Балтач районы чишмәләргә бик бай як. Утыз кырык йорты гына булган кечкенә авылларда да өч-дүрт чишмә ага.
Бу язмам күңеле изгелектә, куллары игелектә булган Чишмәче бабай – Балтач районы Смәел авылында гомер итүче мәчет карты Рәис ага Җиһаншин турында.
Скопировать ссылку

Бу авылда 8 чишмә бар. Иң кадерлесе “Изгеләр чишмәсе” Аның суының файдасы турында Татарстанның Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгы тарафыннан чыгырылган китапта да язылган.
– Чишмәнең суы бетә язып, бер ике тамчы гына аккан вакытлары булды. Бераздан аккан су юлын таба дигәндәй, үзе мул итеп тибеп чыкты. Шуннан без аны чистартып, Аллаһ ярдәме белән саклап кала алдык, – ди Рәис ага шатлык һәм горурлык хисләре белән.
div>
“Изгеләр чишмәсе” дип юкка аталмаган инде ул. Суының составында 17 төрле файдалы матдә бар. Бу хакта чишмә өстендәге тактага да язып куелган – кеше нинди су эчкәнен белеп торсын.
Комментарийлар