4 сентябрь Арча районы Күлтәс авылында яшәүче Галәүтдиновлар гаиләсе өчен зур сынау әзерли — көпә-көндез йортлары янып китә.
Һәммәсе дә бергәләшеп чәй артында гөрләшкәндә, йортларының чолан өлешен ялкын камап ала.
«Кайсыбыз кая сибелдек...»
—Без ул көнне бергәләшеп чәй эчеп утыра идек. Чоланда тавышлар ишетелә башлады. Кайнанам Наҗия дә, кеше бар ахрысы, дип куйды. Көтәбез — керми генә. Нишләп бик акрын кыймылдый соң бу керергә тиешле кеше дип ишекне барып ачсак, өйгә бөркелеп төтен килеп керде.
Янабыз икән ич, дип, кайсыбыз кая сибелдек. Кайнанам кайнатамның берничә документын эләктерергә өлгергән, без һәммәбез дә тәрәзәдән сикердек, ишектән чыгарлык та түгел иде инде. Ул көнне мунча яккан идек, без янгынны да мунчадан чыккан дип уйладык. Ә чынлыкта, чоланда лар суыткычы тора иде, янгын сүндерүчеләр ачыкладылар — сәбәпчесе лар суыткычы, — ди Чулпан.

Ул үзе бу йортка 10 ел элек килен булып төшкән. Ире Марсель белән бер малай үстерәләр. Уллары Әмирханга 10 яшь.
— Йортыбыз 2008 елда салынган. Ярты өлеше бурадан, яртысы кирпечтән дигәндәй. Бура өлешен узган ел яңартырга, төзекләндерергә керешкән идек, быел да шактый гына эшләр эшләдек. Мин соңгы вакытларда күңелем белән гел сизенеп йөрдем, өйдәгеләргә генә әйтергә курка идем.
Кабызган үтүкне дә кабат-кабат тикшерергә гадәтләндем. Күз алдыма гел ут көлтәсе килеп баса иде. Мин үзебезнең документларны гел машинада йөртә идем, үземнән калдырмадым. Ул көнне нишләптер бөтен документларымны җыеп, өйгә кертеп куйдым, үч иткәндәй шушы хәл... Кызганыч, берсен дә алып чыга алмадык, — ди Чулпан.

Ялкынга 10 минут вакыт җитә…
Йортны исә ялкын бик тиз камап ала — 10 минут вакыт җитә. Карап торып яндырдык, ди әңгәмәдәшем. Әлбәттә, күрше-тирә беренчеләрдән ярдәмгә ашыга. Йорттан 3 — 4 метр гына читтәрәк торган сарайны саклап калырга тырышалар.
— Иң беренче булып ярдәмгә килгән күршеләребез — Миләүшә апа белән Роза апа, авылдагы туганнарыбыздан бертуган Фәрит белән Фәнис Хасанов гаиләләре иде. Дәниф ничек куркып калмагандыр, берничә кеше белән малларны үзләренә алып чыгып бәйләделәр, рәхмәтләрем чиксез үзләренә, — ди Чулпан. — Янгын сүндерүчеләр вакыт ягыннан бик тиз килеп җиттеләр. Ләкин безгә көткәндә бер секунды да бик озак тоела. Барысы 5ләп машина иде бугай ялгышмасам, рәхмәт, таңга кадәр сакладылар.

Шунысына шөкер итә Галәүтдиновлар — гомере буе туплаган мал-мөлкәтләре, йортлары янып кара көлгә әйләнсә дә, бер генә җан иясенең дә гомерен корбан итәргә утның көче җитмәгән.
— Без ул көнне ирем Марсель, улым Әмирхан белән күрше Югары Пошалым авылында яшәүче минем әти-әниләргә барып йокладык, кайнанам Наҗия белән кайнатам Марат исә кайнанамның сеңлесе йортына сыендылар, йорт урынын калдырып китәселәре килмәде.
Әле бит икенче көнне дә пыскып торып, хәрабәләр эченнән ялкын күтәрелде. Мунчага сикереп маташкан иде, без аны үзебез көч белән сүндерә алдык, шөкер. Әбием миңа Әмирханның мендәр астына куярга дип кечкенә генә дога китабы бүләк иткән иде. Шуны табып алдым, тышы гына янган, башка битләренә берни булмаган. Аннары әби белән бабайның фотографиясе исән калган, су да, ут та тимәгән — менә хикмәт! — ди Чулпан.
- Йортларын бер атна элек кенә иминиятләштергән булганнар. Ә лар суыткычының «холыксызлануын» исә янгын сүндерүчеләр болай дип аңлатканнар. Суыткычның ишегенә әз генә боз катса да, ул ныгытып ябылып бетми, әзрәк җылы кереп торуын сизгән суыткыч, икеләтә тырышлык күрсәтеп эшли башлый, туктамыйча суыта да суыта. Көчәнешен арттыруы, кызганыч, әнә шундый күңелсезлек белән тәмамлана кайбер очракларда.
Галәүтдиновлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр Чулпанның 89376270923 номеры беркетелгән Сбербанк картасына ярдәм күчерә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар