16+

"Галошларың монда тора, үзең юк, дип елап та алдым"

Табигать тә кунаклар каршы алырга әзерләнә диярсең - кай арада кояшны болытлар каплап, шул арада шаулап торып яңгыр да явып алды! 

"Галошларың монда тора, үзең юк, дип елап та алдым"

Табигать тә кунаклар каршы алырга әзерләнә диярсең - кай арада кояшны болытлар каплап, шул арада шаулап торып яңгыр да явып алды! 

Саф һава суласыннар, чыклы чиста үләнемә аяк бассыннар диде бугай Спас районының  Ирек авылы, үзендә туып-үскән балаларын каршы алырга әзерләнеп. 

Һәр елны, анда нинди көнгә ял туры килә, июньнең 10ы яки 11е, шул көнне күрешергә  вәгъдәләшкән сүзләре бар бит. Ә вәгъдә - иман. Аллаһка шөкер, менә өченче ел рәттән күрешү насыйп булды. "Бу очрашулар елдан-ел кадерле була бара. Һәрбер ел яхшыдан-яхшы. Киләчәктә дә исәнлек-саулыкта очрашырга насыйп булсын", - ди шушы эшләрне оештыруның башында торучы Тәлгать абый Җамалиев. 

Яшьлегендә балалары белән Ульяновск каласына китеп урнашкан, бүген инде авылның Акъәбисе булган Саҗидә апа Шәймәрданова да: "Мондый күрешүләрне ничек уйлап таптыгыз. Бигрәк саваплы эш эшлисез дә инде. Көтеп алам. Быел да балалар: "Әни, кайтасыңмы?" - дигәч: "Кайтмыйммы соң, авылның бөтен кешесе якын, сагынып кайтам", - дим.

Нигезгә дә кереп чыктык. Әле каенананың галошлары да шунда тора. Галошларың монда тора, үзең юк, дип елап та алдым.  Бигрәк булган кеше иде ул. Аның кебек уңган кешене күргәнем булмады. Икәү кул белән печән чаба идек. Башын да күтәрмичә чаба. Мин аның кебек чаба алмыйм. Соңрак шәһәргә үз яныма алып килдем.  Бәрәннәрем итәгемнән тартып уята,  дип тора иде иртән", - дип сөйли үткән көннәрне искә алып.

Бүген Пермь шәһәрендә яшәүче Шәһит абый Ибраһимов та: "Безгә кыш көннәрендә апаның дус кызлары җыела торган иде. Өй кечкенә, ничек сыйганбыздыр. Шулай бервакыт әни кич утырырга кереп киткән. Ул вакытта хатын-кызлар, бәйләүләрен алып, бер-берсенә йөриләр иде. Карыйм - әни юк. Мин кечкенә бала: "Илтегез мине әни янына", - дип елый ук башладым. Мине киендерәләр, аннары үзләре киенеп, урамга чыгабыз. Урамда биек кар, караңгы. Капкага гына барып җитәбез. Бар да: "Бүре, бүре", -  дип кычкыра башлый да, иң беренче булып мин өйгә йөгереп керәм", - дип балачагыннан хатирәләр уртаклаша. 

Һәркемнең күз яшьләре аша истәлекләре яңара, беркем дә, берни дә онытылмаган, диләр. 

- Хәзер инде беребезнең дә туып-үскән нигезләребездә чәйләр куеп, ашлар пешереп каршы алучы әти-әниләребез юк. Алар бездән дога көтә. Әрвахларыбыз рухына багышлап чалган корбаннарыбызны, биргән сәдакаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын. Быел менә ике корбан чалынды. Берсеннән корбан ашы, пылау әзерләсәк, икенчесен Галия апа Җамалиева белән Гөлгенә апа Рәхимовалар авылның зират хуҗасы Рушания әби рухына аерым  атап чалдырып, очрашуга кайта алмаган олы яшьтәге кешеләребезгә тараттылар. Бик күркәм гамәл бит. Йа Раббым, кабул булсын. Аннары оештыручы буларак шунысын да әйтеп китим әле, Йолдыз авылында яшәүче бертуганыбыз абыем Марат бөтен әйберне - корбанлыгын, өстәлен, урындыгын, суын, казанын дигәндәй,  тракторына төяп килә. Корбанын чалып, эшкәртеп бирә. Аңа барлык авылдашлар исеменнән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аллаһы Тәгалә исәнлеген-саулыгын бирсен, тигезлектә гомер итсеннәр, - ди Ирек авылы төркемен оештыручы Гөлләр апа Җамалиева. 

...Авыл үзенең балаларын  яшәгән җирләренә юлга озата. Ә бу җиңел түгел. Күңеле тула авылның да. Юк, юк, сизмәсеннәр күз яшемне, дигәндәй булса да, моңсулык иңә. Аннары: "Озакка түгел бит, бары тик бер елга", - дип юата кебек үзен. Бары тик исән-сау гына булсыннар, кайтырлар, бары тик исән-сау гына булыгыз, балаларым, дип теләкләр тели кебек... 

Алсу Сафиуллина.

Язмага реакция белдерегез

3

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Афәрин, Иреклеләр!

    Мөһим

    loading