16+

Бер айда 1 тоннадан артык җиләк үстереп сатканнар

Сез моңа ышанасызмы? Минем өчен бу – фантастика!

Бер айда 1 тоннадан артык җиләк үстереп сатканнар

Сез моңа ышанасызмы? Минем өчен бу – фантастика!

Июнь аенда утыртып, июльдә шундый уңыш алу өчен күпме тырышлык һәм хезмәт киткәнен бу эшне башкаручылар үзләре генә беләдер.
Теләче районында яшәүче Әнисә ханым Евдокимова җаны-тәне белән эшмәкәр. Үзенең фирмаларга документаль ярдәм күрсәтә торган оешмасы бар. Ике улы – Адель һәм Данис да шулай ук әниләреннән калышмый.

– Авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләп карыйсы килде. Төрле җирләрдә йөрибез, авыллар таралып бара. Авыл хуҗалыгы яшәсә, ил дә яши. Продукция биредә җитештерелә бит. Бүген барлык мөмкинчелекләр дә бар. Яшелчәне чит илдән керткәнче, аны бездә дә җитештереп була дип саныйм. Ике улым бар, халыкка да эш булыр дип тотындык, – ди Әнисә ханым.
Алар карамагында 5 гектар җир бар. Евдокимовлар шуның 1,3 гектарына быел җиләк утырткан. Киләчәктә 5 гектарында да төрле сортлы җиләкләр үстерергә ниятли.

– Виктория җиләген утырттың да, чүп сыман үсә дип уйлый кеше. Аны бик яхшылап тәрбияләргә кирәк. Су да сибәргә, ашламасын да кертергә... Акча җирдә ятмый. Күп йөреп, бу өлкәне ныклап өйрәндек. Безнеке башкалардан аерылып торсын дидек, – ди фермер.

Җиләк басуын биредә тиз генә эзләп табам димә. Җиләкне Евдокимовлар печән арасында үстерә. Сере – уңышны кошлардан саклау. Киләчәктә башка төр технологиясен өйрәнәбез, болай миңа ошап бетми ди уңган фермер.
Утыртканда да, уңыш җыйганда да кешеләр яллаганнар.

- Түләгәндә эш сәгатеннән түгел, күләменә карап түләргә кирәк. Эш вакыты тизрәк бетсен дип, биленә генә дә таянып тора кайберәүләр. Күләмгә эшләгәч кешенең күңеле дә тартыла, - дип киңәш бирде фермерларга Әнисә ханым.

Лилия ЛОКМАНОВА.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading