16+

Фәзилә Хафизова: «Ялкау кешеләрне яратмыйм!»

Фәзилә апа Хафизова 35 ел колхозда эшләгән. 20 ел Мөслим районының Иске авылында сыер савучы булган.

Фәзилә Хафизова: «Ялкау кешеләрне яратмыйм!»

Фәзилә апа Хафизова 35 ел колхозда эшләгән. 20 ел Мөслим районының Иске авылында сыер савучы булган.

Аңа кадәр Вәрәшбашта сарык караган, Мөслимдә 10 ел сыер сауган. Эштән курыкмыйча, ябышып эшләгәнгәдер, ул бүгенге көндә дә райондашлары арасында алдынгылар рәтендә йөри.
Өйләренә кергәндә, Фәзилә апа нәрсәдер пешерә иде. Өйдә җылы. Тәмле ис таралган.

- Эшегездән бүлеп йөрим инде, - дим, үземчә акланып.
- Эшнең беткәне юк, кызым. Тышка чыксам - анда эшем күп, өйгә керсәм - кырыгы кырык якта ята, - дип елмая ул.
Фәзилә апа бүгенге көндә лаеклы хезмәт ялында. Тик хәзер дә эшсез утырмый. Өч үгез, сыер, сарыклар асрыйлар. Лапаска кергәч, барысына исем белән эндәшеп, ушымны алды. Үзеннән ике-өч тапкырга зуррак үгезләрне сөеп, печән салды.

- 25 сыер сава идек. Машина белән саварга җиңелрәк билгеле - алай 50ләп сыер савыла иде. Ләкин бит заманында сыер савыр өчен чиләктән ары бер әйбер булмаган чаклар да бар иде, - ди ул, колхозда эшләгән елларны искә алып.
Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр. Фәзилә апа кызларын, улын олы юлга чыгарып, башлы күзле иткән. Бүгенге көндә зур кызы - Илизә Тихвин шәһәрендә такта заводында эшли, улы Илмир үз янәшәсендә - Иске авылда тракторист, төпчекләре Азалия Мөслимдә сатучы булып хезмәт куя.

- Иртәнге өчтә торып китеп, кичке сигезгә кайта идем. Балалар мин кайтканда әтиләре белән мәктәпкә чыгып киткән була иде инде. Ә өйдә әле тагын дөнья хәтле эш. Сез моны аңламассыз да: хәзер бар әйбер өйгә кертелгән. Утын ярып җәфаланасыгыз да, чишмәдән су ташып йөрисегез дә юк, - ди ул. - Балаларымны эш белән тәрбияләдем. Ялкау кешене бөтенләй яратмыйм. Хәзерге яшьләрнең интернетта утырып, эшсез йөрүләренә шаккатам.

Фәзилә апаның тормыш иптәше мәрхүм Марсель абый да колхозда хезмәт куйган. Тракторист булып эшләгән:
- Марсель абыең белән ашханәдә эшләгәндә таныштык. Мәктәпне тәмамлагач, официант булып эшләгән идем. Ул шунда ашарга кергәч күрдем. Күрдем дә гашыйк булдым, - дип елмайды. - Яратышып яшәдек. Талашкан, үпкәләшкән чаклар да булды - үтте. Яшьләргә дә киңәшем шул: юкка ачуланышып аерылышырга ашыкмасыннар иде. Сабыр итәргә кирәк. Барысы да без теләгәнчә генә бармый инде ул.

Гаиләне саклау - хатын-кыз эше. Шуны онытмасыннар иде.
Фәзилә апаның әтисе дә колхозда хезмәт куйган: «Столяр иде минем әти. Кулыннан килмәгән эш юк иде, - дип искә ала ул. - Мине дә эш белән тәрбияләделәр. Эш өйрәнүең үзең өчен, эшле кешенең киләчәге бар, дия торганнар иде. Аларга зур рәхмәт!»

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading