16+
#Авыл 13 июня 2024, 14:56 Уку өчен 4 минут
131
0
0

Ике сәгатькә якын койган яңгырга кайбычлыларның исе китмәде

13 июня 2024, 14:56
131
0
0
Уку өчен 4 минут

Кайбыч хакимиятеннән район Сабантуена чакыру алгач, туган җирне сагыну, җирсү хисләре янәдән дөрләп кабынды.

Ике сәгатькә якын койган яңгырга кайбычлыларның исе китмәде

Кайбыч хакимиятеннән район Сабантуена чакыру алгач, туган җирне сагыну, җирсү хисләре янәдән дөрләп кабынды.

Чәчләремә чал керсә,  күкчәчәк төсле күзләремнең җетелеге уңса да,  туган ягымнан сагынычлы сәлам хаты килеп ирешкәч, күңелемнең җилкенүен  яшермим. 
Иртә таңнан тәвәккәлләп сәфәргә кузгалдык. Юл озын, хәтер сандыгыннан Сабантуйга бәйле  хатирәләр агыла. Балачакта, бергә уйнап үскән  дус-ишләрем белән  туган  авылыбыз Кошманнан  биш чакрым ераклыктагы  Кайбыч  Сабантуена җәяүләп баруларыбыз әле дә исемдә. Сабантуй җитүен ел буе зарыгып көтә идек бит. Таң  әтәчләре белән бергә йокыдан торып үзебезчә матурлана, ашкынып бәйрәмгә әзерләнә идек. Әнкәйләр тегеп биргән өр-яңа чәчәкле күлмәкләребезне, җиңел сандалиларны киеп куйгач, сөенечтән балкып, урамга йөгерешеп чыгабыз. Бер көтү бала-чага тезелешеп, чирәмле урман  юлыннан чыр-чу килеп  атлыйбыз. Биш чакрым араны җәяүләп үткәндә  нинди генә мәзәкләр сөйләмибез, бер-беребезгә табышмаклар әйтешәбез, күмәкләшеп җырлап та җибәрәбез. Самими балачакның якты  хатирәләрен ярты гасырлык гомер тузаны күмеп китә алмавы үзе ни тора! 

Ямьле Бәрле буйлары, гөрли Сабантуйлары
  Кайбыч Сабантуе иртәсе болытлы булса да, мәйдан  халык белән тулы иде. Бәйрәмчә бизәлгән Үзәк  Мәйдан әйләнәсендәге  әкияти аттракционнарда бала-чага чыр-чу килә. Бәрле тугае буйлап тезелеп киткән күпсанлы сәүдә нокталарында  затлы тауарның ниндие генә юк! Ачык һавадагы палаткаларга урнашкан кафелар тирә-юньгә яңа пешкән шашлык, коймак, кабартма, юка, бәлеш, аш исләрен таратып, авыз суларын китерә. Мордовиянең Ләмберәсеннән  үк килгән ак яулыклы мөлаем хатын быел да үз хуҗалыгында хасиятләп әзреләгән ат казылыгы белән сату итә иде. Районыбызның уңган эшмәкәрләре дә сынатмый. Кайбыч уңганнарына  рәхмәттән гайре сүз юк.

Милли бизәлешле, төрле телләрдә  җырлар яңгырап торган, халык һөнәрчелеген чагылдырган бай күргәзмәле  татар, керәшен, рус, чуаш утарларында Мәскәүдән, Казаннан, Яшел Үзәннән  кайткан, Чуашиянең Комсомол районыннан килгән  мәртәбәле кунакларны якты йөз, ипи-тоз белән хөрмәтләп каршы алдылар. Сабантуй һәр елдагыча, чиккән сөлгеләрне җилфердәтеп  узучы милли киемле һәвәскәрләр  катнашындагы  гаҗәеп матур җырлы-биюле тамаша белән башланып китте. Бизәлгән җигүле атлар парады күңелләрдә җылы хисләр уятты.  Сабантуй флагын күрәрү бәхетенә былтыр  милли көрәш буенча абсолют  батыр калган Раил Фәсхетдинов белән быелгы кыр батыры Александр Рыбаков лаек булды. Кайбыч Сабантуеның иң симез тәкәсен 23 яшьлек Кече Мәме егете - уңган  механизаторның көчле иңнәренә  күтәреп салдылар. Сашабыз Сабантуйга басудан килгән икән, төн йокламый җир эшкәрткән булса да, бер  центнерлы тәкәне күтәреп, мәйдан  тирәли әйләнгәндә  сынатмады.  Үсмерләр арасында җиңүчегә тәгаенләнгән икенче тәкә белән быелгы абсолют батырга биреләчәк өченчесе  күләгәле урында  үз хуҗалары ачыклануын  сабыр гына  көтеп ятты. 

