өчен "Гаилә дәресләре" проекты бик зур ярдәм булып тора. Мәчетләр яңа китаплар ала, имамнарыбыз финанс ягыннан тәэмин ителә, аеруча авылларда эшләүчеләр. Шушы матур эшкә үз өлешен керткән һәр кешегә рәхмәтемне җиткерәм", - ди Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading