Узган атнада социаль челтәрләрдә бер блогерның күпфункцияле үзәккә тавыгын алып килгән көлкеле видеосы таралды. Яңа кагыйдәләр таләп иткәнчә, имештер, тавыгын теркәтергә булган.
Кайсы кош-кортны теркәргә кирәк: тавык, үрдәк, каз, күркә һәм башкалар
Чынлап та, 1 сентябрьгә кадәр ун баштан артык йорт кошлары булган шәхси хуҗалык тотучыларга аларны һәм шулай ук куяннарны дәүләт мәгълүмат системасында теркәргә кирәк иде. Яңа кагыйдәләр тавыклар, үрдәкләр, казлар, күркәләр, бытбылдыклар һәм страусларга кагыла. Әмма аларны кая да булса алып барып мәшәкатьләнмәгез. Аның өчен ветеринария хезмәте җавап бирә. Тик бу да тавыкны ветеринария берләшмәләренә алып барасы дигән сүз түгел.

Кош-кортны «Хорриот» системасында ничек исәпкә куярга?
Хәтерләсәгез, 2021 елдан Россиядә мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияләү кертелде. Моннан тыш, хөкүмәт карары нигезендә, аларны «Хорриот» дәүләт ветеринария мәгълүмат системасына кертергә кирәк. Инде чират кош-кортларга җитте. Бу таләп ветеринария куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм йогышлы авырулар таралуны кисәтү өчен кертелә, дип сөйләделәр безгә Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә.
Теркәлгән фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы оешмалары моны 2024 елның 1 сентябренә кадәр эшләргә тиешләр иде. «Ә дистәдән артык тавык, каз һәм башка кош-корт асраучы кече хуҗалыклар агымдагы елның 1 сентябренә. Әгәр дә кош-корт саны уннан кимрәк икән, аларны да теркәргә кирәк, әмма соңрак, 2029 елның сентябренә кадәр.
- Кош-кортны теркәү өчен яшәү урыны буенча дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Татарстан территориясендә, федераль кануннар нигезендә, кош-кортны маркировкалау хуҗалары тарафыннан үз исәбенә гамәлгә ашырыла, ә исәпкә алу түләүсез башкарыла» диелгән Баш ветеринария идарәсе юллаган хатта.
Видео таралганнан соңмы икән, Росельхознадзор мессенджерда кош-кортны теркәү тәртипләре турында язып чыкты. Шәхси хуҗалык тотучыга районың яки шәһәреңнең дәүләт ветеринария хезмәте элемтәләрен табарга һәм "Миңа кош-корт яки куяннарны "Хорриот"ка учетка куярга кирәк. Моның өчен нәрсә эшләргә?" дип хәбәр итәсез.

Башта «Цербер» системасында хуҗалыкны теркәргә кирәк
Терлекләрне тоту урыны «Цербер» системасында теркәлгәнме-юкмы икәнен ачыклау. Әгәр юк икән, белгечләр моны ничек эшләргә икәнен аңлатачак.
Маркировкалауны килештерергә. Кош-кортны (куяннарны) төркем белән исәпкә алырга мөмкин: аңа гомуми номер бирелә, ә бинаның тышкы стенасында табло урнаштырыла. Ягъни ветеринария хезмәте белгече хуҗалыкларга чыга, терлекләрнең баш санын карый һәм идентификация номерын тапшыра.
Ветеринария белгеченә кирәкле мәгълүматларны тапшырырга һәм аның "Хорриот«ка кертүенә инанырга. «Һәр йорт кошын индивидуаль маркировкалау кирәкми» дип тә ассызыклыйлар ведомствода.

Белгеч: исәпкә алуның төп максаты — кош гриппы һәм башка куркыныч авырулардан саклау
Россельхознадзор җитәкчесе урынбасары Константин Савенков: «Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрне исәпкә алу — терлекләрнең баш санын исәпләү һәм бигрәк тә гражданнарның шәхси тормышы турында белешмәләр җыю түгел. Бу — йогышлы авыру учагы барлыкка килгәндә берничә сәгать эчендә нинди хуҗалыкларның куркыныч зонасында булуын билгеләргә һәм инфекциянең алга таба таралуына юл куймаска мөмкинлек бирә торган күзәтү коралы.
- Шәхси ярдәмче хуҗалык өчен бу беренче чиратта аның үз баш санын яклау. Исәпкә алуның төп сәбәбе — югары патогенлы кош гриппы һәм башка аеруча куркыныч авырулар. Чир чыганагы барлыкка килгәч, нинди хуҗалыклар куркыныч радиусында булуын һәм анда ничә баш икәнлеген аңларга кирәк. Әгәр бу мәгълүматлар юк икән, сәнәгать кошчылык фабрикалары да, шул ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар да куркыныч астында кала. Учетка алу ул — кош-корт хуҗасына йөкләмә түгел, ә аның өчен иминиятләштерү».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар