16+

Хәзер дә чабаталар үрүче Минзәкия Гаптерәхимова: «Ул безне ачлыктан саклады» (ВИДЕО)

Зәй районының Имәнлебаш авылыннан 81 яшьлек Минзәкия Гаптерәхимова хәзер дә чабаталар үрә.

Хәзер дә чабаталар үрүче Минзәкия Гаптерәхимова: «Ул безне ачлыктан саклады» (ВИДЕО)

Зәй районының Имәнлебаш авылыннан 81 яшьлек Минзәкия Гаптерәхимова хәзер дә чабаталар үрә.

- Ходай сакласын, тагын чабатага күчәргә язмасын. Авылыбызның «Җәүһәр» исемле ансамбле бар, чыгышлар ясаганда, аякка чабаталар кирәк булды. Бала вакытта аны көн дә үрә идек, искә төшерү авыр булмады. Әти сугышка китте, шуннан кайтмады. Әни дүрт бала белән ялгыз калды. Олы апабыз чабатаны үрә, ә мин базарга барып аларны сата идем. Аңа ул вакытта 15 яшьләр тирәсе иде, көненә бер пар чабата үрде. Базардан:
«Кызарып кояшлар чык­кач,
Китәм иртүк базарга.
Чабаталарымны сатам
Җирки базарында»,
- дип так­мак­лап кайта идем. Кечкенәдән такмаклар җырларга яраттым.



«Чабатасы-катасы,
Ярым да юк,
Кайгым да юк,
Кайтасы да ятасы»,
- дип такмаклап йөргәнемне дә хәтерлим. Бервакыт олы апаны үртәп, тузма язмаган җыр­лар җырлап утыра идем, ул ачуланып, чабатасын урталай ярды да, менә хәзер шуны киярсең инде, дип, миңа ыргытты. Шуннан елый-­елый, үзем чабата үрер­гә өйрәндем. Чабата ясарга юкә курысын табу ансат түгел иде. Урманчы күрсә, судка бирер­гә мөмкин. Берьюлы 200 юкә курысы кисеп чыктык. Юлда урманчы күрде. Безне судка бирмәсен дип, әни аңа күп итеп май, он, күкәй биреп җибәрде. Шул вакытта: «Котылдык», - дип сөенгәннәребез! Менә шундый еллар да бар иде. Чабата үрү ул чорда тамак туйдыру өчен төп һөнәр булды, - дип искә ала ул бала вакытларын.




Чабата өчен юкә курысын җәй көне үк әзерләп куя ул, аны соңга калмыйча - юкә бал бирә торган вакытта ук алып кайтып куярга кирәк. Курыны төреп куеп, базда саклый, ул анда ныгый, ди. Чабатаны җәй көне урманга җиләккә киеп барырга дип сораучылар да табылган.



- Әллә кызык ясап, әллә чынлап та җайлы күрәләрме - аңламассың, - дип көлә Минзәкия апа.
Мәктәп балалары арасында да чабата үрергә өйрәнергә теләүчеләр бар икән. Кызы да, кияве дә өйрәнергә ниятләп торалар. Чабата ясаганда кулланыла торган шөшләсе - әтисеннән калган бердәнбер истәлек. «Шөшләне дә, чабата үрү серләрен дә аларга биреп калдырасым килә», - ди Минзәкия апа.

Язманы әзерләүдә булышкан өчен, Зәй районы мәдәният бүлегенә рәхмәтебезне җиткерәбез.

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары һәм видеосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading