16+

«Хөкүмәтне сүгеп утырып дөньяң бармый, кәсеп табарга кирәк: хәзер чебигә дә, атка да субсидия бирәләр»

Питрәч районының Күн авы­лында яшәүче Әюповларның газ белән җылыта торган теплица корып кыяр үстерә башлавына инде биш ел булган. - Эшне башлап җибәрү ансат булмады, әлбәттә, документлар артыннан ярты ел йөрергә туры килде, ул вакытлар артта калды, хәзер инде эшнең җаена төштек, - ди Әнәс белән Гөлнара. Теплица кору уе...

«Хөкүмәтне сүгеп утырып дөньяң бармый, кәсеп табарга кирәк: хәзер чебигә дә, атка да субсидия бирәләр»

Питрәч районының Күн авы­лында яшәүче Әюповларның газ белән җылыта торган теплица корып кыяр үстерә башлавына инде биш ел булган. - Эшне башлап җибәрү ансат булмады, әлбәттә, документлар артыннан ярты ел йөрергә туры килде, ул вакытлар артта калды, хәзер инде эшнең җаена төштек, - ди Әнәс белән Гөлнара. Теплица кору уе...

Питрәч районының Күн авы­лында яшәүче Әюповларның газ белән җылыта торган теплица корып кыяр үстерә башлавына инде биш ел булган.
- Эшне башлап җибәрү ансат булмады, әлбәттә, документлар артыннан ярты ел йөрергә туры килде, ул вакытлар артта калды, хәзер инде эшнең җаена төштек, - ди Әнәс белән Гөлнара.

Теплица кору уе иң беренче булып Гөлнарага ки­лә. Интернеттан эшен яңа башлап җибәрүче фермерларга ярдәм программасы буенча грант бирүләре турында укый, шуннан тәвәккәлләргә булалар. Башта ике сотый мәйданда теплица төзиләр. Аны төзүгә киткән акчаның кырык процентын хөкүмәт биргән. Теплица эшләтү 1 миллион 5 меңгә төшкән. Шуның 460 меңе - хөкүмәт акчасы. Әюповлар әйтүенчә, район җитәкчелеге дә булышып тора. Нинди сорау белән барсаң да, игътибарсыз калдырмыйлар, ди алар.
Әнәснең 21 ел урман хуҗалыгында эшләве, техникумда алган белемнәре кыяр үстергәндә ярап куя.

- Теплица хуҗалыгы дигән әйбер шуннан таныш. Аннары авыл кешесе яшелчә утыртмый тормый, кыярны гына үстерә белербез, дидек. Тик менә елдан-ел яңа авырулар, корткычлар да чыгып тора икән. Эш барышында интернеттан да мәгълүмат алырга, махсус китаплар да кайтартырга туры килде, - ди Әнәс.
Күренеп тора: эшнең асылына тиз төшенгәннәр, 2013 елда тагын бер теплица эшләп куйганнар. Анысы ике сотыйлык. Кыярдан елына ике тапкыр уңыш алалар. Беренче партияне гыйнвар урталарында чәчеп, уңышын март башына ала башлыйлар. Икенче партиясен август башында чәчәләр.
- Кешеләрнең бакчаларында кыяр беткәндә, безнең теплицада яңа уңыш өлгерә башлый, - ди Әнәс.

Кышын теплицаны ике ай ял иттерәләр. Елга бер тапкыр грунтны алыштыралар. Һәр теплицага берәр КамАЗ машинасы туфрак китә ди. Бакчага утыз метр тирәнлектәге скважина да казып куйганнар. Гадәттән тыш хәлләр була калса, ике теплицага җитәрлек генераторлары бар. Газ баллоннары әзер тора.
- Ашлама кертәсезме? - дип кызыксынам мин Әнәстән.

- Мөмкин булганча аз­рак кулланырга тырышабыз. Аны бөтенләй кулланмыйбыз диючеләргә ышанырга да кирәкмидер, - ди әңгәмәдәшем.
Баштарак кыярның бер төбеннән дүрт килограмм уңыш алсалар, быел унике килограммга кадәр җыеп алганнар. Кыярны сатуда бернинди дә проблема күрми фермерлар. Районнан да, Казаннан да килеп алып китәләр икән.

Теплица тотуга чыгымнар кыш көннәрендә ун меңгә кадәр җитә ди. Аларны каплау өчен Әюповлар, теплица кыярдан бушаган арада, яшел суган да үстереп саткан. Кышын җылытып бетереп булмый, җәен суыта алмый интегәләр. Әнәс теплицаларны, шаяртып, сауна дип атый. Чынлап та, башны тыгып та булмаслык эссе теплицада ике минут та торып булмый.



- Аның каравы, тирләп эш­ләсәң, аш тәмле була, - ди Әнәс.
Әюповлар киләчәктә ике теплица белән генә чикләнмәскә җыена, эшне киңәйтеп җибәрергә ниятлиләр.

- Капка төбендә эш, акча юк дип зарланып, хөкүмәтне сүгеп утырып дөньяң бармый, кәсеп табарга кирәк. Хәзер нинди генә ярдәм программалары юк. Чебигә дә, атка да субсидия бирәләр. Җимеш агачлары буенча да бар дип ишеттем. Эшләгән кешегә эш табыла, - ди яңа танышым.

Шул ук вакытта ул тикшерү органнарының артык таләпчән булуын да әйтеп үтте. Кәгазьләр артыннан йөрү авыр, кыярын гына үстерәбез анысы, документлар белән бик тинтерәтмәсеннәр иде, - дип озатып калды безне Әюпов­лар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading