16+

"Багана саен ук яктырткыч куеп булмый, бу бит шәһәр җире түгел..."

Апас районының Чирмешән авылында яшәүче газета укучыбыз Равил абый Ибраһимов юлсызлыктан азапланып яшәүләре турында безгә хат язып юллаган.

"Багана саен ук яктырткыч куеп булмый, бу бит шәһәр җире түгел..."

Апас районының Чирмешән авылында яшәүче газета укучыбыз Равил абый Ибраһимов юлсызлыктан азапланып яшәүләре турында безгә хат язып юллаган.

“Авылдагы пычрак юллар бетмәс проблема инде ул. Бездә дә шул ук хәл. Өлкән яшьтә булгач, еш авырыйбыз. Ашыгыч ярдәм машинасы чакыртырга туры килә. Ләкин без яши торган таулы урамга машина менә алмый. Тагын бер проблема – урамда яктырткычларның аз булуы. Караңгыда кичке намазга бара алмыйбыз”, – дип язган тыл һәм хезмәт ветераны Равил абый.

Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин белән элемтәгә кереп, аның җавабын да ишетергә теләдек.
– Авыл зур, 350ләп кеше яши. Юлларга ел саен таш түшәлә, авыл башыннан тотынган идек, акрынлап һәр урамга кереп бара. Равил абыйларның урамы авылның икенче башында. Иң элек авыл башыннан керә торган урамнарны карарга кирәк. Үзәк урамнарга таш түшәмичә, анда юл салып куйсак, бер файдасы да булмый. Равил абыйларга барып җитәр өчен башта төп юлларны карарга булдык. Бу проблема турында беләбез. Равил абыйларның да хәлен аңлыйбыз. Ул урамда яшь балалы гаиләләр дә бар әле, – ди ул.

Быел юл фонды акчасына Чирмешәндә барысы 800 метр тирәсе юл салынган.
– Авыл җирлегенә өч авыл карый: Чирмешән, Аюкөйдергән һәм Багыш. Аларның барысына да юл кирәк. Юл фондыннан бүлеп бирелгән акчаны өч авылга тотабыз, – ди Айрат Зиннәтуллин.

Реклама

Үзара салым акчасына 100 метр гына юл сала алганнар. Узган ел үзара салымны 500әр сумнан җыйган булганнар. Ул акчага урам яктыркычлары, су насосы, тракторга агрегатлар: чапкыч һәм кар эттергеч сатып алганнар. Урам баганаларына яктырткыч куелган, әмма барысына да түгел.
– Багана саен уу яктырткыч куеп булмый, бу бит шәһәр җире түгел. Өч-дүрт баганага бер яктырткыч эленеп тора. Юл чатларындагы баганаларда яна. Анысы проблема түгел, куеп чыгарбыз. Равил абыйның үз капка төбендәге баганада ут яна, – ди авыл җитәкчесе.

Фото: vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading