16+

Бу авылларны ни көтәме? Кеше соңгы юлына кәфенлек әзерли дә...

Җир йөзеннән юкка чыккан авыллар шактый. Бетүгә йөз тотканнары да исәпсез. Бүген соңгы сулышына керешкәннәрен күреп тә йөрәк әрни. Балык Бистәсе районының Олы һәм Кече Кадрәк авыллары әнә шундыйлардан.

Бу авылларны ни көтәме? Кеше соңгы юлына кәфенлек әзерли дә...

Җир йөзеннән юкка чыккан авыллар шактый. Бетүгә йөз тотканнары да исәпсез. Бүген соңгы сулышына керешкәннәрен күреп тә йөрәк әрни. Балык Бистәсе районының Олы һәм Кече Кадрәк авыллары әнә шундыйлардан.

Токымлы чукрак эт һәм.. 
Кече Кадрәк авылын җан бирергә әзерләнә, дисәм, күпләр бәхәскә дә күтәрелер. Кушучка сыярлык кечкенә авылның урам йөзен бизәгән өйләре бар – җәмгысы 8ләп. Тик кайсы ишелергә тора, кайсысы әле торырлык кебек. Ләкин алары да ияледән иясез. Мәрхүм хуҗаларының балалары, онык-оныкчыклары елына бер мәртәбә зиратка кайтып китәләр дә шуның белән вәссаләм. Йорт каршында туктап хәтирәләр яңарталардыр да бәлки... Ә авыл, гаепләмәгез, гүренә әзерләнә. Ашыгыбрак дә әйтәм кебектер, әле бит ни дисәң дә шушы авылда яңа нигез корган бер гаилә бар – Надежда белән Дмитрий Константиновлар.

Узган ел гаилә башлыгы үзе генә кыш чыккан. Күршеләрендә төп авыл кешесе Александр Константинов яши, гомерлек буйдак. Аңлагансыздыр, Дмитрий белән Александр – бертуганнар. Авылның тагын бер йортында быелгы җәйдә генә тормыш уянган – Тамара Полищук ике атнага дип кенә, шәһәр эссесеннән качып, авылга кайткан. Авылның түбән очындагы иң соңгы йортын Ибраһим атлы ир умарталык иткән. Бөтен тормыш шул. 

Олы юлдан ике чакрымлап ераклыкта урнашкан бу авылга исеме язылган күрсәткеч тә юк. Гомердә асфальт йөзе күрмәячәк кыр юлы буйлап йөгертәсе. Кышкы бураннардан соң хәлләрен уйларга га куркыныч. Язгы-көзге пычракларда батып ятмас өчен Константиновлар “внедорожник” машина алганнар үзе.
Капкаларына сугылган идем, ишегалдында кап-кара бозау кадәрле эт. Куркулар... Баксаң авыру килеш олыгаеп килеп кергән икән. Ул да кешесез калган авылга сыенган. Ә йорт эчендә төзелешкә нокта куясы көн әле ерак. Кайчандыр Камчаткада яшәп, картлыгын шушы беткән авылда каршыларга әзер гаиләгә зур рәхмәт. Заманчалыктан кыргыйлыкка туры юл салсыннар әле...

– Иң кыены – юл юк. Балалар кайтасы булса, кышын авыл җирлегенә юл сорап шалтыратабыз, – ди Надежда ханым. – Мин корама тегү сәнгате белән шөгыльләнәм. Тегү машинасының тавышын ишетүгә шәһәрдә күршеләр стена кагарга керешә. Ә монда рәхәтләнәм! Аннан ирем артыннан калмадым, аңа терәк кирәк, ул кайда мин шунда. 

Үзе Хабаровск шәһәрендә туган, әнисе Кече Кадрәкнеке, димәк ул да тамырларына кайткан.
– Өйләнешкәч Камчаткага чыгып киттек. Мин Үзәк банк директоры булып эшләдем. Дима – баш хисапчы. Тормышыбыз җитеш иде. Ике бала үстердек. Балаларны укытыр вакыт җитәрәк Казан ягына авыштык. Алып куйган фатирыбыз бар иде, – ди Надежда.

Авыл белән араны өзмәгән гаилә биредәге йортларына теркәлмәгән. Җиренә берексәләр дә җирлек кешеләре түгелләр. Авылда бердән-бер кеше исәпләнә – Александр Константинов. Оялчан гына ирне сөйләштереп булмады.

– Авылда башлангыч мәктәп бар иде, аны соңрак клуб иттеләр. Кибет тә күптән ябылды. Элек монда урман булган, йорт салырга җир калмагач, Олы Кадрәктән шушында килгәннәр. Якында гына чишмә булуын да бик ошатканнар. Өмә белән чиратлашып йортлар җиткергәннәр, – ди әңгәмәдәшем. 

Ләкин күтәрелеш чорында да авыл 30-40 йорттан артмаган. Бүгенгесе дә Константиновлар кулында. Икешәр бозау, дуңгыз, кош-кортлар асрыйлар. Урман якын, бәрәкәте җитәрлек: җиләк-гөмбәсе, киек-җәнлекләре. Пошига кадәр бакча артына килеп иснәнеп китсә дә, төлке-куяннан зыян күргәннәре юк әлегә. Эчәр сулары чишмәнеке, үз коелары. Яшәешләре узган гасырдагыча – мичкә утын ягалар, икешәр меңнән артыкка газ баллоны алалар. Авылга газ кермәгән. 

– Көз-кыш көннәрендә ашарга мичкә якканда пешерәм. Ә җәйләрен газ баллоны кулланабыз. Аны табыштырып, алып кайтулары гына бәла. Авылда яшәү безгә бик ошый, – ди.
Сер бирмәведерме... Тынычлыгы белән сөендерсә дә, тормышның нинди генә көне юк. Бәхетсезлек очрагы кабатланып, юл өзегендә янгын фәлән булмасын да, сырхаулап кына китмәсеннәр.

“Аякларын кистеләр”
Тамара Полищукның авылга быел икенче мәртәбә кайтуы. Төп нигезләренә сеңлесе белән уртаклыкта хуҗа булса да моңарчы авыл дип җан атмаган.

– Без кайткач күршеләрнең дә кәефләре күтәрелә. Дима өч көнгә дип Казанга киткән, Надежда өйдә утын да кабызмаган. Без кайткач кына тәрәзәләре яктырды. Әле ирең була торып та төннәрен куркыта, ялгызыңа бигрәк тә! – ди Тамара. Балачагы үткән авылның аңа һәр почмагы үз, билгеле. Урамдагы буш өйләр дә күңеленә якын. Гомердә бер мәртәбә дә ишеге бикләнмәгән клуб бинасында, өйдән магнитофон алып килеп, дискотекалар оештырган чаклар да сагындырадыр. 

– Без Олы Кадрәктә укыдык. Сигезенче сыйныфтан соң Казанга чыгып киттем. Ирем белән икебез дә лаеклы ялда. Балалар кечкенә чакта ирем авылга бер кайтты да бизде... Быел менә күз тимәсен, – ди Тамара.

Исәпләре – йортларына газ кертү. Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза да язганнар. Ике көннән салым инспекциясендә бурычлары күренгән. Очына гына чыгасы, никтер кичектерәләр. Кече Кадрәк авылын газлы итә алсалар, бәлки Кече Кадрәккә дә яңа сулыш өрерләр.
– Авылда безнекеннән кала бер генә йорт та рәсмиләштерелмәгән. Яшьлек читтә үтте дә, олыгайгач, җирдә казынасы, тынычлыкта яшисе килә, – ди Тамара. – Күршеләрне еш искә алам. Александр Шугалов бар иде, күршебез. Узган ел үлде. Ир-ат үзе генә тәрбиясез, аякларында гангрена башланган. Тәрәзәдән башын тыгып: “Авырта бит! Коткарыгыз!” – дип төннәр буе кычкыра иде, диләр. Аңа социаль хезмәткәр билгеләнгән идеме икән? Пенсия китерүче дә айга бер генә килә.

Туганнарына хәбәр салып, хастаханәгә урнаштыргач, ике аягын да кискәннәр. Авыл башындагы бер өйдә авыру егет үзе генә яшәде. Берсе дә юк бүген, авыл кешесез, сугыштан соңгы кебек... 

Ялгыз капка
Шулай да була икән. Йорт нигезе сүтелгән. Соңгы кирпече, актыккы бүрәнәсенә кадәр. Әмма элеккеге тормыш ядкәре булып ялгыз капка калган. Йорт урынын саклый, барысын да хәтерли. Олы Кадрәк авылы уртасында юлыккан ялгыз капканы кочаклап елыйсы килде. Аварга торса да ныклыкта сынатмый, күр син – хуҗаларына биргән вәгъдәсе дә нык, саклый үз нигезен, саклый...

Ни гаҗәп, авылда 9лап йорт. Күбесе торырлык. Олы Кадрәк авылындагы йортларга караганда биредәгеләре тәрбияле. Ләкин атна уртасында авылда ник бер кеше булсын! Мирас ияләре шәһәрдә яшиләр. Атна ахырында кайтып йөриләр. Андыйлары капка бигенә каратып хәтта камера да урнаштырган. Онлайн режимда эшли икән. Телефоннан да күзәтәсең – җайлы! Тузган, ташландык өйләр дә җитәрлек. Бу авылда да бер умартачы бар – Илнур Нуриев, Котлы Бөкәш авылыннан килеп йөри, диделәр. 

– Олы Кадрәккә кышын юл салып йөрмиләр, ноябрьгә кадәр кайтучы булса, кар явып киткәндә юл ачтырабыз. Ә җәйләрен атна ахырында бер капка төбенә кайчагында унар машина җыела. Берничә йортны рәсмиләштерделәр, калганнарын да кисәттек. 518 нче Федераль Закон таләбе, һәр йортның законлы иясе булырга тиеш. Йорты булмаган җир кишәрлекләрен исәптән төшерәбез. Кичә генә Кече Кадрәк авылын тагын бер йөреп чыктым. Иясез йортларның туганнарын эзләп табып әйттем, кирәксенмиләр. Кайтыр исәпләре юк. Менә аларны да исемлектән төшерәсе. Ә кышын без аларны юлсыз тотмыйбыз, – ди авыл җирлеге башлыгы Фәрит Хәсәншин. 

Бу авылларны ни көтәме? Кеше соңгы юлына кәфенлек әзерли дә...

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Фотографии удручающие, в этом наверное и был смысл статьи. На самом деле мы счастливы в этой деревне, у нас огромный сад, в котором растёт все что душе угодно, только не ленись работать! И болеем мы очень редко, не как в городе. И воздух волшебный, и вода вкусная. Скучать некогда и незачем, жизнь прекрасна!

    Мөһим

    loading