Быелгы Сабантуйның үзенчәлеге - Гаилә елына бәйле иде. Туган җирендә намуслы хезмәт куеп, район тормышында зур эз калдырган, хезмәт сөйгән, бер түбә астында берничә буын дус-тату гомер итүче  унөч династияне мәйдан уртасына чакырып, кадер-хөрмәт күрсәттеләр. Бүләкләү тантанасының кызган мәлендә, күктәге болытлар да битараф кала алмады, күрәсең: көчле җылы җәйге яңгыр чиләкләп коярга керешмәсенме? Мизгел эчендә кулчатырлар өере мәйданны каплап алды. Яңгыр тамчылары чирәмдә биешкәндә, Кайбычның ут йөрәкле ирләре һәм хатын-кызлары  мәйданчыкка күтәрелеп биергә тотынды. Үзләре манма су, авызлары ерык, хәрәкәтләренә күз иярми! 

Хезмәтенә күрә хөрмәте
 Сабантуйны ачу тантанасындагы чыгышында Район башлыгы Альберт Рахматуллин җыелган халыкны ирешелгән уңышлары белән ихластан тәбрикләп, рәхмәтен белдерде, алга максатлар куйды.  ТР ның Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин  республика рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды, алдынгыларга РФнең һәм ТРның төрле ведомстволары  бүләкләрен, рәхмәт хатларын тапшырды. Район җитәкчесе төрле һөнәр ияләре булган  йөзгә якын хезмәт алдынгысын бүләкләде. Шәхси хуҗалыкларында күпләп сыер асраучыларга савым аппараты, районның берничә мәдәният йортына милли костюмнар, уен кораллары сатып алырга сертификатлар тапшырды. Ике сәгатькә якын койган яңгырга кайбычлыларның исе китмәде. 

Тояклардан балчык очты...
Ат чабышы башлануын түземсезләнеп көткән җайдаклар, бер урында биешеп торган ярсу аргамаклар стартка басарга җыенган мәлдә, Аллаһның рәхмәте белән яңгыр туктады. Изрәгән балчыкны тояклары белән як-якка чәчрәтеп, әүвәле нәселле һәм ярым чиста канлы аргамаклар төркеме каршыбыздан очып узды. “Барс”ны иярләп, Апастан килгән 55 яшьлек җайдак  Рамил ага Мөхәммәтҗанов  беренчелекне яулап, яшь көндәшләренең борынына чиертте. Гади авыл атлары чабышында быел да Илһам Кәримовның 9 яшьлек Лаурасына тиңнәр табылмады. Җайдагы - Илдар Кәримов агасына җиңү китерде. Борынгы йоланы исәпкә алып, Мөрәле килене Зөһрә арттан килгән атка  шәхси бүләген тапшырды. Яшел Үзәннән кайткан юмарт якташыбыз, хәйрияче Рәшит  Ярхәмов, ел саен  ат чабышы мәйданыннан җәяүләп йөгереп узучы күпсанлы балаларны, үсмерләрне бүләкләргә акчалы конвертларын мулдан әзерләгән иде. Аяк асты тайгак булуын исәпкә алып, бу ярышны соңрак уздырырга карар кылдылар. 

Көрәштә холыклар сынала...
Көрәштә, билдән бигрәк, холкыңның ныклыгы сынала. Хәрәмләшмичә, көндәшеңә хөрмәт хисләре саклап, кемнең көчлерәк, җитезрәк, остарак, чыдамлырак икәнлеген мәйдан тулы халык алдында раслап, иңнәреңә тәкә сала алу – егетлек түгел мени?  Кайбыч районы   мәктәп укучылары  арасында бил алышуда  батыр булып  Кошман авылы үсмере Азат Дәүлекамов танылды. Олылар арасында барган кискен көрәштә, көндәшен 7:1 балл исәбе белән отып, быел да Раил Фәсхетдинов абсолют батыр титулына  лаек булды. 

Хәмидә Гарипова. Казан-Кайбыч 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading