Дүрт егетнең хәрби хезмәттән бер үк көнне авыл капкасыннан кайтып керүләре, интернетта таралган видеоларын карагач, күпләрне елаткандыр.
Дүрт егетнең хәрби хезмәттән бер үк көнне авыл капкасыннан кайтып керүләре, интернетта таралган видеоларын карагач, күпләрне елаткандыр. Киң җилкәле, төз буй-сынлы бу егетләрнең нык адымнар белән горур атлаулары шатлыклы да, дулкынландыргыч та, күңелләрдәге ватанпәрвәрлек хисен дә ныгыта.
Хәрби чакыруны даулап ала...
Арча районының Урта Сәрдә авылы әнә шундый шатлыклы мизгелләр кичерде бу көннәрдә. Дүрт егетләрен – Илсаф Зарипов, Дәниф Шәрәфиев, Алмаз Ибәтуллин, Альберт Яруллин бер үк көнне авыл капкасыннан Ватан алдындагы ирлек бурычларын үтәргә чыгып китеп, бергә кайтып та керделәр! Менә бәхет! Шатлыкларын без дә уртаклаштык. Урда Сәрдә авылы Арча районында Казанга якынрак булып, ләкин юлы Биектау районы авыллары аша салынган, тау башына урнашкан, үзгә бер матурлыкка ия авыл ул. Гореф-гадәтләрен саклап, матур яшиләр дә. Бу юлы да күрше-тирә авылларын гына түгел, республикабыздагы күп җирлекләрне көнләштерерлек иттеләр.
– Илсаф Зарипов, Дәниф Шәрәфиев, Алмаз Ибәтуллин бер сыйныфта укып, мәктәпне бергә тәмамладылар. Илсаф белән Дәниф Әтнә авыл хуҗалыгы көллиятендә пешекчелек һөнәрен үзләштерде. Алмаз Казанда укыды. Альберт – Казан егете, ләкин әтисе безнең авылныкы, яз җитүгә Урта Сәрдәдәге йортларына кайтып яши башлыйлар. Без дә Альбертны Урта Сәрдә егете дип саныйбыз, ул үзе дә, мин авыл малае, дип йөри, – ди әңгәмәдәшебез Илфира Зарипова.
Иң гаҗәбе – ике егетне дә бер үк көнне Арча хәрби комиссариатына чакырталар да, 17се көнне хәрби хезмәткә алынасыз дип, кулларына повестка сузалар. Алмаз, асылда, соңрак китәргә тиеш була, ләкин ул, юк, мин дә үземнекеләр белән бер вакытта китәм дип, иртәгәсен хәрби чакыру даулап кайта. Ә Альбертка исә Казан хәрби комиссариатыннан 17 июньгә хәрби чакыру килеп төшә. Үзара да бик дус булган бу дүрт егетнең әти-әниләре, әлбәттә, туганнар өчен өйдә озату мәҗлесе үткәрсә, авыл халкы белән саубуллашу өчен авыл мәдәният йортында әле тагын бер өстәл көйләнә. Мәдәният йортында мөдир булып эшләүче Илфира ханым Зарипова тәкъдиме белән борынгылар йоласын үтиләр: егетләр дүртәүләп урам әйләнәләр, капка төбе саен туктап, авылдашлары белән күрешәләр, саубуллашалар, гармун тавышлары тынмый.
– Кичен авыл халкы белән бергәләшеп егетләрне озату кичәсе – концерт куйдык – кемнең әтисе җырлады, кемнең абыйсы, дигәндәй, апа-сеңелкәшләр биеде, бик күңелле булды. Икенче көнне өчәүләшеп авыл капкасыннан чыгып киттеләр, Альберт исә аларга Казанда килеп кушылды. Без әти-әниләр үзара сүз беркетеп, балаларны өйдән чыгарып җибәргәндә көтәсе ризыгы булып каршы алсын өчен – түгәрәк ипи каптырдык, капка баганасын өч мәртәбә әйләндердек, авыл башындагы иң соңгы баганага яулык та бәйләп калдырдылар әле. Берсен дә йөргән кызлары озатмады, чөнки кызлар артыннан йөрмәделәр, кайткач та өлгерербез дигәннәр иде, сүзләрендә тордылар, – ди Илфира ханым.
“Туганлашып беттек”
Бер ел әти-әниләр ут эчендә яшиләр. Балалары имин җиргә эләксәләр дә, күңелдәге курку, шом дигәне бер генә минутка да басылмый әлбәттә.
– Илсафка сайлау мөмкинлеге биргәннәр, я пешекче, я йөртүче булып хезмәт итәсең, дигәннәр. Авторотаны сайлаган, машина йөртәсем килде, ди. Баштарак атнасына бер мәртәбә сөйләшеп тордык, ул да, без дә бик сагындык. Хәрби ант кабул иткәндә безгә килергә рөхсәт итмәделәр, чөнки башта ул ябык шәһәргә эләкте. Ярты елдан соң күңелләр тынычлана төште. Илсаф Түбән Новгородта хезмәт итте. Шушы вакыт эчендә без бу дүрт гаилә тәмам туганлашып беттек. Беребез улыннан хәбәр алуга башкаларыбызга шалтыратып сөйли идек, көнлек хәл белешеп яшәдек, – ди Илфира ханым.
Дәниф Шәрәфиев – Воронежда хәрби укулар үтә дә Саратовка җибәрелә. Әнисе Гөлнара ханым авылда балалар бакчасында пешекче булып эшли, әтисе Дамир абый – тракторчы. Олы кызлары Диләрә Санкт-Петербург шәһәрендә төпләнгән. Инде менә Дәниф авылда, төп йортта калырмы, әллә апасы янына ук кузгалырмы вакыт күрсәтер.
– Улым хезмәт иткән частьта шартлар бик кырыс, таләпчәнлек зур иде. Безнең аны алып калу уебыз да бар иде, үзе каршы килде, кая эләксәм дә эләгермен, ләкин барам, диде. Аллаһыга мең шөкер, инде яныбызда, – дип куана Гөлнара ханым Шәрәфиева.
Алмаз Ибәтуллин – Нижегородск өлкәсендә егет булып чыныга. Әти-әнисе Алмаз хәрби ант биргән көнне янына бару бәхетенә ирешәләр.
– Алмаз тугызынчы сыйныфтан соң программистлыкка укыган иде, инде нияте югары уку йортында укуын дәвам итү. Апасы Илүзә дә Казанда тора, әтисе Илшат белән мин дә Казанга йөреп эшлибез, – ди Илмира ханым Ибәтуллина. – Күңелебез тынычланды хәзер, имин яшәргә язсын!
Альберт Яруллин – Калининградта хезмәт итә. Авыл җанлы шәһәр егете ул. Хәрби хезмәттән кайткач, шәһәрдә кунганмы диегез бер төнен, авылга кайтып киткән! Бүген дә шунда ял итә.
– Ирем Фәнис Урта Сәрдәнеке, мин Казан кызы. Ике балабыз да – Альбина белән Альберт җәйләрен Урта Сәрдәдә үткәрде. Баштарак дәү әти-дәү әниләре янына кайтарып куя идек, соңрак үзебезгә йорт салып чыктык. Альберт кадетлар мәктәбендә укыды, дүртенче сыйныфтан ул, каникуллардан кала, урам күрмәде дә, иртән мәктәпкә китә дә, кичен сәгать уннар тулып киткәч кенә тренеры аны подъезд төбендә төшереп калдыра иде. Җәйләрен Урта Сәрдәдә шушы дүрт егет гел бергә йөрделәр инде, балачактан бергә уйнап үстеләр. Рәхмәт, хәрби хезмәттән кайткач, дуслары аны урам әйләнергә көтеп тордылар. Авыл җирлеге башлыгы безнең капка төбенә килеп, һәммәсенә дә рәхмәтләр әйтте, күпме кеше җыелган иде! Тугызынчы сыйныфтан соң Альберт кадетлар мәктәбеннән китте. Бик елаган идем шул чакта, әни, борчылма, мин барыбер хәрби булам, дип юаткан хәтердә. Казан автотранспорт техникумына тәмамлагач, фикерләре үзгәрде, инде югары уку йортына керергә ниятли, ләкин язмышын җир белән бәйләмәкче. Әле үзем аны нибары бер күргән килеш, авылга кайтып китте, – ди Дания апа.
30 июнь көнне Яруллиннар гаиләсендә янә зур бәйрәм көтелә – кызлары Альбина белән Альбертның туган көннәре! Әйе, икесенеке дә бер үк көндә, яшь аермалы – 7 ел да бер ай. Ихластан котлыйбыз!
...Сары сагышларга сала язган хезмәт елы төгәлләнеп, кайтыр вакыт җиткән көнне искә төшерик. Беренче булып Казан вокзалына Алмаз Ибәтуллин кайтып төшә. Авылдан 3-4 машинага тулып килгән егетләр аны дәррәү каршы алалар да, Урта Сәрдәгә алып кайтып китәләр, аларга әле Казандагы дуслары да иярә. Бер көтү егет! Өйдә өстәл әзерләнгән, һәммәсен дә кунак итәләр. Ә бу көнне кичен Илсаф Түбән Новгородта әнисе белән апасы Илсинәгә чәчәк бәйләмнәре сатып ала да поездга утыра. 18зе көнне иртән Казан вокзалында аны да бер төркем дуслары каршы ала. Авылга горур кайтып керә ул. Тәмле сый-нигъмәттән авыз иткәч, яшьләр кабаттан вокзалга кузгала – кичке поезд Дәнифне дә кайтарып җиткерә. 21 июнь көнне беренчерәк кайткан өч егет хәрби киемнәрен киеп, янәдән юлга ашыгалар – Альбертны каршылыйлар. Һәм менә ул мизгел – дүрт егет авыл капкасыннан рәттән җәяү атлый, артта машиналалар колоннасы сузылган, кычкырталар, авыл халкы елый-елый кул изи, капка төбе саен туктыйлар, кочаклашып күрешәләр. Егетләрегезнең исән-имин йөреп кайтулары, фатыйхагыз өчен дә рәхмәт сезгә, сәрдәлеләр!




Комментарийлар