Балтач хатын-кызлары саклану челтәрләре дә үрә, аш-сулар да әзерли.
Балык Бистәсе районының Балтач авылында Халыкара өлкәннәр көне шигарендә чәй табыны үткәрелде. Әлеге чара Балтач авылы җирле үзидарәсе, мәдәният йорты һәм мәктәп тарафыннан оештырылды.
— Өлкән авылдашларыбыз хезмәттә тырыш булды. Хатын-кызлар кичләрен клубка җыелышып, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән саклану челтәрләре үрә, коры ашлар да әзерли. Хәрби операциядә катнашучы авылдашларыбыз да бар. Авыл халкы хәрбиләргә хәер-догада тора, — диде Балтач авылы җирле үзидарәсе рәисе Нияз Гарипов.
Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты рәисе Данис Сатдинов та өлкәннәргә рәхмәт әйтте, Мактау грамоталары тапшырды.





Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар