16+

Казанда газ белән агуланган ике кеше хастаханәгә эләккән

Казанның Авиатөзелеш районындагы күпфатирлы йортта газ белән бәйле гадәттән тыш хәл булган.

Казанның Авиатөзелеш районындагы күпфатирлы йортта газ белән бәйле гадәттән тыш хәл булган.

Нәтиҗәдә 26 яшьлек ир-ат һәм 16 яшьлек кыз зыян күргән.

Вакыйга Чапаев урамындагы 26нчы йортта теркәлгән. ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматларына караганда, ике кеше дә үзләрен начар хис итә башлаган. Аларны ашыгыч рәвештә хастаханәләргә озатканнар: ир-атны 7нче шәһәр хастаханәсенә, ә кызны Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр. Зыян күрүчеләрнең хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.

Беренчел фараз буенча, гадәттән тыш хәлнең сәбәбе төтен чыгу юлының герметик булмавы белән бәйле булырга мөмкин. Тикшерү барышында төтен чыгаргычта һәм вентиляция каналында тарту булуы ачыкланган. Йорттагы газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү узган айда башкарылган булган.

Хәзерге вакытта вакыйга булган өченче подъездга газ бирү туктатылган.

Газ белән тәэмин итүне торгызу өчен идарәче компаниягә төтен чыгару юлларын һәм вентиляция каналларын тикшерергә, аларның төзеклеге турында акт әзерләп газ хезмәтенә тапшырырга кирәк. Моннан тыш, подъезддагы барлык фатирларда да тикшерү үткәрелергә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading