16+

Авыллар көтүсез кала: кайсы җирдә әле дә көтүче бар, ә кайда электркөтүчегә күчкәннәр

Авыл капкасыннан кайтып кергән көтүләр дә тансык бер күренешкә әйләнде.

Авыллар көтүсез кала: кайсы җирдә әле дә көтүче бар, ә кайда электркөтүчегә күчкәннәр

Авыл капкасыннан кайтып кергән көтүләр дә тансык бер күренешкә әйләнде.

Сөтлебикәләрнең иртә-кич авыл урамнарына эз салып үтүләре, сарык бәтиләренең берсен-берсе узып “бәә” дә “бәәә” килеп йөгерүләре елдан-ел ныграк сагындырыр әле. Болар барысы да авылның үз яме иде... Тынып калуы белән шәһәргә охшый баруын, яшәү шартларының уңайлануын сөенеп кабул итсәк тә, бу авылның тамырларына балта чабу икәнлеген дә аңлыйбыз аңлавын...

Шөкер, кайбер авыллар бүген дә үз гүзәллеген җуймыйча ипле генә яши бирә – җәйге иртәләрдә чыбыркы симфониясе кинәндерә, чыклы үләнгә ашыккан малларның тояк тавышлары исә шәһәр парадларын хәтерләтә, казлар каңгылдашуын, чалгы тавышларын алмаштырырдай үзгә матурлык юк җир йөзендә, юк әлегә! Газета укучыларыбыз белән хәбәрләшкәч тә шул ачыкланды – биш яисә җидешәр метрлы чыбыркысын иңенә аскан көтүчеләре булу да, асылда, зур бәхет авыл җирендә. Кайсы авылларда бүген дә көтү чыга әле? Ә кайсы җирлекләр инде электркөтүче “яллаган”? Көтүсез калган авылларда бүген нинди тормыш хөкем сөрә? Шул хакта белештек.

Илгиз Сабиров, Арча, Яңа Кырлай:

– Бездә көтү бар барын, ләкин күп еллар элек электркөтүче сатып алып куйдык. Сыеры булган кешеләр үзара берәр мең акча җыйдылар, терлекләрем күп булса да, мин берсен дә көтүгә кумый идем әле ул чакта, шуңа да бу эшкә үзем катнашмадым. Электркөтүче колачлаган ике гектар мәйданны да гел барлап торырга кирәк, бер абзыйны билгеләделәр, ләкин исенә төшкәндә барса бара, кайчагында көненә бер мәртәбә күз салырга да оныта иде ул. Авыл халкы бик килештермәсә дә түзде. Биш-алты елдан мин дә бу көтүлеккә алты сыерым белән ике танамны куштым. Авыл кешесе шуны гына көткән диярсең, бөтен җаваплылыкны минем өскә өйде дә куйды. Сыер асраучылар яңадан бергәләшеп берәр мең сум акча җыелыштык, 5 гектар мәйданга җитәрлек итеп чыбыгын, ә мин үземнән өстәмә кирәкле җиһазларын сатып алдым. Авыл башында гына торгач, электркөтүчесенең чыбыкларына утны да минем хуҗалыктан суздык. 12 Вольтлы гына ул, утны күп тә ашамый, ләкин авыл кешесе чыгымнарны да, җаваплылыкны да аңлый, миңа сыер башыннан ай саен берәр мең сум акча түлиләр. Мин инде иртән көтүне каршы алам, соңгы сыерны куып китергәч тә, “капка”ны ябып чыбыкларны тоташтырып куям, көненә берничә мәртәбә көтүлекне әйләнеп, күзәтеп чыгам. Көтүлектә 30 лап сыер йөри, шуның сигезе минеке. Яз көне сыерлар үзләре дә әзрәк кыргыерак булалар әле, электркөтүчесе белән хәйран “тарткалашалар”. Шуңа да үзем өлгермәгәндә я улым, я хатыным сакта тора. Бер-ике тапкыр ток суккач, аңлыйлар, чыбыклар янына якын бармаска тырышалар. Хәзер ияләштеләр инде, алай пырдымсызланмыйлар. Беренче кар күренгәнче сыерлар шушы көтүлеккә йөри безнең. Әле кызык, узган ел үземнең сыер бозаулап калган бит.  Иртәдән үк капкадан да чыгасы килмәгән иде. Көндез бозаулаган. Кич бозавын ияртеп кайтты, абзарга керәсе килми генә моның. Ник алай итә икән аптырадым, караңгы төшәрәк авыл хәбәрләре төркеменә күз салсам, көтүлектә бер кара бозау йөри, кемнеке икән диләр. Бу сүзләргә дә әллә ни игътибар бирмәдем. Икенче көнне сыерыбыз тагын бер бозау ияртеп кайтмасынмы! Икене бозаулаган, көтүлектә адашып калган бозау да безнеке булган икән. Көтүче көтсә андый хәлләргә калмыйсың, барысын да барлап тора да бит ул. Их, авыл урамнарын ярып шартлаган чыбырткы тавышлары гына ни тора. Кайбер көтүчеләр бит җидешәр метрлы чыбыркы асып йөри, аны селкеп салырга да иң башының бик көчле булуы кирәк.  

Гөлшат Гаязова, Спасс, Чәчәкле авылы:

– Аллаһка шөкер, авылыбызда әле дә көтү чыга, 70 ләп сыер йөри. Үз көтүчебез булуына бик сөенәбез. Белгән кеше ул – авылдашыбыз, кем әйтмешли, Рифкать абый Җиһаншин – гомерлек көтүче. Терлекләрне бик еракка кадәр алып бара, матур болынлыкларда гына йөртә, кайткач та, кемнең сыеры борчылып торганын хуҗасын күреп әйтә, игътибарлы, җаваплы булганы өчен дә бик яратабыз. Ай саен бер сыерга 3 000 сум акча түлибез. Бу хакны кыйммәтсенгән кеше үз сыерын үзе көтә инде, үпкәләштән түгел. Электркөтүче турында да сүз кузгалган иде, авылдашлары хупламадылар. Күрше авылларда да көтүләр чыга әле, без элеккегечә, матур итеп, чын авыл тормышы белән яшибез. Сыерларсыз да, көтүсез дә, көтүчесез дә калырга язмасын.

Римма Хәбриева, Балтач, Яңгул:  

– Элек безнең авылда өч көтү чыга иде. Башта берсе бетте, икегә генә калгач, сыерлар бетү ягына икән дип, бик борчылдык. Элек һәр йортта бер сыер асрасалар, хәзер бер сыер асраган хуҗалыклар бик аз. Беләсез, бер асрау гына файдасыз, я бөтенләй асрамыйлар бездә, я күп итеп асрыйлар. Ләкин күп итеп асраучының үз “кайгысы”, көтү чиратында икешәр атна көтү көтәргә туры килә дип, терлекләрен көтүгә кумый башладылар да, икенче көтү дә бетте. Хәзер Яңгулда 48 сыер бер көтүгә йөри, чиратлап, сыер башыннан көтәбез. Моннан берничә ел элек, сыер башыннан 500 сум акча җыеп, электркөтүчесе дә алып куйган идек, ул да ярап куя. Быел да сыер башыннан тагын 1000 сумнан акча җыешып, яңарттык без аны. Акчасын мин җыйдым, көтү группасы хәбәрләре чатын булдырып, тиененә кадәр исәп-хисапны да мин ясап бардым. Бөтен яңалыклар, әйтәсе килгән сүзләр дә шунда урын ала инде. Ике җирдә электркөтүчесе тора. Башта Шушма елгасы буендагы җирдә көтәбез. Андагы печән ашалып, тапталып беткәннән соң, болынлыктагы электркөтүчесе карамагына төшерәбез. Ике көтүлек җире булу бик рәхәт, берсендә йөрткәндә икенчесенең печәне үсә тора. Электркөтүчесе булса да, чираттан көтүне көне буе күзәтәбез, яннарыннан китмибез. 48 сыер өчен җавап бирәсе дә бар бит. Үземнең 4 сыерым бар. Ләкин шул дүрт сыерның да бүгенге көндә сөтнең литрын 24 сумнан саткач, файдасын күрмим әле. Сөтнең литры 40 сум булганда сыер асрарга күңел үсә иде әле. Сыерың сөтле булса гына файдалы әле ул очракта да, сөткә саран сыерны сөтнең литрын 40 сумнан сату да отышлы итми. Ипотека бурычлары түлисе булганга гына азапланабыз, мин көн саен керем белән чыгымнарның тиеннәренә кадәр язып барам да, ел ахырында нәтиҗә ясыйм. Быелгысын әйтә алмыйм, терлек азыгы сатып алуга киткән чыгымнарны чигергәннән соң керем дигәне күпме калыр - ел ахыры күрсәтә инде. Көзгә бәяләр артмасы дип өметләнәм өметләнүен дә...  

Айсылу Галимуллина, Куәм, Әтнә:

– Бездә әллә кайчан көтү бетте инде. Авылда 4 хуҗалык кына күп итеп сыер асрый, махсус электркөтүчеләре дә юк. Авылда бик күп өйләр бушады, эш булмаганга халык шәһәргә барып эшләп йөри, күңелендә  мал асрау кайгысы да калмады. Күрше Каенсар авылында да күптән көтү бетте, ә менә Әйшияз авылында сыер асраучы хуҗалыклар шактый, алар быел электркөтүчесе алып куйганнар дип ишеттем.

Зөлфия Хәкимова, Әтнә, Бәрәскә:

– Быел беренче тапкыр авылда көтү чыкмады. Авыл хәбәрләре төркеменә алдан язып сорашты авыл җирлеге башлыгы, ләкин сыерын көтүгә куарга теләүчеләр аз булып чыкты. Көтүчеләр дә бит кечкенә көтүгә ялланырга теләмиләр, аның акчасы аз чыга. Авылда сыер асраучылар күп үзе, әйтик мин үзем дә узган ел да сыерларымны көтүгә кумадым, күпләр өчен көтү куып, аны каршылап йөрүе азаплы эш, шуңа да җире булган кешеләр чыгаралар да бәйлиләр генә – ансат. Хәзер авыл кешесе дә азап күрмичә яшәүгә җайлаша бара.   

Дилбәр Әхмәтова, Яшел Үзән, Уразлы:

– Безнең авылда көтү беткәнгә бик күп еллар инде. Берничә хуҗалык кына сыер асрый, иртән болынлыкка алып төшеп кенә арканлыйбыз да, кичен “җитәкләп” алып кайтабыз, дигәндәй. Бер сыер, бер тана, бер бозау бар. Әле хәл барында терлеген дә асрыйсы килә, ләкин файдасы сөендерми генә. Сөт бәяләре бик төште, ярый әле үзләре сыер асрамаучы кешеләр сөтнең 3 литрлы банкасын 240 сумнан сатып ала. Мине дә әлегә шул коткара. Әле бит азыгын да сатып аласы... Печәннәрне үзебез чаба идек тә әле, чалгы уйнатырдай урыннар да күп, ләкин ирем читтә эшли, таң белән чыгып китә, караңгы төшкәч кенә кайтып керә дигәндәй. Бер рулон печән узган ел 2000 сум тирәсе иде, быел күпме булыр менә. Көтүчеле, көтүле заманнарны сагынып сөйләргә генә калды...      

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading